Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Колорадо коңгызына каршы халык чарасы бармы?

Файдалы эремәләр бәрәңге яфракларына ябышсын өчен, бераз сыек сабын өстәргә кирәк.

news_top_970_100
Колорадо коңгызына каршы халык чарасы бармы?

Узган гасыр урталарыннан бирле, Россия халкы бәрәңге үстергәндә, Америкадан килгән колорадо коңгызы, аның личинкаларын җыеп интегә. Химик чараларның исәбе-хисабы юк, кибет киштәләре тулган. Тик аларның кешегә зыяны да шактый. Шуңа күрә гади генә халык чараларын кулланып карагыз әле.

Колорадо коңгызы ылыс исен яратмый икән. Бәрәңге арасына ылыслы агач ботаклары салып, ылыс сибеп чыгарга була. Ылыслы агачтан калган пычкы чүбен бәрәңге араларына салырга да мөмкин. Аны ике атна саен яңартып тору хәерле.

Колорадо коңгызы әрем һәм агач көле төнәтмәсеннән дә курка икән. Рецепты гади - әрем ботакларына бер стакан агач көле салып, кайнар суда алты сәгать төнәтергә кирәк. Шуны сөзеп, 1 өлеш төнәтмәгә 10 өлеш су өстәргә. Эремә бәрәңге яфракларына ябышсын өчен, бераз сыек сабын өстәп, үсемлекләргә сибеп чыгарга була.

Үсемлекләрне мондый эремә белән коры көнне эшкәртергә кирәк.

Кайсыбер бакчачылар колорадо коңгызына каршы хлорлы көнкүреш химиясен дә куллана. Хлор бөҗәкләрне дә үтерер, тик үсемлекләргә дә зыян килер. Хлор куллану кеше организмына да файдалы булмас.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100