Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кечкенә балалар белән самолетка утырганда нәрсәне истә тотарга – Комаровский киңәше

Кечкенә бала белән самолетта башка илгә очканда нәрсә эшләргә, үзең белән нәрсә алырга? Сорауга бөтен илгә бик яхшы таныш, күренекле педиатр Евгений Комаровский җавап бирә.

news_top_970_100
Кечкенә балалар белән самолетка утырганда нәрсәне истә тотарга – Комаровский киңәше
– Иң элек, һәрберебезнең берәр кая очарга мөмкинлеге булсын дип телик.

Самолетта очканда ике проблема бар. Беренчесе - һава коры булганлыктан, авыз-борын куышлыгы кибә. Әгәр очыш 2 сәгатьтән артык түгел икән, берни эшләргә кирәкми. Әгәр 2 сәгатьтән артса, үзегез белән кечкенә генә флаконга теләсә нинди тозлы эремә сыекчасы алырга кирәк. Даруханәдән дә ярый, 1 литр кайнаган суга 1 бал кашыгы аш тозы болгатып та мөмкин. Флаконга салып, борын тишегенә сибеп, дымландырып торырга кирәк.

Икенчесе - самолетка утырган вакытта кайвакыт колаклар тона. Шуңа күрә, утырыр алдыннан борынга кан тамырларын тарайтучы тамчылар салырга кирәк. Нәкъ менә борынга, колакка түгел! Әгәр имчәк баласы икән, шешә каптырасыз да, бүтән берни кирәкми.

Балага тугач, беренче ике атнаны гына очарга ярамый. Аннары күпме дә рөхсәт. Бер яшькә кадәр елына ике тапкыр гына очарга ярый дигән дә фикер бар. Бу ялгыш фикер. Ярый, хет көн саен очыгыз. Колаклар белән проблемалар булса, мин әйткәннәрне үтәгез, юк икән, берни кирәкми.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100