Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табын артында җырлана торган татарча җырлар

Сезгә табын артында яратып җырлана торган татарча җырлар тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Табын артында җырлана торган татарча җырлар


"Тал бөресе"

Тал бөресе, тал бөресе,
Тал бөресе талларда;
Сандугачым, әйтеп сайра,
Сөйгән ярым кайларда?

Сандугачым, очасыңмы,
Кипте инде күлләрең;
Синең янга барып кайта
Һәр көнне күңелләрем.

Моңлы кичтә тальян гармун
Кемнәр уйнатыр инде.
Син булмагач күңелемне,
Кемнәр юатыр инде

Агыйделләр дулкынлана,
Дулкынлана, комлана;
Басып сайрар талы сынса
Сандугач та моңлана.

Акрын искән җил селкетә
Агыйдел камышларын;
Кем аерылмый, шулар белми
Аерылу сагышларын.

Гармуныңны тартып уйна
Үрләргә менгәндә дә.
Онытасым юк үлгәндә дә –
Гүрләргә кергәндә дә.


"Дим буйлары"

Дим буйлары сары чәчкә,
Өзәсең дә аласың.
Дим буйлары сары чәчкә,
Өзәсең дэ аласың.

Сары чәчкәләрне өзеп,
Үзең ялгыз каласың.
Сары чәчкәләрне өзеп,
Үзең ялгыз каласың.

Дим буйларына төшмәсәм,
Өзмәгән булыр идем.
Дим буйларына төшмәсәм,
Өзмәгән булыр идем.

Сары чәчкәләрне өзеп,
Йөрмәгән булыр идем.
Сары чәчкәләрне өзеп,
Йөрмәгән булыр идем.

Эх дусларым, сезгә әйтәм,
Сары чәчкә өзмәгез.
Эх дусларым, сезгә әйтәм,
Сары чәчкә өзмәгез.

Сары чәчкәләрне өзеп,
Ялгыз кала күрмәгез.
Сары чәчкәләрне өзеп,
Сөйгән ярга кермәгез.

"Син – минем җанымның яртысы"

Син – минем җанымның яртысы,
Яшисең йөрәгем түрендә,
Нур сибеп барасы юлыма
Балкыйсың күңелем күгендә.

Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.

Без икәү – аерылмас пар канат,
Беркем дә кералмас арага.
Хәсрәтне бүләрбез икегә,
Чит-ятлар тоз салса ярага.

Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.

Дөнья бу… Бармый ул гел тигез,
Шатлык бар тормышта, кайгы бар.
Ал кояш булып мин балкырмын,
Күгеңне капласа болытлар.

Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың –
Үрермен мин күпер гөлләрдән.

"Күбәләгем"

Күбәләк гөлләргә кунса, 
Гөллэр тибрәлә микән?
Ул да мине сагынганда,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Җырлап жибәрә микән?

Күбәләккәй гөлгә кунган,
Гөлдә булгач оясы;
Минем куңелем сина тарта,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Син бит күңелем кояшы.

Тау астында, тал астында
Салкын чишмә түгәрәк;
Очып барып кайтыр идем,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Әгәр булсам күбәләк.

Күбәләкләр бик күп алар
Оча белгәне сирәк;
Үзеңә тиң күбәләкне,
Күбәләгем-түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Сайлый белергә кирәк.

Эх, алмагачлары!

Алма бөреле, алма бөреле, 
Алма чәчәге төрле.
Башкаларга күз дә салмыйм
Сине күргәннән бирле.

Эх, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары.
Сайрый, сайрый,
Сайрый, сайрый
Сагындыра башлады.

Алма бит ул, алма бит ул,
Алма бит ул түгәрәк.
Шул түгәрәк эчләрендә
Яшик, дуслар, бергәләп.

Эх, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары.
Сайрый, сайрый,
Сайрый, сайрый
Сагындыра башлады.

Алма булса, шундый булсын,
Берсен бишкә бүлерлек.
Дуслар булса, шундый булсын,
Синен өчен үләрлек.

Эх, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары.
Сайрый, сайрый,
Сайрый, сайрый
Сагындыра башлады.

Эх дусларым, дусларым ла,
Дусларым, дус ишләрем.
Сез дуслардан аерылсам
Ялгыз башым нишләрмен.

Эх, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары.
Сайрый, сайрый,
Сайрый, сайрый
Сагындыра башлады.

Эх дусларым, сезнең белән
Шат минем күңелләрем.
Тагын да шулай шатлык белән
Үтсә иде гомерләрем.

Эх, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары.
Сайрый, сайрый, 
Сайрый, сайрый
Сагындыра башлады.

Уфтанма!

Уфтанма, гомерләр яз кебек үтә, дип, 
Чал чәчең күрсәң дә уфтанма.
Яз килә дә китә, гомер шулай үтә,
Уфтанма, уфтанма, уфтанма.

Уфтанма – бит синең ул узган гомерең
Уйнап-көлеп кенә узмаган.
Сиңа насыйп булган ак бәхет, зур шатлык,
Якты көн әле бит узмаган.

Уфтанма, гомерләр яз кебек үтә, дип,
Чал чәчең күрсәң дә уфтанма.
Яз килә дә китә, гомер шулай үтә,
Уфтанма, уфтанма, уфтанма.

Туй күлмәге

Туй күлмәге ак ефәктән,
Кызлар — гүя аккошлар.
Аклык бит ул, сафлык бит ул,
Яусын, әйдә, алкышлар!

Туй күлмәге кигән кыздан
Көнләшеп лә үләрлек.
Туй күлмәге бер көнлекме —
Туй күлмәге гомерлек!

Ак күлмәкләр, ак теләкләр
Туйда гомер-гомердән.
Туй күлмәге кигән кызның
Урыны була гел түрдән.

Бәхет бит ул, шатлык бит ул,
Туй күлмәге киюе. —
Иркәм, — диеп, — ярым, — диеп,
Онытылып сөюе.

"Аерылмагыз"

Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары;
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.

Аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Канатларны каера ул
Аерылу сәгатьләре.

Ят кошны пар итмәс аккош,
Ялгыз канат какса да.
Без дә бергә булалмабыз,
Сулар үргә акса да.

"Ай, йолдызым"

Әй дускаем, буең зифа,
Тал кебек бөгеләсең,
Таллар кебек бөгеләсең,
Кем өчен өзеләсең?

Ай, йолдызым, йолдызым,
Йолдызым, рушаным,
Син йөргән гөл бакчасына
Керергә тырышамын.
Үзләренең коесы бар, –
Безгә кереп су ала,
Чиләген тутырып ала да,
Көлә-көлә югала.

Су буенда кыяк үлән –
Кыеп аласы иде.
Мәңге сагынмаслык итеп
Карап каласы иде.

Гөл чәчәкләре коела
Былбыл кагынган саен.
Гөлчәчәкләргә охшатам
Сине сагынган саен.

 "Ай, җаный, вай җаный"

Җырла, җырла дип әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Әй, сезгә нинди җыр кирәк?
Ай җаный, вай җаный,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезнең өчен җыр җырларга
Сандугач теле кирәк.

Уфа – Казан юлларының
Баганалары чыршы,
Эх, баганалары чыршы,
Башыгызга моңнар төшсә,
Сез дә булырсыз җырчы.

Безнең юллар куе үлән,
Карап үтәргә кирәк,
Әй, карап үтәргә кирәк.
Җыр белмәгән, җыр сөймәгән
Безнең татарда сирәк.

Ай май үтә, май үтә,
Май үтә дә җәй җитә.
Эх, май үтә дә җәй җитә.
Май үткәнгә кайгырмагыз,
Безнең яшь гомер үтә.
Ай җаный, вай җаный,
Безнең яшь гомер үтә.

"Ай, җаный, суларда"

Әйдә, иркәм, алып барам
Чишмәләргә суларга; (2 кат)
Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.

Ай, җаный, суларда ла
Су чәчрәтеп уйнарга.

Бакчаларга керәсең,
Гөлләргә үреләсең;
Бер гөлгә, бер сиңа карыйм, –
Син матур күренәсең.

Ай, җаный, су юлы,
Бик сагындым бу юлы.

Атлар җиктем мин чанасыз,
Чыгып киттем чарасыз;
Күрер күзгә зур да түгел,
Чибәрлеккә чамасыз.

Ай, җаный, күз нурым,
Чибәрлеккә чамасыз.

Абау, бәгърем, керфегең,
Бирче миңа бөртеген;
Бик еракларга китәмен, –
Төсең итеп йөртермен.

Абау, бәгърем, керфегең,
Бирче миңа бөртеген.

"Бөрлегән"

Бакчаларда чәчәк ата
Син утырткан бөрлегән.
Ул да сине көтә сыман,
Ник килмисең, бер генәм?

Бөрлегәнем, бөрлегән,
Сагындырдың, бер генәм.

Бүген төнлә төшләремдә
Сине күрдем, бер генәм.
Син тал имеш, ә мин, җаным,
Гүя кара бөрлегән.

Бөрлегәнем, бөрлегән,
Бик сагындым, бер генәм.

Бөрлегәндәй күзләреңне
Бик сагындым, бер генәм;
Сөям дигән сүзләреңне
Кабатлыйм мин җыр белән.

Бөрлегәнем, бөрлегән,
Син бит минем бер генәм.

"Гармунчы булсын ярың"

Әй, дусларым, сезгә әйтәм, –
Гармунчы булсын ярың;
Гармунчының буыннары
Саен мәхәббәт аның.

Суда, суда,
Суда йөзәләсеңме?
Мин сине күрми түзәлмим,
Ә син түзәләсеңме?

Гармунчылар гармун уйный,
Кулында балдагы бар,
Гармунчы дигән даны бар,
Сөеп туймас яры бар.

Утырмагыз урындыкка
Гармунчылар утырсын.
Бөгелә-сыгыла гармун уйный, –
Ул ничек онытылсын?

Гармунчының гармунына
Матур көйләр көйлибез.
Син алырлык, мин барырлык
Булсак кына йөрибез.

"Картаямени соң йөрәк?"

Әкрен генә сиздермичә
Яшьлек гомерем үтә.
Күңелем бер дә картаймый,
Һаман да нидер көтә.

Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да,
”Үтте яшьлек-җүләрлек” дип
Җырларда җырланса да.

Нигә соң болай үземне
Канатлыдай хис итәм?
Әллә яшьлегем кичләре
Әйләнеп кайтты микән?

Мәхәббәт яшьләрдә диләр, –
Була ул һәркемдә дә.
Мәхәббәтсез яшәп булмый
Олыгайган көннәрдә дә.

"Кашың кара, буең зифа"

Карлыгандай кара, ай, күзләрең,
Бөрлегәндәй йөзләрең.
Шикәрләрдән тәмле, ай, балдан татлы
Сөям дигән сүзләрең.

Алма бакчасының юлы
Тәрәзәләргә туры.
Әллә сиңа бирелгәнме
Бөтен дөньяның нуры?!
Кашың кара, буең зифа,
Күзең дә кара синең.
Кара күзеңә карасам,
Йөрәгем яна минем.

Бишмәтеңдә синең, ай, биш төймә,
Нигә төймәләмисең?
Аралар да безнең, ай, ерак түгел,
Нигә килгәләмисең?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100