Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Июньдә Казанда Салават концертларының көне билгеле булды

Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Казанда Салават ике концерт бирәчәк.

news_top_970_100
Июньдә Казанда Салават концертларының көне билгеле булды
21, 22 июнь көннәрендә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның җыр театры концертлары була, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

24 июнь көнне шул ук скверда Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбле белән керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" ансамбле чыгыш ясаячак.

25 июнь көнне исә татар эстрадасы сәхнә ветераннары артистлары катнашында концерт үтәчәк.

Салават концертлары кичке сигездә башлана, калган концертлар 19.00 сәгатьтә башланачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100