Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Майда-июньдә нинди дару үләннәрен җыярга кирәк?

Дару үләннәренең файдалы үзлекләре ел буена сакансын өчен, аларның күбесен май уртасы - июнь башында җыярга кирәк.

news_top_970_100
Майда-июньдә нинди дару үләннәрен җыярга кирәк?

Май уртасы - июнь башында карлыган яфрагы, кычыткан, тузганак, бака яфрагы, урман җиләге һәм үги ана яфрагын, әрем, шомырт, чия, алмагач чәчәкләрен җыярга кирәк. Бу вакытта әлеге фраклар микроэлементлар һәм кояш нурлары белән баетылган була.

  • Беренче кагыйдә: үләннәрне бары тик авылда яисә урман һәм болыннарда гына җыярга ярый. Шәһәр паркларында җыелган дару үләннәре зыян салырга мөмкин.

  • Үләннәрне караңгы, коры бүлмәдә киптерергә кирәк.


Тузганак

Тузганакның чәчәген ачылмаган вакытта җыйсагыз яхшырак. Әгәр ачылганнарын җыйсагыз, аларны киптерергә куйганда селкетмәскә тырышыгыз. Файдалы үләннәре коелып бетмәсен.


Шомырт, чия, алмагач чәчәкләре

Әлеге чәчәкләрне киптерү ансат түгел. Алар барысы да майда җыела. Аларны махсус киптергечләрдә киптерергә киңәш ителә. Ачык һавада алар ике тәүлектән артык киптерелергә тиеш түгел. Бу үләннәр микроэлементларга бай. Аларны ашказаны авыртканда, кан тамырларын чистарту өчен дә файдаланалар.


Әрем

Бу үләнне җәй дәвамында җыярга мөмкин. Бу үләннең исе көчле. Май аенда әле аның исе андый ук көчле булмый. Көчле исе аның эфир майларына бай булуын дәлилли. Аны җыюны җәй урталарына калдырып торырга да була. Ул антибактериаль, дезинфекцияләү үзлегенә ия. Депрессия, йокысызлык, бавыр, ашказаны һ.б. авыруларны дәвалаганда да кулланыла.


Кычыткан

Кычыткан халык медицинасында, косметологиядә дә актив кулланыла. Бу үләнне безнең әби-бабайларыбыз электән үк кулланган. Кычыткан ашы пешерү өчен дә аны кышка әзерләп куярга була. Шулай ук аны чәй өчен дә, дару үләннәре өчен дә файдаланалар. Кычыткан К, Е, В витаминнарына бай. 


Бака яфрагы

Бака яфрагын май аеннан августка кадәр төсләреннән яшелдән кызыл я сарыга үзгәрткәнче әзерләргә була. Төсен үзгәртсә, бу үләннең файдалы үзлекләре сакланмый.


Каен алкалары

Каенның бөреләрен март-апрель аенда ук җыялар. Ә менә аның алкаларын нәкъ май аенда җыю дөрес. Аны бөер, диабет, кан авыруларын дәвалау өчен, шулай ук ангина вакытында кулланалар.


Карлыган яфрагы

Карлыган яфрагын май аенда яфраклары яшь һәм чиста булганда җыю дөрес. Бу яфракны чәйгә дә салалар. Шулай ук аерым да төнәтәләр. Карлыгын яфрагыннан чәй организмны авырулардан саклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100