Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дин белем алуга ничек карый?

Бу сорауга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирә.

news_top_970_100
Дин белем алуга ничек карый?

Хәзрәти Ибне Габбас тапшырган бер хәдис-шәриф аша расүлебез Мөхәммәднең түбәндәге сүзләре безгә ирешкән: «Пәйгамбәребез: «Әгәр җәннәт бакчалары яныннан үтсәгез, уҗымын чүпләгез!» – диде. Сәхабәләр: «Йә Расүлүллаһ! Дөньялыкта җәннәт бармыни? Нәрсә соң ул җәннәт бакчалары?» – дип үзеннән сорадылар. Расүлүллаһ Әкрам җәннәт бакчаларын «гыйлем мәҗлесләре» дип ачыклады». Элек-электән халкыбыз гыйлемне, гыйлем ияләрен хөрмәтләп, гыйлем эстәүне таләп иткән. Шуңа күрә дин кимсетелгән, денсезлек дәрәҗәле булган авыр заманда да халык берничек гыйлемнән аерылып тормады. Бүгенге әби-бабаларыбыз Аллаһның рәхмәте белән репрессиядән, сөргеннән котылып калган хәзрәтләребездән «Әлхәм», «Колһүәллаһ», «Йәсин», «Тәбәрак» һәм башка сүрәләрне өйрәнделәр.

Хәзерге дин иреге заманында безгә гыйлемне өйрәнү аеруча тиешле гамәлдер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100