Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчачыларга киңәш: бер тамчы йод яшелчә авыруларыннан котылырга ярдәм итә

Гадәттә без йодны өй шартларында антисептик буларак кулланабыз, ул кешедә ялкынсыну авырулары барлыкка китергән төрле бактерияләрдән һәм микроорганизмнардан котылырга ярдәм итә. Ул шулай ук бакча эшләрендә дә ярдәмче була ала.

news_top_970_100
Бакчачыларга киңәш: бер тамчы йод яшелчә авыруларыннан котылырга ярдәм итә

Күп кенә бакчачылар йодның уникаль үзлекләрен үсемлекләрнең гөмбәчек авыруына каршы көрәштә кулланалар.

Фитофторозга каршы. Бу иң куркыныч гөмбәчек авыруларының берсе, ул томат үсемлекләрен аяусыз рәвештә юкка чыгара. Үз бакчагызда һәрвакыт берничә шешә йод тотыгыз һәм сезнең үсемлекләргә фитофтора куркынычы янамас.

Томат рассадаларын ачык туфракка күчереп утыртуга 2 атна узганнан соң, фитофторага каршы профилактика максатында беренче тапкыр йодлы су бөркергә кирәк. Эремә ясау өчен 9 литр су, 1 литр сөт сывороткасы (яки майсызландырылган сөт) һәм 5% лы 2 мл йод кирәк булачак. Барлык ингредиентларны яхшылап болгатабыз һәм үсемлекләргә бөркибез. Моны ике атнага бер тапкыр башкарырга кирәк.

Әлеге эремәне практикада кулланып караганнан соң, барлык кыйммәтле химик препаратлардан да баш тартачаксыз. Болай эшкәрткәннән соң, томатлар күзгә күренеп үзгәрә, сәламәт булып күренәләр.

Бу эремәне борыч, баклажан һәм бәрәңге өчен дә кулланырга була.

Фитофтораның беренче билгеләрен күреп алу белән, зарарланган барлык яфракларны өзегез һәм йодлы эремә бөркеп чыгыгыз. Тагын бер атнада әлеге процедураны кабатларга кирәк, фитофтороз бетәчәк.

Йод бары тик бик ташландык стадиядә булган үсемлекләргә генә ярдәм итә алмаячак.

Ончыл чык (мучнистая роса) авыруына каршы. Йод белән әзерләнгән эремә ончыл чык авыруы белән көрәштә искиткеч ярдәмче булачак. Әлеге авыру, фитофторадан аермалы буларак, үсемлекләрне әкренләп кенә үтерә. Бу авыруга күпчелек, кыяр, ташкабак һәм каба бирешә. Үсемлекләрдә авыруның беренче билгеләрен күрү белән, аларны алда әйтелгән эремә белән эшкәртергә кирәк. Ак кунык юкка чыкканчы, атнага бер мәртәбә эшкәртергә кирәк.

Әлеге чараны кулланганда, кыярлар уңышны мулрак бирә һәм  яшел төсләрен озаграк саклап калалар. Кыярларга йод эремәсен атнага ике тапкыр бөркергә кирәк, моны авыру билгеләре булмаган очракта да эшләргә була.

Җимеш агачларын, җиләк культураларын һәм декоратив куакларны ончыл чык авыруыннан дәвалау өчен, йодның концентрациясен арттырып, бер чиләк суга 5 мл күләмдә алырга кирәк.

1 мл йод һәм 10 литр судан ясалган эремә ярдәмендә декоратив үсемлекләрне, мәсәлән роза чәчәкләрен бу авырудан дәвалап була. Яхшырак тәэсир итсен өчен, гади су урынына, 1:9 исәбеннән сөт сывороткасы белән йод эремәсе алырга кирәк.

Кыяр тамырлары черүеннән ярдәм. 10 литр суга 1 мл йод салып әзреләнгән эремә белән эшкәртү кыярларның тамырлары черүдән саклый. Үсемлекләрнең тамырлары  салкын, яңгырлы яки артык эссе һава булганда чери.  Әлеге авыру вакытында, кыярларның тамырына әзер эремәне сибәргә кирәк. Бер төп үсемлеккә 1 литр эремә кирәк була.

Ташкабак җимшәннәренең черүе белән көрәш. Җимшәнннәрнең черүе йод җитмәү аркасында килеп чыгарга мөмкин. Әлеге проблемадан бик тиз котылырга була. Моның өчен куак төбенә бер тапкыр йодлы эремә сибәргә кирәк (10 литр суга 5 мл йод). Алга таба, йод белән ашлаганнан соң, артык йод җыелмасын өчен, составында йод булмаган препаратлар кулланырга кирәк.

Кәбестә тамырларындагы авыру - кила капусты белән көрәш. 10 литр суга 2 мл йод салып әзерләнгән эремә кәбестәгә уңай тәэсир итәчәк. Әзер эремәне кәбестәнең тамырына сибәбез. Бер төп кәбестәгә 1 литр эремә кирәк. Эремәне кәбестә кәчәннәре бәйләнгән вакытта кулланырга кирәк һәм алга таба тагын ике тапкыр, ике атна саен кабатларга. Болай эшкәртү кәбестәне кила авыруыннан саклый, кәчәннәрнең зурлыгына һәм сыйфатына уңай йогынты ясый.

Санап кителгән барлык рецептларда да йодның иң аз дозасы һәм ул кеше сәламәтлеккә зыян сала алмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100