Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ипотекага алынган фатир бәясенең бер өлешенә салым чигерүе каралганмы?

Без яшь гаилә. 2018 нче ел башында ипотекага фатир алдык. Безгә фатир бәясенең бер өлеше салым чигерүе рәвешендә кире кайтарылачакмы?

news_top_970_100
Ипотекага алынган фатир бәясенең бер өлешенә салым чигерүе каралганмы?

Җавап: Милеккә бәйле салым чигерүе түбәндәге ысуллар белән алына (Кодексның 216 нчы маддәсе, 220 нче маддәсенең 7,8 пунктлары):

- эш бирүчедән – салым чигерүенә хокукыгыз булган һәм 13% ставка буенча НДФЛ алына торган керемнәрегез булган (оешмада өлешле катнашудан кергән керемнән кала) календарь елы дәвамында. Моның өчен салым органында милек чигерүе алырга хокукыгызны раслый торган документ алырга, аннары аны салымнан акча кайтару турындагы гариза белән бергә эш бирүчегә тапшырырга кирәк.

- салым органында – ел беткәннән соң. Моның өчен салым органына 3-НДФЛ формасын тутырып тапшырырга кирәк. Бу очракта узган календарь елында кергән керемнәргә карата салым чигерүен шул ел тәмамланганнан соң өл елдан да соңга калмыйча алырга була (Кодексның 78 нче маддәсе, 7 нче пункты, 220 нче маддәсе 7,8 пунктлары, 229 нчы маддәсенең 1 нче пункты).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100