Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

56 яшьлек Екатерина Андреева "Время" тапшыруыннан ник киткән?

20 ел буе "Время" тапшыруының алыштыргысыз алып баручысы булган Екатерина Андреева соңгы арада телеэкраннарда күренми.

news_top_970_100
56 яшьлек Екатерина Андреева "Время" тапшыруыннан ник киткән?
"Минем "время" тәмамлана алмый - Иделдән Енисейга кадәр мин "Время" тапшыруын ил күләмендә алып барам. Ә Мәскәү, белгәнегезчә, бөтен Россия түгел ул. Бөтен Россия Мәскәүдән күпкә зуррак", - дип язган алып баручы үзенең Инстаграмында.

Ягъни, бу посттан аңлашылганча, Екатерина "Время" тапшыруын Россиянең читтәге төбәкләрендә яшәүчеләр өчен алып бара, ә илнең "европа" өлешендә яшәүчеләр аны күрми. Мәскәү һәм Петербург та күрми. Танылган алып баручыны ни өчен читкә "этәрүләрен" әлегә аңлатучы юк. Шунысын гына искәртик - Екатерина бер дә үзгәрмәгән кебек күренсә да, аңа инде 56 яшь.

"Время" тапшыруын исә хәзер Кирилл Клейменов алып бара. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100