Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2018 ел модасы: быел язын һәм җәен нинди киемнәр популяр булачак?

Лайфхакер, күп кенә мода журналларына анализ ясап, иң модалы киемнәрне тәкъдим итә.

news_top_970_100
2018 ел модасы: быел язын һәм җәен нинди киемнәр популяр булачак?

Мода-2018: Лайфхакер фаразы

Быел модалы итеп киенү өчен өр-яңа коллекция кием җыярга кирәкми. Шкафта булганнарын да кулланып була, дип ышандыра Екатерина Комиссарова сайтта.

1. Актан киенү.

elle.com, vogue.com

Безнең шәһәр шартлары өчен уңайсыз, әмма бик матур! Контраст элементлар - кара сумка, күзлек, башка төстәге аяк киеме күзгә ташланып торачак.

2. Катлы-катлы "кәбестә"


elle.com, vogue.com, pinterest.com

Бу тенденция керде инде, әмма әлегә модадан чыкмый. Бу стильнең өстенлеге шунда - бер-берсенә туры килмәгән кебек тоелган киемнәрне дә берләштерергә мөмкин! Әбиегезнең сандыктагы шәлен, әтиегезнең комбинезонын, энегезнең чалбарын, апагызның чормадагы кроссовкасын һәм шкафтагы былтыргы киемнәрегезне киеп, эксперимент ясап карагыз. Урамга чыккач, үзегезне бөтенләй үзенчәлекле образда күреп, шаккатырсыз! 

3. Ачык киемнәр

elle.com. vogue.com, pinterest.com

Бу стильдә бер бик якты элемент та җитә. 2018 яз-җәй модасы өчен калган киемнәр якты булмаса да ярый. 

4. Вертикаль полосалар

elle.com, Pinterest.com, Vogue.com

2018 елда вертикаль полосалы киемнәр модада булачак. "Төрмә киеме" дип курыкмагыз - полосалар гәүдәне озын һәм зифа итеп күрсәтә.

5. Джинс

Vogue.com, elle.com, pinterest.com

Джинс беркайчан да модадан чыкмый. Модалы итеп киенергә теләсәгез, джинска төренегез.

2018 елның язы һәм җәендә модалы элементлар

Бу элементларны кулланып, сез 2018 елның иң модалы туташына әйләнә аласыз.

1. 1980 елларда модада булган пиджак

vogue.com. elle.com. pinterest.com

Пиджакның шакмаклы булуы шарт диелә.

2. Лампаслы чалбар

elle.com, vogue.com, pinterest.com

Бу спорт костюмы яки генерал чалбары кебек. Әмма вертикаль полосалы чалбарлар - кабат модада. Полосалар бер, ике яки өч булырга мөмкин. Мондый полоса аякны озын һәм төз итеп күрсәтә. 

3. Бәрхет (велюр) чалбар

vogue.com, elle.com, pinterest.com

Пижамага охшаган иркен чалбар - ыштаннар модага керә. 

4. Иркен свитер

elle.com, vogue.com, pinterest.com

Берничә тапкыр юылганнан соң җәелгән свитерыгыз булса, борчуга калмагыз - быел нәкъ менә капчык кебек свитерлар модада! Ул нәфис гәүдә белән контраст ясап, тагын да матуррак итеп күрсәтәчәк дип уйлыйлар.

5. Озын, иркен жакет

elle.com, vogue.com, pinterest.com

Озынлыгы - техгә кадәр булса, яхшы. Озынрак булс а- тагын да шәбрәк! Аны свитер белән дә, күлмәк белән дә, джинс белән дә киеп була. 

6. Кабарынкы җиңле күлмәк яки свитер

pinterest.com, elle.com. vogue.com

"Кабартылган" кыяфәттәге җиңле кием ретро һәм ремонтика стилен бирә. Романтик стильдә шундый эксперимент ясап карасагыз, үзегез дә күкләргә очып киткән кебек булырсыз! 

7. Катлы итәкләр

elle.com, vogue.com, pinterest.com

Катлы, кабарынкы итәкләр бу сезонда модага керә! Очып китәбезме?

Мода-2018: Актуальньюс фаразы

actualnews.org сайтындагы тенденцияләргә күз салыйк.

1. Ялтыравыклар

Кояшта ялтыраган элементлар модада булачак. Иң мөһиме - ялтыравык элемент берәү генә булырга тиеш. Арттырып җибәрмәгез!


Шиммер һәм глиттерларны макияжда да кулланыгыз. Әмма аларны яки күзгә, яки иреннәргә генә төшерергә кирәк.

2. Кызыл плащ

Кызыл плащ һәм билне кысып торган пута - сез күз угында булачаксыз!


3. «Кыргый стиль»

Яз башланды, "ау" сезоны да башланды дигән сүз. Юлбарыс булып киенегез! Әмма өстегездә мондый стильдәге бер генә элемент булырга тиеш. Арттырып җибәрмәгез!


Бу язда натураль мехтан бөтенләй баш тарту мөһим. 

4. Яшел неон. Быелгы сезонда яшел төснең менә шундый төсмере модалы булачак. 




Бу бик катлаулы төс. Шуңа күрә, мондый киемне сайлаганда башка киемнәр белән туры китерү авыр булачак. 

5. "Джинсы-варенки"

90нчы еллар модасы - "варенки" әйләнеп кайта. Сандык төбендә калган булса, һич шикләнми алып киегез... дип әйтмибез, чөнки быелгы сезондагы "варенки"ның үзенчәлекле төсмере бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100