Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

122 ял көне: 2018 елда татарстанлылар ничек ял итәчәк?

«Татар-информ» агентлыгы 2018 елда узган елга карганда ял көннәре күбрәк булуын һәм озын ялларның кайчан булачагын ачыклады.

news_top_970_100
122 ял көне: 2018 елда татарстанлылар ничек ял итәчәк?

2017 елга караганда, 2018 елда ял көннәре күбрәк булачак.

2017 елга расланган җитештерү календаре буенча, узган ел Татарстанда бәйрәм һәм ял көннәре 120 булган, ә эш көннәре - 245. 2018 елга бәйрәм һәм ял көннәре календаре Россия Федерациясе хөкүмәте тарафыннан 14 октябрь көнне расланды, документны Россия премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады. Татарстанның җитештерү календаре федераль һәм республика бәйрәмнәрен исәпкә алып төзелгән. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы чыгарган документ нигезендә, 2018 елда 122 бәйрәм һәм ял көне, 243 эш көне булачак. Димәк, ике көнгә артык ял итәчәкбез.

Нинди бәйрәмнәр булачак

РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе һәм Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар» 1 Законы буенча Татарстанда бәйрәм көннәре түбәндәгеләр:

1,2,3,4,5,6 һәм 8 гыйнвар – яңа ел каникуллары;

7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме;

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне;

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне;

1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме;

9 май – Җиңү бәйрәме;

12 июнь – Россия көне;

30 август – Татарстан Республикасы көне;

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне;

6 ноябрь – Татарстан Республикас Конституциясе көне;

15 июнь – Ураза гаете;

21 август – Корбан гаете.

Ай календаре буенча һәм гореф-гадәтләр буенча уздырыла торган Ураза һәм Корбан гаетләрен бәйрәм итү Татарстан Президенты Указы белән билгеләнә. Татарстанның Диния назәрәте мәгълүматлары буенча мөселман бәйрәмнәре – Ураза һәм Корбан гаетләрен билгеләп үтү 15 июнь һәм 21 август көннәренә туры килә», - дип белдерделәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Бәйрәм һәм ял көннәре бергә туры килгәндә

РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсендә күрсәтелгәнчә, бәйрәм ял көненә туры килгәндә, ял көне алдагы эш көненә күчә (гыйнварның эш көне булып саналмаган ялларын исәпкә алмыйча). Шулай ук, РФ Хөкүмәте ял көннәрен, шул исәптән, гыйнварда эш көне булмаган ял көннәренә кергән ике көнне елның башка көннәренә күчерә ала.

2018 елда түбәндәге ял көннәре күчерелә:

6 гыйнвар, шимбә көн – 9 март, җомга;

7 гыйнвар, якшәмбе көн – 2 май, чәршәмбе;

28 апрель, шимбә көн – 30 апрель, дүшәмбе;

9 июнь, шимбә көн – 11 июнь, дүшәмбе;

29 декабрь, шимбә көн – 31 декабрь, дүшәмбе.

Берничә көн рәттән ял иткәндә

Гыйнвар: татарстанлылар 10 көн – 2017 елның 30 декабреннән 2018 елның 8 гыйнварына кадәр ял иттеләр.

Февраль: 23 нән 25 февральгә кадәр өч көн ял.

Март: 8 нән 11 мартка кадәр дүрт көн ял.

Апрель һәм май: 29 апрельдән 2 майга кадәр дүрт көн ял.

Июнь: 10 нан 12 июньгә кадәр өч көн ял, 15 нән 17 кадәр өч көн ял.

Ноябрь: 3 нән 6 ноябрьгә кадәр дүрт көн ял.

Татарстан халкы 2018 елда 122 көн ял итәчәк, моны дүрт ай белән чагыштырып карарга була. Ялларның гомуми күләменнән, 18 көн бәйрәм яллары һәм өстәмә ике көн ял була. Ике көн ял белән биш көнлек эш атнасы булганда 243 эш көне, шул исәптән бер сәгатькә кыскартылган 9 эш көне (22 февраль, 7 март, 28 апрель, 8 май, 9 һәм 14 июнь, 20 һәм 29 август, 29 декабрь) булачак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100