Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арендага алынган пай җире өчен түләмәсәләр нишләргә?

Күпвакытта пай җирен теге яки бу хуҗалыкка биргән милекче үз җире өчен аренда түләвен ала алмый. Хуҗалык җитәкчесе аңа акча да, салам-печән дә, ашлык та бирми. Бу очракта нишләргә?

news_top_970_100
Арендага алынган пай җире өчен түләмәсәләр нишләргә?
Сорауга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм бүлек мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин җавап бирә.

– Җир пае хуҗасы үз кишәрлеген кыска яки озак вакытлы срокка, авыл хуҗалыгы максатларында куллану өчен, крестьян (фермер) хуҗалыгы, инвесторлар яки хуҗалыкларга бирә ала. Арендага алучы һәм арендага бирүче арасында килешү төзелә. Анда уртак хокуклар, бурычлар, җир пае өчен түләү суммасы, аренда срогы һәм түләү шартлары күрсәтелә.
Әгәр таләпләр үтәлмәсә, пай милекчесе төзелгән килешүне вакытыннан алда өзү хокукына ия. Ике тапкыр килешенгән срокка арендатор түләүдән баш тартса, килешү өзелә. Шулай ук милекче үз хокукларын яклап, судка да мөрәҗәгать итә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100