Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раббыбыз адәм балаларын нинди максат белән бар иткән?

Әлеге сорауга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирә.

news_top_970_100
Раббыбыз адәм балаларын нинди максат белән бар иткән?

Раббыбыз адәм балаларын нинди максат белән бар иткән соң, дигән сорауны искә төшерик. Бу сорауга без төрле җаваплар ишетә алабыз: дөньядагы тормыш – гаилә кору максатына ирешү, дигән кешеләр дә күп; хәерле кеше була белү, балалар тәрбияләү, һәм башка фикерләр дә әйтелә. Алары да хата түгел, әмма хакыйкатьтә Аллаһы Тәгалә безне бер асыл максат белән халык итте, яратты димәк. Ул да булса Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу. Менә бу һәрбер кешенең максатларының асылы булып торырга тиеш. Чөнки бездән Кыямәт көнендә Раббыбыз каршысында сорала торган нәрсә – ул да безнең гыйбадәтебез, намазыбыз. Гыйбадәтебезне камилләштерү өстендә эшне туктатмасак иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100