Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Имтихан бирә алмаган баланы начар гамәлләр кылудан ничек сакларга?

Сорауга Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә.

news_top_970_100
Имтихан бирә алмаган баланы начар гамәлләр кылудан ничек сакларга?
– Имтихан бирә алмаган балалар үз-үзенә кул сала, дару эчә. Баланың соң чиктә булуын әти-әниләргә ничек танырга?
Психотерапевт Гомәр Зыятдинов: 

Иң беренче мин укытучылардан башлар идем. Үзвакытында минем балам да бу сынауларны тапшырды. Мәктәптә укытучыларны куркыта башлыйлар, укытучылар куркуларын укучыларга күчерә. Ел саен шуның турында сөйли-сөйли, кем дә булса соң дәрәҗәгә җитеп куркуга сабыша. Бала төнлә йокламый, ашамый, кире дәшә, тавыш күтәрә, ярсый башласа, “бәйләнмәгез, дәшмәгез” дип ярсыса, холкы үзгәрсә, авырулары килеп чыкса, кәефе төшсә, бу вакытта бала белән утырып сөйләшергә кирәк. Бала иң якын дустының әти-әнисе булуын, бервакытта да үзен генә калдырмасыларын белергә тиеш. Бала моны белсә, әти-әнисенә ышанычы булса, ул куркуын үзе кайтып сөйли. “Мин куркам, имтиханда ярдәм кирәк, репетитор яллыйк” дип яки сездән башкача ярдәм сорый. Икенче яктан, ата-аналар җыелышында да бу проблеманы күтәрергә кирәк. Мәктәпләрдә психологлар бар. Бу эшкә аларны да җәлеп итәргә кирәк.

Әгәр мөмкинлек булса, имтиханнан кайткан баланы да үзен генә калдырмагыз. Аны йә каршы алыгыз, йә өйдә табын ясап көтегез. Бала иң якын кешеләренең үз янында икәнен белергә тиеш. Эшегез нык булса да, балагызны тыңлагыз, аңа 15-20 минут вакытыгызны бүлегез. Имтихан биреп чыккач, ул әле тынычланмаган, күңелне бушатырга кирәк. Ә кем булыша ала – ата-ана. Җыелган проблема безнең тәнебездән чыгарга тиеш. Тик кенә утыру – йөрәккә көчәнеш, эч пошуга китерә.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100