Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин пенсия яшен артыруны ошатмавын әйтте

Президент пенсия яшен арттыруга карата фикерен белдергән һәркемнең сүзен искә алачагы хакында әйтте.

news_top_970_100
Путин пенсия яшен артыруны ошатмавын әйтте

Владимир Путин пенсия яше арттыру турында карарның үзенә ошамавын әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы бу мәсьәләдә ныклы фикер юклыгын әйтте. Ул бу мәсьәлә турында фикер әйткән һәркемнең сүзен игътибарга алачагын әйтте. Бары тик "бу мәсьәләдә үзенә реклама ясарга теләүчеләр"нең генә фикере исәпкә алынмаячак. 

Президент әйтүенчә, Россиядә биш пенсионерга алты эшләүче туры килә, әгәр бу баланс бозылса, пенсия системасы "шартлаячак".

Путин, пенсия системасындагы проблемаларны күрмәмешкә салышса, хөкүмәт гражданнарны "алдый" диде. 

Россия хөкүмәтенең беренче вице-премьеры - финанс министры Антон Силуанов "Познер" тапшыруында пенсия реформасы үткәрелмәсә, 2030 елга пенсия күләме, пенсионерның хезмәт хакы күләменең 33 процентыннан 20 процентка төшәчәк дип белдергән иде. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100