Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лимонны ничек файдаланырга була?

Лимон хуҗабикәләргә микроволновканы, суыткычны, сантехниканы чистартканда, тапларны бетергәндә ярдәмгә килә.

news_top_970_100
Лимонны ничек файдаланырга була?



Лимон белән микроволновканы чистартабыз

Моның өчен лимон кисәге белән суны тирән савытка салып микроволновкага куярга кирәк. 5-7 минутка иң көчле режимга көйләргә кирәк. Суы юкка чыккач, микроволновканың эчен чүпрәк белән сөртеп аласы. Ялтырап торачак.



Тырнакларны ныгытабыз

Икегә бер нисбәттән лимон суы һәм җылы су алып, тырнакларны ныгыта торган "ванна" ясыйбыз. Әлеге суда тырнакларны ун минут тотабыз.



Чәйнектән юшкынны бетерәбез

Лимон кислотасы белән юшкынны бетерү иң җиңел ысуллардан санала. Моның өчен дүрт аш кашыгы лимон кислотасын бер литр суга салабыз. Әгәр лимон кислотасы юк икән, ярты лимон кулланырга була. Лимон кислотасы белән су кайнаткач, суынганын көтегез. Аннан юып төшерегез. Чәйнекне чайкаткач, чиста су белән янәдән кайнатып түгәргә кирәк.



Суыткычны чистартабыз

Лимон кабыгын кайтанабыз. Кайнатманы сөзеп, әлеге су белән суыткычны юабыз. Суыткычтан тәмле ис килеп торыр. Шулай ук лимон кисәкләрен суыткычка да куярга була.



Җиләк-җимешләрне саклыйбыз

Әгәр кисеп куйган җиләк-җимешләрне каралмасын дисәгез, аларның өстенә лимон согы сибегез.

Сантехниканы чистартабыз

Губкага лимон согы сыгабыз. Шуның белән раковинаны юабыз.

Киемнән тапларны бетерәбез

Тапка лимон согы һәм чәй содасы сибәбез. 10 минутка калдырабыз. Аннан кәгазь салфетка белән сөртеп алабыз. Һәм кер юуу машинасында юабыз. Лимон белән чөгендер, помидор тапларын бетерергә була.

Куна тактасын чистартабыз

Агач куна тактасы тиз пычрана һәм исләнә. Начар исне бетерү өчен, ярты лимон белән тактаны ышкыйбыз һәм 15 минутка калдырабыз. Аннан юып алабыз.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100