Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда фатирларга җылы бирүне ни өчен туктатмыйлар?

Бу көннәрдә һава температурасы сизелерлек күтәрелү сәбәпле, Казан башкарма комитетына гражданнар йортларга җылы бирүне сүндерүне сорап мөрәҗәгать итә башлаган.

news_top_970_100
Казанда фатирларга җылы бирүне ни өчен туктатмыйлар?

"Хәзерге вакытта шәһәрнең барлык йортларында да җылы бирүне туктатырга ярамый. Бу РФ Хөкүмәте раслаган карардагы халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре буенча тиешле һава температурасы буенча күрсәтелгән чикләүләргә бәйле. Әмма күпфатирлы йортта яшәүчеләр җыелыш оештырып, идарәче компаниягә ягып җылытуны вакытыннан алдан тәмамлауны яки җылылык белән тәэмин итү системасын көйләүне сорап мөрәҗәгать итә алалар”, - дип аңлатма бирә Казанның Торак-коммуналь хуҗалык комитеты.

Моның өчен торак милекчеләр җыелышы оештырып, коллектив карары кабул итәргә, ә аннары йортка хезмәт күрсәтүче идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Соңгы 5 көндә Казанда уртача температура 4 градус җылы тора. Биш көн дәвамында 8 градус җылы торса, ягып җылыту сезоны төгәлләнәчәк.

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, шәһәрдә ягып җылыту сезоны урамда биш көн дәвамында уртача температура 8 градус җылы булганда тәмамлана.

Җылыту сезонын вакытыннан алда тәмамлаган очракта, көннәр салкынайтса, җылылыкны яңадан җибәрү кыен булачак. Чөнки җылылык белән тәэмин итүче челтәрләргә зыян килергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100