Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бисмиллаһ әйтеп башлаган һәр гамәл гыйбадәтме?

Әлеге сорауга Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирә.

news_top_970_100
Бисмиллаһ әйтеп башлаган һәр гамәл гыйбадәтме?

Гыйбадәт – Аллаһ риза булган һәр гамәл, ягъни берәр яхшы эш алдында бисмилләһне әйтеп эшли алсак, бу да гыйбадәт була. Иртән торып тешләрне чистарттың, берәр кешегә карап елмайдың, мохтаҗга булыштың, эшеңдә үз вазыйфаңны төгәл һәм ихлас башкардың – болар барысы да гыйбадәт. Гаиләңне тәэмин итү, балаларыңны дөрес тәрбияләү, күршеләрең, туганнарың белән яхшы мөгамәләдә булу – бу да гыйбадәт. Онытмыйк, мәчеттән чыккач та, без мөселман булып калабыз, мөселман кардәшләр яныннан киткәч тә, без мөселман булып калабыз, ә димәк, Аллаһның колы булып калабыз, шуңа күрә гомеребез буе Аллаһка гыйбадәт кылабыз булып чыга. Аллаһ Тәгалә һәрберебезне Үзенең ихлас колларыннан кылып, Үзенең җәннәтендә очраштырырга насыйп әйләсен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100