Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда су коену урыннары кайчан ачыла?

Тиздән дүрт комлык рәсми рәвештә эшли башлый.

news_top_970_100
Казанда су коену урыннары кайчан ачыла?

1 июньдә Казанда дүрт комлыкта су коену чоры ачыла. Бу турыда эшлекле дүшәмбе вакытында Казан башкарма комитетында әйттеләр.

Казан халкы өчен «Локомотив», «Түбән Заречье», «Тирән күл», «Комсомольский күле» янында комлыклар рәсми эшли башлы.

Моннан тыш, шәһәрдә тагын өч ял итү урынына керү рөхсәт ителә. Бу — Аккош күле яны, Изумрудное һәм Җиңү паркы янындагы урыннар.

15–17 май көннәрендә шәһәрнең барлык комлыклары янында су төбен водолазлар тикшергән һәм чистарткан. 28 майга кадәр су һәм комның лаборатор анализлары әзер булачак. Казан халкының иминлеген 60 коткаручы саклаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100