Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чебинең әтәчме-тавыкмы икәнен ничек белеп була?

Чебиләрнең җенесен белер өчен шактый фәнни ысуллар кулланып, шул исәптән лаборатор анализлар ясап та була. Тик гади генә күзәтүләр ярдәмендә дә әтәчме-тавыкмы соравына җавап табарга мөмкин.

news_top_970_100
Чебинең әтәчме-тавыкмы икәнен ничек белеп була?

Чебине кулга алырга һәм муеныннан тотып күтәрергә. Ана чеби тырнакларын кәкерәйтеп, аякларын өскәрәкүтәрер. Ә ата чебиләр, ягъни булачак әтәчләр, аякларын туры тотар.
Әгәр чебиләрне аягыннан өскә таба күтәрсәң, тавык буласы чебиләр башын өскә күтәрер, әтәч буласылары тыныч кына эленеп торыр.

Инкубаторада йомыркадан беренче булып тавыклар, соңрак әтәчләр чыга.

Чебиләрне куркытканда, әтәч буласылары сакланырга әзерләнеп басар, башларын югары күтәрер. Тавык буласы чебиләр башларын иеп, чүгәләп утырыр.

Тавык чебиләренең кикрикләре кечкенә, сарырак төстә, әтәчләрнеке исә кызылрак булыр.

Әтәч буласы чебиләрнең каурыйлары соңрак чыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100