Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Капрон колготкины юа беләсезме?

Ефәк һәм капрон оекларны юу аерым кагыйдәләр буенча башкарылса, киемнәр озаграк чыдар, матур сакланыр, тәнгә рәхәт булыр.

news_top_970_100
Капрон колготкины юа беләсезме?
Яңа капрон оекны кияр алдыннан, җылы суда чылатып киптерергә кирәк. Болай эшләгәндә, оек йомшарып китә һәм тиз тузмый. 

Гадәттә колготкины, оекларны көн саен юарга киңәш ителә. Әгәр аларда аяк киеменнән буяу эзе калса, борчылмагыз, дөрес итеп юуганда, алар чистара.

Ефәк һәм капрон оекны сабынлы җылы суда яки махсус порошок эремәсендә кул белән генә юарга кирәк. Әгәр кологоткиның җепләре тартылып, "затяжкалар" ясалып бетмәсен дисәгез, иң яхшы ысул — кул белән юарга.

Башта ярты сәгать чамасы җебетеп алыгыз. Аннан артык сыкмыйча, җайлап кына, йомшак итеп юыгыз. Бер кат юугач, җылымса суда чайкап алыгыз. Йомшак кына сыгып, коры тукыма өстенә җәеп киптерегез.

Капрон эшләнмәләрне батареяларга куеп йә фен ярдәмендә киптерергә ярамый.

Кер юу машинасына салу оекларның формасын бетерә, сыйфатын боза. Тик шулай да, кул белән юып торырга теләгегез булмаса, "деликатный" режимын файдаланыгыз. Кер юу машинасына капрон, ефәк колготки, оекларны бары тик кер юу капчыгына салып кына куегыз. Капчыкка салмасаң, алар машина барабанына шуып кереп китеп, аны да ватып куярга мөмкин.

Колготки сайлаганда, составын карагыз


Лайкра — эластиклык бирә, "затяжкалар" ясалуга каршы тора.

Микрофибра — киемне җылы һәм чыдамлы итә.

Акрил — ул күп булса, киемдә төерчекләр (катышки) күп хасил була.

Полиамид җеп  — ялтыравык бирә.

5-20 den — колготкилар аякта сизелми диярлек.

30-60 den — көн саен кию өчен иң уңайлысы.

70 den һәм аннан да күбрәк  — салкында кияр өчен. Мәсәлән, кыш, яз, көз айларында.

Әлбәттә, колготки алганда үлчәмен җентекләп карарга онытмагыз. Таблицада буенча, буегыз, авырлыгызны карап, XS, S, M, L, XL сайлагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100