Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ашаганда нинди дога укырга?

Аш-су өчен кылына торган догалар тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Ашаганда нинди дога укырга?
Ашка, һичшиксез, "Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим" дип башларга һәм ошбу доганы укырга кирәк:
 
اللَّهُمَّ بَارِكْ لَنَا فِيهِ وَأَطْعِمْنَا خَيْراً مِنْهُ . اللَّهُمَّ أَعْطِنَا رِزْقًا حَلَالًا

وَأَنْتَ خَيْرُ الرَّازِقِينَ. اللَّهُمَّ نَوِّرْ قُلُوبَنَا وَارْحَمْنَا وَارْضَ عَنَّا .

وَأَعْطِنَا تَمَامَ نِعْمَتِكَ وَدَوَامَ نِعْمَتِكَ وَتَمَامَ تَوْفِيقِكَ

"Әллааһүммә бәәрик ләнәә фииһи вә әтъгыймнәә хәйран минһү. Әллааһүммә әгътыйнәә ризкан хәләәлән вә әнтә хайрур-раазикыйин. Әллааһүммә нәввир кулүүбәнәә вәрхәмнәә вәръда ганнәә. Вә әгътыйнәә тәмәәмә нигъмәтикә вә дәвәәмә нигъмәтикә вә тәмәәмә тәүфиикыйкә".
 
(Әй, Аллаһым! Ашларыбызга бәрәкәт бир, болардан да хәерлерәк ашларны ашарга насыйп кыл. Безгә хәләл ризык бир. чөнки Син ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе. Аллаһым! Күңелләребезне яктырт, безгә мәрхәмәт ит һәм бездән разый бул. Безгә нигъмәтеңнең дәвамын һәм тәмамын әйлә, йә Рабби!)
 
Әгәр бисмилләне әйтү онытылып, ашаганда искә төшсә, ошбу доганы укыла:

  اَللَّهُمَّ بارِكْ لَنَا في الأوَّلِ وَالآخِرِ

  "Әллааһүммә бәәрик ләнәә фил-әүввәли вәл-әәхыйрь".

  (Әй Аллаһым! Безнең өчен башын да, ахырын да бәрәкәтле кыл!)
 
Ашап бетергәннән соң биргән нигъмәтләре өчен Аллаһыга шөкрана һәм хәмде-сәнә әйтергә кирәк. Ашау-эчү догалары Аллаһыга шөкер, рәхмәт һәм ризалыкны белдерергә тиеш. 
 
الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَطْعَمَنَا وَسَقَانَا وَجَعَلَنَا مِنَ الْمُسْلِمِينَ .

"Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә вә сәкаанәә вә җәгаләнәә минәл мүслимиин. Вәл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин".

(Аллаһыга Мактау булсын. Безне ашаткан, эчерткән һәм мөселман булуыбызны насыйп әйләгән Аллаһыга мактау булсын. Мактау булсын Галәмнәрнең Раббысы — Аллаһыга).
 
Аш-су өчен кылына торган башка бер дога:
 
الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى خَلَقَ الْإِنْسَانَ وَأَطْعَمَهُ وَسَقَاهُ وَجَهَّزَهُ بِالْإِمَانِ وَنَحْمَدُهُ
 
لِمَنْ مَيَّزَ الْحَلَالَ مِنَ السَّيِّئَاتِ وَالْحَرَامِ . وَقَسَّمَ الرِّزْقَ عَلَى خَلْقِهِ بِأَحْسَنِ

الْأُسْلُوبِ وَأَرْقَى النِّظَامِ . وَنُصَلِّى وَنُسَلِّمُ عَلَى مَنْ أُرْسِلَ رَحْمَةً لِلْعَاَلَمِينَ.

"Әл-хәмдү лилләәһилләзии халәкаль-инсәәнә вә әтъгамәһүү вә сәкааһү вә җәһһәзәһүү бил-иимәән. Вә нәхмәдүһүү лимән мәййәзәл-хәләәлә минәс-сәййи-әәти вәл-хәраам. Вә кассәмәр-ризка галәә халькыйһии би әхсәнил-үслүүби вә әркан-низаам. Вә нүсалли вә нүсәллимү галәә мән үръсилә рахмәтән лил-гааләмиин".

(Инсанны яратып, аш атып-эчерткән һәм күңеленә иман нигъмәтләрен урнаштырган Аллаһыга мактау булсын. Мактау булсын хәләл белән хәрамны бер-берсеннән аерган Аллаһыга. Яратканнарына ризыкларны иң гүзәл рәвештә өләшеп, инсаннарга иң яхшы низам-тәртипне бирүче — Улдыр. Галәмнәргә рәхмәт буларак күндерелгән Мөхәммәдкә салават-сәлам булсын).
 
Икенче бер аш догасы:
 
الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَطْعَمَنَا وَسَقَانَا وَجَعَلَنَا مِنَ الْمُسْلِمِينَ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَبَرَكَاتُهُ

عَلَى صَاحِبِ الطَّعَامِ وَالْأَكِلِينَ. اللَّهُمَّ اجْعَلْ نِعْمَتَنَا دَآئِمًا وَدِينَنَا قَآئِمًا وَأَوْلَدَنَا عَالِمًا صَالِحًا وَلَا تُسَلِّطْ عَلَيْنَا ظَالِمًا. اللَّهُمَّ زِدْ نِعْمَةً كَثِيرَةً بِحُرْمَةِ سِرِّ سُورَةِ الْفَاتِحَةِ
 
"Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә вә сәкаанәә вә җәгаләнәәә минәл мүслимииин. Вәл-хәмдү лилләәһи вә бәракәәтүһүү галәә саахибит-тагами вәл-әкилиин. Әллааһүммәҗгаль нигъмәтәнәә дәә-имән вә диинәнәә каа-имән вә әүләдәнәә гаалимән саалихән вә ләә түсәллитъ галәйнәә заалимән. Әллааһүммә зид нигъмәтән кәсииратән би хүрмәти сирри сүүратил-фәәтихә".
 
(Безне туйдырган, эчергән һәм безне мөселман итеп кылган Аллаһыга мактау булсын. Аллаһыга мактау, бу ашның хуҗасына һәм ашаганнарга Аллаһының бәрәкәтләре булсын. Аллаһым! Безнең нигъмәтләребезне дәвамлы, динебезне таянычлы, балаларыбызны галим вә салих кыл. Безнең өстебезгә бернинди дә залим җибәрмә. "Фатиха" сүрәсенең сере хөрмәтенә безгә биргән нигъмәтләреңне тагын да арттыр, Аллаһым!)
 
Бу догаларның берсен дә белмәгән кеше, "мин дога белмим" дип, өстәл артыннан дога кылмыйча тормасын. Бу кешеләр:

"Аллаһым! Биргән нигъмәтләреңә, исәнлек-саулыгыбызга мең шөкер итеп Сине мактыйбыз. Безне һидаять юлыннан аерма. Даими хәләл ризыклар ихсан ит", — дип тә дога кылырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100