Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнехановның һәм министрларның хезмәт хакы ничә сум?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт вазифаларын башкаручы затларның хезмәт хакы күләме турындагы указны имзалады.

news_top_970_100
Рөстәм Миңнехановның һәм министрларның хезмәт хакы ничә сум?

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президентының айлык эш хакын киметте, ә министрлар һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатларыныкын арттырган.

"Татар-информ" агентлыгы түрәләрнең хезмәт хаклары турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы министрының айлык хезмәт хакын 39 000 сум күләмендә билгеләнгән.

2017 елның октябрендә ул индексацияләнеп, 23 749 сум тәшкил иткән.
 
Указ нигезендә, Татарстан Президентының айлык хезмәт хакы 4 756 сумга кимегән. Хәзер Рөстәм Миңнехановның айлык эш хакы 81 мең 276 сум тәшкил итәчәк.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең хезмәт хакы – 78,78 мең; Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Хисап палатасы рәисенеке – 73,79 мең; Татарстан Премьер-министры урынбасарыныкы — 68,76 мең; министрныкы – 76,44 мең; Татарстан Дәүләт Советы депутатының эш хакы 58,89 мең сумга тигез.

Указ быел 17 апрельдән үз көченә керә.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100