Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсия яше үзгәргәч, акчасын кемгә арттыралар?

Премьер-министр Дмитрий Медведев Дәүләт Думасына пенсия системасындагы үзгәрешләр турындагы закон проектын тапшыру хакындагы боерыкны имзалады.

news_top_970_100
Пенсия яше үзгәргәч, акчасын кемгә арттыралар?
Россия Хөкүмәте пенсия яшен арттыруны киләсе елдан башлап, ел саен өстәп барырга тәкъдим итте. Шулай итеп илдә пенсия яше ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 63 яшь булачак. Күчеш этабы 2019 елда башлана һәм ир-атлар өчен 2028 елга кадәр, хатын-кызлар өчен 2034 елга кадәр дәвам итәчәк. 

«2019 елда айлык пенсияне уртача алганда 1000 сумга арттыру пенсияләрне индексацияләү ярдәмендә башкарылачак. Бу эшләмәүче пенсионерларның гына пенсиясе күтәреләчәк дигән сүз», - дип аңлатты РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Вице-премьер Татьяна Голикова журналистларга әлегә Хөкүмәтнең эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләргә җыенмавы хакында хәбәр иткән иде. Иминият пенсияләре бары тик пенсионер эштән туктаганнан соң гына индексацияләнә.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100