Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар бакчасына түләү арта: кемнәр компенсация алырга хокуклы?

Бакчаларның чыгымнары үсүгә карап, быел түләү якынча 104 сумнан 187 сумга кадәр арткан.

news_top_970_100
Балалар бакчасына түләү арта: кемнәр компенсация алырга хокуклы?
Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин быел республика балалар бакчаларында ата-ана түләүләре артуының сәбәпләрен аңлатты. “Быел мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында баланы карау-тәрбияләү өчен ата-ана түләүләре 4 процентка артты. Бу – әлеге оешмаларның чыгымнары үсүе, шул исәптән, азык-төлек, көнкүреш-хуҗалык товарларына бәяләр, хезмәт күрсәтүче эшчеләрнең хезмәт хаклары артуына бәйле”, – дип сөйләде бүген Илдус Һадиуллин “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында.

Ата-аналарның түләүләре түбәндәге чыгымнарны каплый: тәрбияче ярдәмчесе, ашханә эшчесе, кер юуучы кебек хезмәткәрләргә эш хакын түләү, азык-төлек сатып алу һәм ризык әзерләү, балаларга санитар-гигиеник хезмәтләр күрсәтү, хуҗалык-көнкүреш товарларын сатып алу, балаларны йомшак инвентарь, ягъни йокы кирәк-яраклары, сөлгеләр белән тәэмин итү.

Министр урынбасары аңлатканча, баланың яшенә, нинди төркемгә йөрүенә һәм бакчаның эш режимына карап, быел түләү якынча 104 сумнан 187 сумга кадәр арткан. “Мәсәлән, Казандагы бакчаларда (10,5 сәгатьлек режимда эшли торган гомуми үсеш төркемнәренә йөрүче 3-7 яшьлек балалар өчен) ата-аналарның түләүләре 120 сумга артты һәм айлык түләү 3117 сумны тәшкил итте”, – ди Илсур Һадиуллин.
 
2018 елда Татарстандагы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында ата-ана түләүләре

 
  Яшь

2017 ел

10,5 сәг

2017 ел

12 сәг

2018 ел

10,5 сәг

2018 ел

12 сәг

2017 ел

үсеш

2018 ел

үсеш

Балалар бакчасы 1-3 2591 2997 2695 3117 +104 сум (4%) +120 сум (4%)
  3-7 2647 2912 2753 3028 +106 сум (4%) +116 сум
(3,9%)
Гомуми үсеш бакчалары
1-3 2998 3431 3118 3568 +120 сум (4%) +137 сум (4%)
  3-7 2997 3287 3117 3418 +120 сум (4%) +131 сум (4%)
Логопедик төркем
3-7 4309 4671 4481 4858 +172 сум
(4%)
+187 сум
(4%)
 
Шул ук вакытта, министр урынбасары ата-аналар федераль һәм муниципаль ташламалар, компенсацияләрдән файдалана алуын искә төшерде.
 
Беренчедән, “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы канун нигезендә, инвалид балалар, ятимнәр бакчага бушлай йөри. Республикада күп балалы гаиләләргә ташламалар каралган: алар билгеләнгән түләүләрнең 50 процентын гына түли.
 
Болардан тыш, һәр баланың әти-әнисе түләүләргә компенсацияләр алырга хокуклы. Россиянең мәгариф турындагы кануны нигезендә, беренче балага – уртача түләүләрнең 20 проценты күләмендә компенсация алырга ярый. Икенче балага – 50 процент, өченче һәм калган балаларга – 70 процент күләмендә. Бу компенсацияләр гражданнарның кеременә карамастан, бөтен кешегә түләнә. Баланы карау һәм тәрбияләү өчен ата-аналарның уртача тәүләүләр суммасын ел исә саен Татарстан Министрлар Кабинеты билгели, дип сөйләде министрлык вәкиле. Мәсәлән, быел уртача түләүләр суммасы: 1-3 яшьлек балалар өчен 10,5 сәгать эшләгән бакчада – 1698 сум, 12 сәгать эшләгән бакчада – 1881 сум. Ә 3-7 яшьлек балалар өчен 10,5 сәгать эшләгән бакчада – 1572 сум, 12 сәгать эшләгән бакчада – 1713 сум.


 
Әйтик, 10,5 сәгать эшләүче бакчага йөргәндә 3-7 яшьлек беренче балага компенсация – 314,4 сум, икенче балага – 786 сум, өченче һәм калган балаларга (билгеләнгән тәүләүләрнең 50 проценты күләмендә) – 549,5 сум булачак.
 
Илсур Һадиуллин искәрткәнчә, моннан тыш, гражданнарның кеременә карап, муниципаль дәрәҗәдәге компенсацияләр дә бар. Аңа гаиләдә бер кешегә керем 20 мең сумнан азрак чыкканда дәгъва кылырга мөмкин. Керем азрак булган саен, компенсация күләме зуррак була.
 
Мәсәлән, гаилә кереме бер кешегә 10 мең сумга тулмаган очракта, беренче балага – 932,4 сум, икенче балага – 1146,5 сум, өченче һәм калган балага (билгеләнгән түләүләрнең 50 проценты күләмендә) – 650,9 сум була. Керем 10-15 мең сум тирәсе булганда: беренче балага – 620,7 сум, икенчесенә – 990,6 сум, өченчесенә – 448,26 сум була. Керем 15-20 мең сум булса: беренче балага – 309 сум, икенче балага – 678,9 сум, өченче балага – 183,23 сум күләмендә каралган.
 
Әйтик 10,5 сәгатьлек бакчага йөрүче беренче баланың гаиләсендә кеше башына 10 мең сум чыкмаса, ата-ана “Мәгариф турында”гы федераль канун буенча компенсация буларак 314,4 сум һәм шулай ук 932,4 сум күләмендә республиканың өстәмә компенсациясен алачак. Шулай итеп, 3117 сум түләп, ата-ана компенсация буларак 1248,8 сум акчасын кайтарачак. Нәтиҗәдә, гаиләнең балалар бакчасына түләве 1870,2 сум булып калачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100