Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәй көне хатын-кызлар косметичкасында нәрсәләр булырга тиеш?

Җәй җитү белән йөз тиресе үзгәрә: майлана, кояш нурлары нәтиҗәсендә карала. Еш кына моңа һава торышының үзгәрүе, дөрес бизәнмәү сәбәпче була. Косметолог Лилия Зәкиева хатын-кызларга яз-җәй айларында махсус косметика кулланырга киңәш итә.

news_top_970_100
Җәй көне хатын-кызлар косметичкасында нәрсәләр булырга тиеш?
- Лилия Ринатовна, яз-җәй айларында бит тиресен карау тәртибе үзгәрәме? Бу чорда нинди косметика кулланырга?

- Әлбәттә, яз-җәй айларында махсус косметика кулланырга кирәк. Әлеге чорда һавада дым аз була, кояш нурларының да тәэсире көчәя. Кыш дымлы һәм майлы кремнарга өстенлек бирсәк, эссе җәй өчен алар бармый. Майлы тиредә май күп булганлыктан ул болай да кирәгеннән артык ялтырый. Җәй көне бит тиресе өчен термо-сулар (термальная вода) кулланырга киңәш итәм, алар бит тиресен җиңелчә генә дымландыра. Составында файдалы мәтдаләр, гиалурон кислотаcы бар.

Хәзер бик күпләр җәйге ялларда чит илгә оча. Билгеле булганча, ялның беренче көннәрендә кеше организмы климатка ярашу вакытын кичерә. Организмның һәм шул исәптән тән тиресенең һава торышын ничек кабул итүен алдан белә алмыйбыз. Ләкин бернинди дә әзерлексез барырга ярамый. Иң беренче чиратта, кояшның артык кыздыруыннан саклану өчен тәнгә махсус крем, мазьлар алырга кирәк булачак.

Чит илдә сәяхәт итү күңелсез тәмамланмасын өчен косметолгка барырга тәкъдим итәм. Тәнегезгә алдан ук дымландыргыч процедуралар ясату файдага гына булыр.

Соңгы вакытта хатын-кызлар солярийга йөри. Сәламәтлегегезгә зыян китермәс өчен солярийны бары тик медицина үзәкләрендә генә узарга кирәк. Ясалма кызынуның зыянлы яклары да бар, шуңа күрә артык мавыкмау яхшы булыр. Кайберәүләр кызынган тәнгә ия булу өчен айга әллә ничә тапкыр солярийга бара, чөнки 40-45 яшьтә ни буласын аңлап бетермиләр. Галимнәр исәп­ләвенчә, меланома чире тән тиресе кояш нурларыннан пешкәнлектән килеп чыга һәм яшь барган саен начар авыру китереп чыгарырга мөмкин. Уль­трашәмәхә нурланышның чамасын белергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100