Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бөек җырчы Илһам Шакиров турында 12 факт

15 февральдә бөек җырчы Илһам Шакировка 83 яшь тула.

news_top_970_100
Бөек җырчы Илһам Шакиров турында 12 факт

1. Татарстан һәм Россиянең халык артисты Илһам  Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туган.

2. Илһам әтисен хәтерләми. Тимерче Гыйльметдин Шакировны 1937 елның 8 октябрендә “халык дошманы” дип кулга алганда, аңа нибары ике яшь ярым гына булган. Гыйльметдин ага 1940 елның 4 мартында 5нче хезмәт белән төзәтү колониясендә ачлыктан һәм авырудан җәфаланып үлгән.

3. Илһам Шакиров җырчы буларак беренче гонорарларын бала чакта эшләгән. Булачак җырчы авылдан-авылга хәер сорашып та йөри. Ул чакта авылдан-авылга соранып йөргән кешеләрнең күп булуы аркасында, Илһам кебек бәләкәй генә малайга хәерне бик күп тамызмыйлар. “Җырлый белүемнең файдасын мин шул чакларда ук күрдем — хәерчелектә йөргәндә, моңлы итеп җырлап җибәрсәм, мине кызганып, каткан ипи сыныкларын һәм чикмәнле пешкән бәрәңгене башка хәерчеләргә караганда күбрәк бирәләр иде”, – дип хәтерли олуг шәхесебез.

4. Бөек артист оста итеп чабата үргән. Урманга юкәгә төннәрен, урманчы күрмәгәндә йөргәннәр. Шул вакытта ук агач башына менеп җырларга яраткан. Абыйсы белән үргән чабаталарны сатып тамак туйдырганнар.  “Халык дошманы баласы” булуы аркасында тормышында кыенлыклар да күргән. Алабуга Педагогия институтына ике имтихан биргәннән соң, кире авылына әйләнеп кайтырга мәҗбүр булган.

5. Армиягә бармас өчен, Казан музыка училищесына укырга керә. Казанга бер капчык сохари, чемоданда кешелеккә кияргә костюм салып киткән. Пристаньдә бөтен әйберләрен, хәтта паспортын да урлата. “Миннән дә бәхетсез бала юк икән. Пароходта барганда, суга ташланырга ничә мәртәбә пароход койрыгына бардым, кайтып әнкәйне күрәсе килү генә тотып калды...” - дип туганнарына хат язаган ул вакытта И.Шакиров.

6. Училищеның беренче курсында ук Илһам Шакировны Татарстан радиосына чакырып эфирдан җырлата башлыйлар. Җырлаган өчен бишәр тәңкә акча да түләгәннәр. 1960 елда консерваторияне тәмамлый. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә солист булып урнаша.

7. Илһам Шакиров консерваториядә укыганда ук, татар композиторы Мансур Мозаффаров студент егет өчен махсус җырлар иҗат иткән.


8. 2000 елда, ягъни И.Шакировка 65 яшь тулганда, ул Мәскәүдә Бөтенроссия “Алтын Аполлон” премиясе белән бүләкләнә. Татар җырчылары арасында ул - моңа лаек булган бердәнбер артист. Россиянең мәшһүр җырчылары һәм музыкантларыннан Ирина Архипова, Андрей Эшпай, Татьяна Устинова, Михаил Шишкин кебек атаклы сәнгать әһелләренә генә шушы зур премия тапшырылган. Татар халык җырларын, татар җыр сәнгатен Илһам Шакиров өр-яңа баскычка күтәрде. Илһам ага башкарган әсәрләр татар мәдәниятенең “алтын фонды”на керде.

9. Татар җыр сәнгатендә иң күренекле, үз җырлау манерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган җырчы ул Илһам Шакиров. Гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репертуарга ия булган И.Шакиров башкаруында халкыбызның теләсә кайсы җыры да гаҗәеп бер үзенчәлек, моң, аһәң белән яңгырый. Ул халкыбызның хәтер түрендә онытылып яткан әллә никадәр көй-җырларын табып, яңадан халкына кайтарып бирде. “Кара урман”, “Син сазыңны уйнадың”, “Әллүки”, “Туган тел”, “Сәрвиназ”, “Туган авыл”, “Кораб”, “Бер алманы бишкә бүләек” җырлары – әнә шундыйлардан. И.Шакиров иҗатында, татар халык көйләре белән беррәттән, татар композиторларының әсәрләре һәм эстрада җырлары да зур урын алып тора. 

10. Илһам Шакиров композитор. Үзе иҗат иткән “Гөлмәрьям” (Г.Афзал сүз.), “Сәлам сезгә”, “Очрашу җыры” (Г.Зәйнашева сүз) һәм “Идел буе каеннары” (Ә.Ерикәй сүз.) кебек үзенчәлекле җырлар халык тарафыннан яратып кабул ителде.

11. 1970 елда И.Шакировка 1968-1969 еллардагы “Татар халык җырлары” дигән концерт программасы өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла.

12. “Шигърияттә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, сынлы сәнгатьтә – Урманче, сәхнәләрдә — Илһам” әлеге канатлы гыйбарәгә Илһам Шакировны халык шагыйре Сибгат Хәким өстәгән. Илһам Шакировның радио һәм телевидение фондында 8 сәгатьлек язылган җырлары саклана, диләр. “Мин үзем дә аның хисабын белмим, ди Илһам Шакиров. Ә язылмаган әсәрләре тагын да күбрәк. Алар җилгә очып киткәннәр. Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп калдыруга, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте” – ди Моң Патшасы.

Татар музыка мәдәниятенең тулы бер эпохасы Илһам Шакировка нисбәтле. Җырчының кабатланмас тавышы борынгы милли көйләребезнең бөтен моңын, хис тирәнлеген ачып бирергә сәләтле. Атаклы җырчының матур тембрлы баритон тавышы, башкару осталыгы, әсәрләрне сайлауда талымлы булуы, зур таланты тыңлаучыларны дистә еллар буе рухландырып, канатландырып торды. Легендар сәхнә остасын еш кына татар моңына маяк куючы, дип атыйлар.

Илһам ага авызыннан төрле елларда яңгыраган фикерләр

Вакыт ага гына, аны туктатып булмый. Гомер үтә дип көенмим, узган еллар эчендә мин бик күп нәрсәләр эшләргә өлгердем – дөнья гиздем, анда татарлар белән очраштым, алар өчен дә, башкалар өчен дә җырладым. Гомумән, әгәр кешенең җанында моң яшәсә, ул беркемгә дә явызлык кылмаячак, дип саныйм.

Җырчыларның төрлесе бар. Җырчы нинди булырга тиеш? Аңа нинди таләпләр куела? Миңа бу сорауны еш бирәләр. Җырчы, беренче чиратта, үзенә нәрсә кирәк икәнен белмәсә, шул «кирәк»не эзләп тапмаса, беркайчан да чын җырчы була алмый. Җырчы шәхес, илче, дипломат, галим дә булырга тиеш.  Халкыңның үткәнен, хыялларын, омтылышын,  җанын тоймасаң, әйбәт җырчы булуың икеле...

Кешенең асылы тышкы кыяфәтеннән түгел, ә эчке кыяфәтеннән тора бит. Эчке кыяфәтендә, эчке кичерешләрендә моң-хисләре, милли тойгылары калган икән, димәк, ул яши.

Коръәнне укыганда да көйләп, моңланып укыйлар. Мөнәҗәтләр дисеңме, бәетме, башкасымы - алар барысы да үзебезнең борынгы фольклорга,  борынгы көйләргә, дингә кайтып кала торган нәрсәләр. Азан әйтсәң дә, көй белән, моң белән әйтелә, менә шулар халык күңеленә моңны-көйне сала баралар, менә шул саклап кала да инде милләтне.

Телисеңме-юкмы, сәясәт үзе синең иҗатыңа, тормышыңа килеп керә. Әйтик менә, бүгенге көндә үзебезнең социаль хәлебез турында уйламасак, шул хакта җырламасак, без бу җәмгыятькә кирәк тә булмыйбыз бит. Җырчы ул, телиме-юкмы, әгәр үзен, чыннан да гражданин, үз халкының улы яки кызы итеп тойса, сәясәткә катнашмыйча булдыра алмый.

 Милли, озын, борынгы җырларны җырлаучылар арабыздан китеп баралар.  Ә халык көйләрен саклау, аларны җырлау халыкны да саклау, аның милли хис- тойгысын уяту дип атала. Борынгы, үзебезнең чын милли көйләрне җырлый алучылар юк түгел. Аларның тешләре дә үтә торгандыр. Ләкин менә хәзер шундый заман килде, бүген ниндидер җиңелчә генә көйләрне көйләп, бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып китә торган җыларны җырлап, кул чаптырып, шуның белән уңыш казанырга теләүчеләр күбәйде.

 Авыз ачып җырлау гына әле җырчы булдым дигән сүз түгел. “Сүзләрен ятладың, нотасын өйрәндең дә җырладың” белән генә эш бетми. Өйрәндең дә җырладың дип яшәүчеләр озын гомерле җырчылар түгел.

 Без кечкенәдән үк, үзебезне белә башлаганнан бирле, кагылып-сугылып, этелеп-төртелеп үскән кешеләр. Мин соңгы бала булып туганмын, төпчек. Миңа ике яшь чакта, әткәйне алып китәләр. Мин аны белми калам. Менә шуннан безнең бәхетсезлегебез башлана да инде. Шуннан безгә кара мөһер сугылып калды. Ул озак елларга барды. Ул мөһер күптән түгел, үзгәртеп кору елларында гына төшеп калды әле.

 Үзем турында язарга теләгем бар иде. Уйладым-уйладым да, кемгә кирәк соң минем тормыш, дип кул селтәдем.

 Музыка училищесына X сыйныфны тәмамлап килдем. Шуңа күрә башкалар мәктәп программасы белән чиләнгәндә, минем фортепиано  һәм башка музыкаль фәннәрне үзләштерергә вакытым күбрәк кала иде.

 Әсәрне нинди динамика белән башкарырга кирәклеген җыр үзе әйтә. Мәсәлән, “Әдрән диңгез”не пышылдап кына җырлый башлау сорала.  Ә опера җырчылары аңа үкерүгә якын “атака” белән керешәләр. Бу бит мәхәббәт турындагы җыр!

 Хатлар күп язалар. Элек тагын да күбрәк иде. Акылга зәгыйфь, авыру кешеләр дә язды. Мине сихерләп үзенә каратырга теләгән бер ханымның хатлары һич онытылмый. Бервакыт әрҗәдән калын гына хат тартып алдым. Конверт эченнән ... тоз коелды. Хат эченә салып шикәр комы, бәрәңге кабыгы, хәтта майлы коймакларга хәтле җибәрәләр иде.

 Яшь чакта гына тегене эшлим, моны булдырам дип, хыялланып йөрисең. Әгәр элек эшләгән эшләремне кабул итсәләр, кайберләрен хәзер тормышка ашыра алсам, Аллага шөкер, дип дога кылам.  Җил кай якка исә, шуңа риза булып йөрисең. Искән җилләр көенә яшим.

Төнлә уятып сорасалар да, чабата тукып бирә алам, яшьтән калган һөнәр... Теләнче Тамак базарына чабата сатарга бара идек, тамак туйдырырга кирәк иде бит.

 Аллага шөкер, мин әле дә яшь чагымдагы шикелле җырлыйм. Минем өчен иң кыйммәтлесе шул. Музыкант тормышында иң мөһиме – ничек уйнавы һәм җырлавы. Минем Илһам исемен йөртүем дә очраклы түгел бит. Илһамланып җырларга кирәк, тыңлаучыны илһамландырырга. Тамашачыма олы рәхмәтемне җиткерәм, алар мине илһамландыра һәм яшәртә. Татар җыры булганда, безнең халыкның киләчәге бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100