Вакыйгалар. Фикерләр. Хәбәрләр

ӘҢГӘМӘ 

Борис Пантелев: «БДИны туган телдә тапшыру турындагы таләпләр законлы»

Борис Пантелев: «БДИны туган телдә тапшыру турындагы таләпләр законлы»

Борис Пантелеев: «Требования сдачи ЕГЭ на родном языке правомерны» (02.02.2010 14:50)

Бердәм дәүләт имтиханын фәкать рус телендә генә тапшырырга мөмкин булуы татар җәмәгатьчелегендә зур ризасызлык уятты. Алар фикеренчә, 11 ел дәвамында татарча белем алган бала чыгарылыш аттестациясен дә туган телдә үтәргә хокуклы. Казанда урнашкан 2 нче санлы гимназия укучысының ата-анасы барлык ата-аналар исеменнән татар балалары мәнфәгатьләрен яклау ниятеннән Россиянең Югары судына да мөрәҗәгать иткән иде. Суд РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 262нче боерыгының БДИны бары тик рус телендә генә тапшырырга рөхсәт итүче 5 пунктын үзгәртүдән баш тартса да, бу мәсьәлә буенча бәхәсләр әле бүген дә дәвам итә. Проблеманың чишелеше табылмагач, ул халыкара инстанцияләргә җиткерелде. Шушы араларда гына Страсбургтагы Европа суды бу бәхәсне карарга әзерлеген белдерде. Әлеге эш ни рәвешле каралачагы һәм аның үзенчәлекле яклары турында без Страсбург судында Казан гимназиясе укучысы мәнфәгатьләрен якларга алынган кеше – юридик фәннәр кандидаты, юстиция киңәшчесе, "Кеше һәм канун" ("Человек и закон") хокукый мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе, татар ПЕН клубының хокукчысы Борис Николаевич Пантелеев белән сөйләштек.

Башка әңгәмәләр

Архив 

 

 

Интерактив 
{Интервью}
Интерактив 
Казанда Diskoteka FORUM узачак

Казанда Diskoteka FORUM узачак

В Казани пройдет Diskoteka FORUM (28.01.2010 19:51)

10 февральдә Казанның “Крылья” төнге клубында яңа татар дискотекасы - Diskoteka FORUM узачак. Дискотеканың темасы – “Гашыйклар төне”. Бу Гашыйклар төнендә ИлГәрәй, Миләүшә Сафина, Илназ Гарипов, “Хат” төркеме, Сәйяр&Инсаф дуэты, “Libertas” төркеме чыгыш ясар дип көтелә.

Башка язмалар

Себер Иленә сәяхәт

03.03.2008 12:43

Кадерле укучыларыбыз. Инде хәбәр иткәнебезчә, күптән түгел генә язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова Себер якларында йөреп кайтты. Анда күргәннәре, сәфәрдә алган тәэсирләре белән ул «Intertat.ru» укучылары белән дә уртаклашырга булды. «Себер Иленә сәяхәт» рубрикасында сез аның язмалары белән таныша аласыз.

Тубыл каласы таш кала...

Себер мине әллә нәрсәсе белән үзенә җәлеп итте, һаман тартып тора, чакыра, барган саен, яңа яклары, яңа кешеләре белән ачыла. Әлбәттә, мине бирегә татарлар тарта, татар тарихы дәшә, чөнки милләтебезнең Ана Ватаны шушында булган, борынгы төрки-татар теле шушында туган, һәм ул хәзер дә себер татарларының сөйләмнәрендә яңгырап тора. Мин инде Себердә күп тапкырлар булдым, бу хакта дистәләгән мәкаләләр, тарихи очерклар яздым, Себер ханлыгы тарихын өйрәнеп, “Күчем хан” дип аталган роман иҗат иттем, ул аерым китап булып басылып чыкты һәм Себер буйлап таралды. Хәзер исә мин себер татарларының икенче бер бөек шәхесе – күренекле мәгърифәтче, милли сәясәтче һәм дин галиме Габдрәшит Ибраһимовның тормышын һәм иҗатын өйрәнәм, шуның өчен менә тагы Себер якларына барып чыктым. Моңа өстәп, мин кайда барсам да, татар авыллары тарихын, аларның бүгенге хәлләрен өйрәнәм, проблемаларын хәл итүдә үземнән аз булса да өлеш кертергә тырышам.

 Мин бу юлы да Себер Иленә сәяхәтемне Тубыл шәһәреннән башладым. Чөнки заманында Тубыл /Тобольски/ себер татарларының гына түгел, урыслар басып алганнан соң да бөтен Себер Иленең башкаласы булып торган.  Биредә, Карлыгач /Подчуваш/ тавы дип аталган текә ярда, Иртыш итәге буйларында Күчем хан белән башкисәр Ермакның хәлиткеч сугышлары булган, шушы урынга, татар хәрәбәләре өстенә, урыслар 1587 елда үз кәлгәләрен китереп салалар, Тубылның тарихы шуннан исәпләнә башлый. Әмма  себер татарларының сөйләве буенча, элек бу урында татар шәһәре булган, бүген урыс кремле урнашкан урында татар ханнарының таш кирмәннәре булган, андагы архиепископ йорты урынында агач мәчет торган. Кремль урнашкан тау бүген дә Алафей таулары, дип, ягъни, Алып хан җирләре, дип атала. 18 гасыр башында Россиядә Петербург белән Тубылда гына таштан биналар салынганлыгы билгеле. Себердә ташның әсәре дә булмаганлыктан, Тубыл кирмәнен Искәрдәге хан сарайларының ташларыннан һәм мәчет диварларының ак мәрмәрләреннән торгызалар.

Тубыл соңгы гасырларда урыс шәһәре булып исәпләнсә дә, анда татарлык беркайчан да бетмәде һәм бетмәс тә, иншаллаһ! Биредә иң кара елларда да ислам нуры сүнмәде, хәзер дә мәчет эшләп тора, Себер мөселманнарының үзәге булып Тубыл санала. Биредә татар мәгърифәте дә көчле була. Заманында татар мәктәпләре эшләп тора, 1953 елда Тубыл педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла, әмма ул 90нчы елларга хәтле ябылып тора. Хәзер исә татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тагы эшли, анда Казаннан да күренекле галимнәребез килеп, татар балаларына белем бирә. Әмма татар бүлегенә килүчеләр саны елдан-ел кими бара, чөнки институтны тәмамлап чыккач, эш юк, татар мәктәпләре юк. Соңгы елларада Төмән өлкәсендә 150 татар мәктәбе ябылды, Тубылда нибары бер мәктәптә татар теле предмет буларак укытыла, югыйсә бит шәһәр халкының яртысына якыны – татарлар!

Тубылда менә 20 ел инде себер татарларының мәдәният үзәге эшләп килә, алар каршында музей, бай китапханә һәм телестудия бар. Өлкәдә, яңа гайрәт белән, “Мирас” иҗтимагый оешмасы эшләп китте, алар бөтен көчләрен халыкны тарихи яктан агартуга бирәләр, Себернең борынгы башкаласы Искәрне яңадан торгызу өчен тырышалар, анда мәчет, музей комплексы ачтыру артыннан йөриләр. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Төмән бүлеге дә Тубылга йөз белән борыла башлады, милли һәм дини оешмаларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Әмма болар, себер татар мәдәни үзәгеннән кала, барысы да халыкның үз хисабына эшләнә, дәүләтнең монда ярдәме юк, шул ук вакытта Тубыл чиркәүләре гөмбәләр кебек үсә, аларга бөтен Россия урыслары һәм хөкүмәт үзе ярдәм итә. Күрәсез, Күчем хан белән Ермак башкисәр варислары арасында моннан дүрт гасыр элек башланган көрәш һаман дәвам итә, көчләр, элеккечә үк, тигез түгел, урыс Тубылы артында Мәскәү тора, ә татар Тубылы артында кем бар? Бик тә, “Казан!” – дип әйтәсе килә, әмма моның өчен бик күп эшләргә кирәк шул әле!  

Мин Тубылга килгән саен, кремльгә бармыйча калмыйм, һәрхәлдә, үзенең чиркәү тәреләре һәм шомлы чаңнары, кап-карадан киенгән поплары һәм семинаристлары белән ул гайрәтне чигереп торса да. Чөнки бу урында мин татар каласы һәм мөселман мәчетләре булганлыгын беләм, көчләп чукындырулар чорында биредә меңләгән татарның чылбырларга асып, газаплануын, җан бирүләрен укып беләм. Әмма Тубыл кремлендә хәзер дә музей һәм архивлар урнашкан булуы бирегә кат-кат килергә мәҗбүр итә. Хәер, озак вакытлар көрәшкәннән соң, архиепископ йортына урнашкан Тубыл дәүләт музеен аннан куып чыгардылар инде. Дирекциясе генә янәшәдә утырып калды. Бай иде ул музей, анда бик яхшы татар бүлеге дә бар иде, язучы Ершов, дөньякүләм танылган галим Менделеев заллары бар иде. Хәзер бу кадерле экспонатлар тартма-төенчекләрдә төрле биналарның почмакларында ауный инде...

Бу музей-тыюлыкның бик бай китапханәсе дә бар иде. Мин килгән саен анда берничә көн утырып, берничә гасыр элек биредә генә язылган һәм биредә генә сакланган китаплар һәм кулъязмалар белән таныша идем. Китапханәче ханымнар биредә гарәпчә язылган бик күп китаплар һәм кулъязмалар барлыгын, үзләренең аларны укый алмаганнарын да әйткәннәр иде. Мин бу хакта Тубылның дин әһелләренә, милли хәрәкәт вәкилләренә дә җиткердем, гарәпчә китапларның исемлеген төзәргә кушып калдырдым. Безнекеләр бу эшне башкарганчы, урыс руханилары музейны Тубыл кремле территориясеннән куып та чыгардылар. Хәзер ул китапаларның кайдалыгын да белүче юк. Һәм 18 гектарга сузылган Тубыл кремле, дистәләгән таш биналары, чиркәү һәм монастырьлары, семинарияләре һәм епархияләре белән, мәңгелеккә урыс правослау чиркәвенә тапшырылды. Бирегә Россия президенты Владимир Путин да килеп киткән һәм Тубыл каласын, Тубыл кремлен бөтен Россия буенча правослау үзәгенә әйләндерергә кушкан. һәм ул шуңа әйләнеп бара да...

Менә мин бу юлы да Тубыл кремленә таба барам, чөнки  Төмән өлкәсе дәүләт архивының Тубыл филиалы аның янәшәсенә урнашкан. Элек бу тирәләр тоташ төрмә булган, заманында Фонвизин, Радищев, Достоевский, Чернышевский, Короленко Тубыл төрмәсендә утырып чыкканнар. Россиянең соңгы патшасы Николай II дә большевиклар тарафыннан кулга алынганнан соң гаиләсе белән шушында бикләнеп тотылган. Шулай итеп, татарларның җәннәттәй җирләрен басып алып, урыслар аны төрмәләр иленә әйләндергән. Биредә һәр адымда чиркәү дә төрмә, әйтерсең лә дөнья шулардан гына тора.

Тубыл архивына килүемнең ике сәбәбе бар. Беренчесе – Габдрәшит Ибраһимов турында мәгълүмат эзләү, икенчесе – көчләп чукындыру буенча материал туплау. Мин Габдрәшит Ибраһимов турында мәгълүмат эзләп аның туган якларында – Омски өлкәсе, Тара шәһәре архивында булган идем инде. Әмма анда 1921 елдан соңгы архив материаллары гына саклана булып чыкты. Аңа кадәргеләре яә Тубылда, яә Омскида, диделәр.

Габдрәшит Ибраһимов 1857 елда туган. Ул вакытта Тара шәһәре Тубыл губернясына караган. Димәк, Тубыл архивыннан нидер табып булыр, дип өметләндем. Әмма ул заманда мәчетләрдә тутырылган метрика кәгазьләренең Уфадан туп-туры Омскига җибәрелгәне билгеле булды. Монда исә Тара шәһәре буенча 1897 елгы халык саны алу мәгълүматлары гына саклана икән. Ул вакытта Габдрәшит Ибраһимовның Тара шәһәрендә яшәмәгәнлеген, Төркия, Алмания, Франция һәм Швецарияләрдә сәяхәт кылып йөргәнен белсәм дә, мин бу халык саны алу нәтиҗәләрен карап чыгарга булдым. Бу вакытта Тарада җиде меңләп кеше яшәгән, шуның меңгә якыны – татарлар.  Әлбәттә, татарлар тагы да күбрәк булыр иде, әмма алар, 18 гасырда көчләп чукындырулардан соң, диннәрен – правослау, телләрен – урыс дип яздырганнар. Шулай итеп, Тарада Минин, Ахматов, Курбатов, Байкишев кебек урыска әйләнгән татарлар барлыкка килгән...

Ә Габдрәшит Ибраһимовның нәсел фамилиясен йөрткән Ибраһимовлар һәм Ахуновлар берәр генә очрады. Аларның да мәгърифәтче-галимгә кагылышы юк иде. Чөнки Габдрәшит Ибраһимов яшьтән ятим кала, атасы ягыннан туганнары Тара янындагы Уыш авылында, ә анасы ягыннан туганнары хәзерге Курган өлкәсенең Әлмән авылында яшәгән булалар.  Ә бердәнбер энесе Исмәгыйльне ул үзе белән Хиҗазга укырга алып китә, Мәккәгә алып барып урнаштыра. Шуңа күрә аны да Тара исемлегендә табып булмый. Ул вакытта Габдрәшит Ибраһимовның инде үз гаиләсе һәм өч баласы була. Халык саны алуга кермәгәч, алар да Тарадан киткән булып чыгалар. Тарада йөз ел элек халык саны алганда иң күп очрый торган татар фамилияләрнең Айткиннар, Шөгеровлар һәм Шиховлар икәнлеген күрәсең. Соңгы икесенең бүген дә бу якларда иң күп таралган һәм иң укымышлы нәселләр икәнлеген әйтеп китәргә кирәк.

Габдрәшит Ибраһимов 1885-1892 елларда Тара шәһәрендә имам һәм мөдәррис булып тора, мәчет-мәдрәсә тота, балалар укыта. 1897 елгы халык саны алу вакытында ул ачып калдырган Тара мәдрәсәсендә 52 ир кеше хисапка алына, муллалары Иноятов Изатулла Мөхәммәт улы була, үзе якындагы Рәҗәп авыланнан, бохарлы. Шәһәрнең Нерпинская урамына урнашкан бу мәктәп-мәдрәсәдә 9 яшьтән 20 яшькәчә татар балалары укыганлыгы билгеле булды, аларның күпчелеге заманында Габдрәшит Ибраһимов шәкертләре булган булырга тиеш.

Шунысы кызык, халык саны алу вакытында кайчандыр Бохара якларыннан күчеп килгәннәр “сословие” дигән сорауга “бухарец”, дип язганнар, ә җирле себер татарлары исә “инородец” дип теркәлгән, барысының да диннәре – ислам, телләре – татар теле дип язылган. “Умеете ли читать?” дигән сорауга барлык шәкертләр дә, “Да, по-татарски”, дип җавап биргәннәр. Күрәсезме, гарәпчә укысалар да, “татарча”, дип җавап биргәннәр! Тарада яшәүче Кавказ мөселманнары телләрен үзләренекен күрсәтсәләр дә, укый-яза белүне “татарча” дип теркәткәннәр. Бу үзе үк Россия мөселманнарының ислам динен татарлар аша кабул иткәнлекләрен, шунлыктан гарәп язмасын да татарча дип тануларын күрсәтә.

Бер караганда, Габдрәшит Ибраһимов дөньякүләм танылган кеше, ул архивның шәхесләр исемлегендә дә булырга тиеш иде, әмма ул юк. Себер архивларында татарлар турында, бигрәк тә аерым шәхесләр турында мәгълүмат табу бик авыр, алар элеккерәк чорларга караса аеруча. Шуңа күрә бер мәгълүмат табу өчен төрле юнәлештәге күп фондларны, эшләрне карап чыгарга туры килә. Архив хезмәткәрләре бөтен сәбәпне гарәпчә язылган метрика кәгазьләрендә күрәләр, үзләренең аларны укый алмауларын әйтәләр. Гарәп хәрефләре белән татарча язылган белешмәләр биредә гомумән эшкәртелми дә, әйләнешкә дә кертелми ахырысы. Шәһәр җирендә туган шәхесләр белән бигрәк тә авыр, чөнки ул халык саны алганда читтә булырга яки башка урында яшәргә мөмкин. Габдрәшит Ибраһимов буенча нидер табу өметен Омски архивында калдырып, чукындыру буенча материал эзләргә тотындым.

Көчләп чукындыру үзәгенең Тубылда булганлыгын һәм чиркәү судларының эшләре биредә саклануын белгәнгә күрә, мин архив директорының үзенә кердем һәм “Тобольская духовная консистория” дип аталган оешманың эшчәнлеге белән танышырга рөхсәт сорадым. Бездә шәригать судлары булган кебек, чиркәүнең дә үз суды булган һәм ул консистория дип аталган. Биредә чиркәү тәртибен бозган, эчеп-исереп сугышкан правослау дин әһелләрен һәм попларны гына түгел, яңа чукындырылган башка милләт кешеләрен, шул исәптән, татарларны да хөкем иткәннәр. Тубыл архивында бу чиркәү судының 1722 елдан башлап 1760 елга кадәр эшләре саклана. Алар өч мең берәмлек тирәсе һәм шактый өлеше татарларга кагыла. Аларның тасвирлау исемлеген генә карап чыккач та, чәчләрең үрә торырлык. 18 гасырда Себердә көчләп чукындыруның ни дәрәҗәдә рәхимсез, мәкерле һәм киң масштабта алып барылганлыгын күрәсең, урыс халкының башкалар хисабына ничек йөз миллионга җиткәнлеген аңлыйсың!

“Фонд № 156” дип аталган бу уникаль фондта Россия империясенең, правослау чиркәүнең урыс булмаган халыкларга карата алып барган явыз сәясәте ярылып ята. Әмма, электрон вариантка күчерәбез, дигән сылтау белән, бу фонд вакытлыча ябылып тора. Шушы вакыт эчендә фондка ревизия дә ясалачак, һәм, әлбәттә инде, материалларның бер өлеше электрон вариантка күчмичә дә калырга мөмкин. Без, һәрвакыттагыча, соңга калабыз. Югыйсә, татар тарихчылары бу архивтан чыкмыйча утырырга һәм бу фонд материалларын яттан белергә тиешләр иде! Урысның үзенә каршы эшли торган бу материалларның 300 ел буе саклануы үзе бер могҗиза бит. Аллаһның хикмәте, гыйбрәт һәм сабак!

Бу фондта, көчләп чукындырылган татарлардан тыш, остяк-вогуллар/ханты-мансы/, калмыклар, кыргызлар, башкортлар һәм урыс булмаган башка халыклар турында да мәгълүматлар бар. Әмма безне, беренче чиратта, татарлар язмышы кызыксындырганга, шул турыда матераилларны барладык. Әйтик, 1722 елда Ефимия Григорьева исемле яңа чукындырылган татар хатынын татар иренә кияүгә чыккан өчен хөкем итәләр, чөнки ул вакытта патша указы белән чукынган татарлар урыслар белән тормыш корырга тиеш булганнар. Хәтта чукынган татарларга чукынган татарлар белән тормыш корырга рөхсәт ителмәгән, чөнки алар үз телләрендә сөйләшеп, правослау диненнән чыгарга мөмкиннәр, дип уйлаганнар. Чукынган татарларга үзара гаилә корулар берничә буыннан соң, тәмам урыслашып беткәч кенә рөхсәт ителгән.

Фондта шулай ук яңадан үз диннәренә кайткан татарлар турында да хөкем эшләре теркәлгән һәм алар шактый. Гадәттә бу хәлләр турында христиан дине әһелләре синодка хәбәр иткән һәм консистория хөкем карары чыгарган. 1744 елны Уват священнигы Пыхов әләге буенча чукындырылган татар һәм остякларны яңадан үз диннәренә кире кайткан өчен хөкем иткәннәр. Бу эш бик саллы һәм 116 биттән тора. Шундый ук эш 1750 елны Екатеринбургтан татар сотнигы Булатка карата да кузгатылган. Фонд материалары белән танышкач, урыс булмаган халыклар көтүләре белән христиан диненә килгәннәр икән, дип уйлыйсың. Әйтик, 1751 елда 60 Тара татарының үз теләкләре белән христиан динен кабул итүе теркәлгән. Әмма бу алай җиңел генә булмаган, күп очракта татарларны һәм остякларны башта төрле сәбәпләр белән кулга алганнар, аннан төрмәдә христиан динен кабул итәргә мәҗбүр иткәннәр.

Әйтик, шул рәвешле 1746 елны Кузнецк татарларын, шул ук елны колодниклар Кулаш Бикулин һәм Давыт Самаланиевны, 1747 елны Тубыл янындагы Сүзген-Йорттан Саганчин Сурунгуловны, шул ук елны Иртыш буендагы Бегиш-Йорттан Яныш Кучуковны чукыныдырып, Бориска әйләндерүне, 1748 елны татарларны шулай күпләп көчләп чукындыруны, 1749 елны Салым-Йорттан Мәмәт Миасовны чукындыруны һәм фондта теркәлгән күп фактларны китерергә була. Имеш, бу татарлар барысы да үзләре “изге христиан динен кабул итәргә теләгәннәр” икән! Тубыл кремленә ябып, канга батырып кыйнаганнан соң татарларның муенына көчләп тәре асулары турында җәза бирүчеләр дәшмәскә тырыша. Әмма бу очракта тарих үзе телгә килә. Әйтик, 1751 елда Тубыл, Төмән, Тара татарлары һәм бохарлы Мурат Кучумов һәм аның иптәшләре үзләрен көчләп чукындырулары турында патша хакимиятенә шикаять язалар һәм бу эшне дә чиркәү суды карый.

Чукындырылган татарларның правослау дине белән бергә урыс исем-фамилияләрен алуын, шулай итеп, аларның татарлыклары бөтенләй юкка чыгуын арихив материаллары буенча күзәтүе үзе бер фаҗига. Әйтик, чукыныдырылганнан соң Сәитовның Стефан Бабкинга, башка татарларның Кирилл Радионовка, Иван Головинга, Ульян Рудаковка, Мавра Худалеевага, Елена Кирилловага, Михаил Янбаевка, Давид Максимовка, Никифонт Юдинга, Федор Щелудяковка, Иван Куличкинга, Иван Зверевка, Иван Сухаревка, Федот Игнатьевка, Сидор Атамановка, Татьяна Порфирьевага, Сайнчак Юлышевның чукынгач Петр Кисловка әйләнүе – милләт өчен фаҗига түгелмени?! Мондый мисалларны йөзләп, хәтта меңләп китерергә булыр иде, архивта алар теркәлеп калдырылган. Әмма боларны мисалга китерүдән ни мәгънә, без ул татарларны инде мәңгегә югалттык, алар хәзер урыс булып йөриләр, бары тик каракучкыл йөзләре, бераз кысык күзләре генә аларның кайчандыр татар булганлыгын әйтеп тора...

Чукынган татарларны урыс поплары даими күзәтеп торган, правослау диненнән аз гына читкә тайпылсалар да, аларны җәза көткән. Әйтик, Тубыл ямщигы Матвей Нелюбинны /татарча фамилиясе Батырев/ 1750 елны ике хатын тоткан өчен хөкем иткәннәр. Чөнки христиан дине буенча бу тыелган гамәл. 1751 елда Красноярскиның яңа чукынган татарларын урыс постында ит һәм сөт ашаганнары өчен хөкемгә тартканнар. Бергамак бистәсеннән Мавра Худалееваны чиркәүгә буйсынмаганы өчен /1753 ел/, толмач Михаил Янбаевны чиркәүгә тәүбәгә килүчеләр турында мәгълүмат бирмәгәне өчен /1753 ел/, Ай авылыннан чукынган татар Максим Давыдовны муенында тәре йөртмәгәне һәм мөселман китаплары саклаганы өчен /1754 ел/, Күшел-Йорттан яңа чукынган татар И.Мамышатовны һәм аның улы Григорийны иконаны мыскыллаганнары өчен /1754 ел/, шул ук елны Темшеняк татарларын иконаны мыскыллаулары өчен, 1755 елда Тубылдан чукынган татар Иземетьевны иконаны амбарда яшереп тотканы өчен, 1759 елда Тубылның яңа чукынган татары Григорий Зуевны чиркәүгә йөрмәгәне өчен хөкем итәләр һәм җәза бирәләр.

Тубыл янындагы Сабанак авылы башлыгы Абызбакый Сабанаковның өендә яңадан ислам диненә кайтырга теләгән чукынган татарлар качып ятуы билгеле була һәм аларның барысын да 1755 елда чиркәү судында тикшереп, җәза бирәләр. Ә җәза билгеле – ислам диненә яңадан кайткан өчен, патша указы нигезендә, тереләй утта яндырып үтерү, җиңелрәк “гөнаһлар” өчен – мәңгелек каторга, сөрген, иң җиңеле – мәңгелеккә монастырьга ябу.

Архив материалларын өйрәнгәндә шунысы да билгеле булды. Көчләп чукындырылган татар кызлары, урыс егетләренә кияүгә чыгып, кяфер нәсел калдырмас өчен, үзләре теләп мәңгелек монастырьларга киткәннәр һәм шунда үлеп калганнар... Җирле халыкның сөйләве буенча, Тубылдан ерак түгел Көмешле авылы янында “Керәшен кыры” дип аталган бер урын бар икән. Анда заманында көчләп чукындырылган татарлар яшәгән. Алар үлемнән куркып чукынганнар, әмма нәсел калдырмас өчен, хатын-кызлары кияүгә чыкмаган, ир-атлары өйләнмәгән, ягъни алар христиан нәселе калдырырга теләмәгәннәр. Алар шулай барысы да буйдак килеш картаеп үлгәннәр һәм “Керәшен кыры”на күмелгәннәр. Шул ук вакытта христиан дине әһелләре арасында Бабайлов, Сәйдәшев, Мишарин, Бухарцев, Туесов, Кучумов кебек татар фамилияле поплар барлыкка килә, чукынган татарлар өстеннән күзәтчелеккә һәм миссионерлык эшләренә инде аларны билгелиләр. Моны милләт фаҗигасы димичә, тагы ни дисең?!

Тубыл архивы үзендә менә шундый коточкыч серләр яшереп тота, әле бу өскә чыкканның меңнән бере генә. Шушы көчләп чукындыру чорларында, Ермактан алып, 18 гасыр азагына кадәр Себернең җирле халыклары, шул исәптән, татарлар да күпчелеге христианга һәм урыска әйләнә. Бу – тарихи факт, моны урыс галимнәре үзләре дә белә, әмма бу хакта дәшмәү ягын карыйлар. Ләкин без, татарлар, дәшми кала алмыйбыз, чөнки сүз безнең борынгы әби-бабаларыбыз турында бара, аларның дин өчен күргән газаплары, тереләй утларда янулары, бозлы суларга батырылып үтерелүләре, мәңгелеккә монастырьларга ябылулары турында бара! Ватикан урта гасырлардагы инквизицияләре өчен христианнардан гафу үтенде, ә урыс праваслау чиркәве, Россия империясе көчләп чукындырулар өчен кайчан татарлардан гафу үтенер?!

Бер көнне телевизордан Чечняда булган бер урыс побы сөйли, имеш, христиан-урыслар алар изге җаннар икән, чөнки алар үзләренә хәтле яшәгән изге чиркәү әһелләренең дәвамчылары икән, һәм бүгенге урыс милләтен аларның догалары саклый икән... Башка милләт кешеләренә көчләп үз диннәрен, телләрен, яшәү рәвешләрен таккан, кабул итмәгән өчен аларны тереләй утта яндырып үтергән кавем ничек итеп изгеләр исемлегендә йөри ала икән?! Хәер, аларның бөтен максатлары – Россиядә бер дин, бер тел калдыру бит, ул – христиан дине һәм урыс теле, әлбәттә. Шуның белән ризалашмаганнарны бүген дә төрмәләр көтә...
Тубыл архивыннан мин әнә шундый шомлы уйлар, авыр кичерешләр белән чыктым...

Сазлыктагы татар авылы

Тубылдан 70-80 чакырым ераклыкта, көнбатышка таба, тоташ сазлыклар эчендә утырган бер татар авылы бар, ул Лайтамак дип атала. Җәен монда бернинди юл юк, очкыч белән генә килергә мөмкин, ә кышларын чана юлыннан йөриләр. Халыкның сөйләве буенча, татарлар көчләп чукындырудан качып, шушы сазлыклар арасына барып урнашканнар. Шул ук вакытта авылның бик борынгы булуын, Алыплар заманында ук биредә кешеләр яшәгәнлеген дә сөйлиләр. Лайтамактан ерак түгел тагы Тәпкен, Тәпкенбаш, Янкүтүм, Вәрмәхле дип аталган татар авыллары бар, әмма араларында иң зурысы Лайтамак икән һәм ул үзенә күрә үзәк ролен үти. Без менә хәзер кышкы юлдан җиңел машина белән шул Лайтамакка барабыз. Аз гына буранласа да, юл күмелә икән, ә читкә чыгып булмый, чөнки ак кар астында кышын да катмый торган сазлык дерелдәп ята... Тирә-якта кәрлә куаклар, бераз калкурак урыннарда – сыек кына катнаш урман, ә инде сазлыкларда берни үсми, алар биредә “топка” дип атала, ягъни, төпсез сазлык...

Себернең үз сәерлекләре һәм матурлыклары бар – монда кышын да катмый торган мәңгелек сазлыклар, шул сазлыклар арасына энҗе бөртекләре кебек сибелеп киткән төпсез күлләр, Тубыл, Иртыш, Тара, Тура, Обь кебек тирән елгалар һәм, әлбәттә, йөз еллык карагайлары, эрбет агачлары белән шаулап утырган кара урманнар... Төмән өлкәсендә генә дә сазлыклар 2 миллион 370 мең гектар җирне били, бу үзе бер Европа иле зурлыгындагы мәйдан, дигән сүз. Һәм шушы сазлыкларда яшәүчеләрнең 95 проценты – татарлар, алар 19 авылда көн күрәләр. Әлбәттә, “көн күрү” дигән сүзебез тартып-сузып кына, чөнки 21 гасырда да газы, суы, даими электр энергиясе булмаган урыннарда яшәүне “җан асрау”, дип кенә әйтергә мөмкин.

Лайтамак авылы безне күз камаштырырлык ап-ак карлары, авыл башыннан ук шаулап утырган урманнары, елга ярларын тау итеп чана шуган татар балаларының күңелле чыр-чуы белән каршы алды. Халык үзенең сазлык эчендә яшәвенә ияләнгән, һәр ел фасылыннан үзенчә файдаланырга өйрәнгән, һәм гасырлар буе ничек яшәсә, шулай гомер итеп ята иде. Авылда 171 хуҗалыкта 568 кеше яши булып чыкты, 120 укучылык урта мәктәп, балалар бакчасы, медпукт, клуб бар, мәчет төзелеп ята. Лайтамак – саф татар авылы, халыкның әйтүе буенча, биредә чукындыру булмаган, мөгаен, саз арасыннан таба алмаганнардыр. Халыкның төп шөгыле – балыкчылык, аучылык, гөмбә-җиләк, мүк җиләге җыеп сату; элек утрау кебек калку җирләрдә иген кырлары булган, хәзер инде аларны урман баскан. Әлбәттә, һәркем өендә мал тота, халыкның үз азыгы үзенә җитә.

Алайса, сазлыкта яшәгән татар авылының бер проблемасы да юк икән диярсез. Алар бар, әлбәттә, һәм шактый. Авылга юл юклыгын әйттек инде. Очкыч бәясе кыйммәт булгач, халык җәйләрен су юлын үз иткән, көймәләр белән елгадан-елгага күчеп, кирәк җирләренә барып җитәләр. Су юлы – бик борынгыдан калган юл, елга юк җирдә халык үзе канаулар казып, күлләрне тоташтырган, шулар аша дөнья белән элемтә тоткан.

Авылның икенче зур проблемасы – эчәргә чиста су юк. Халык Лаймы елгасы суын эчә, кышларын аның бозын әрдәнә итеп чабып өя, җәйләрен дә салам астында күләгәдә яткан шул бозны эретеп эчәләр. Кое казысаң, аңа саз суы чыга, ә ул эчәргә яраклы түгел. 

Лайтамакның өченче зур проблемасы – даими электр уты булмау, ягъни электр энергиясе җирле дизельләр тарафыннан кичке дүрттән соң, берничә сәгатькә генә бирелә. Шуңа күрә кешеләр суыткычлар тотмый, телевизор да берничә сәгать кенә эшләп ала. Табигый газ юк та юк инде, кешеләр йөз ел электәге кебек, утын яга. Шушындый хәлдә булып та, авыл халкына үзләренең сазлыкта яшәүләрен исбатлау авыр. Шунлыктан, өлкәнең саз авыллары программасына керү дә проблемалы булып тора. Җирле үзидарәдә очрашу вакытында авыл халкы безгә менә шуларны сөйләде, моңа өстәп, күп кешеләр хезмәт ветераны статусы ала алмыйлар икән, ул хакта да әйттеләр.

Безнең белән Лайтамакка Тубыл районы депутаты Сулкарнаев Таип әфәнде Хисраушир улы да барган иде, социаль мәсьәләләр буенча сорауларга җавапны ул бирде. Үзе дә “Сибнефтепровод” оешмасында җитәкчелектә эшләгән Таип әфәнде бу проблемаларны белә һәм күптән инде аларны хәл итү юлларын эзли икән. Аның фикеренчә, биредән 40 чакырым гына ераклыкта үткән газ трубалары һәм электр линияләре аша Лайтамакка да газ һәм электр уты уздырырга мөмкин икән. Ул инде бу хакта район хакимияте каршында сүз кузгатып караган. Димәк, хәл алай ук өметсез түгел, бу мәсьәләләрне ничек тә өлкә программасына кертергә һәм район хакимияте ярдәмендә ахыргача җиткерергә кирәк. Югыйсә, авыл башыннан гына бөтен Европага Себер газы һәм нефте үтә, ә җирле халык һаман утын яга һәм чыра яктысында тормыш итә! Безнең белән Тубылдан Лайтамакка килгән “Мирас” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова да халыкка социаль проблемаларны, бигрәк тә, ветеранлык статусы мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм күрсәтәчәген әйтте. 

Әмма авылда, социаль проблемалардан тыш, әхлакый мәсьәләләр дә шактый булып чыкты. Шуның иң авыры – эчкечелек, үтерешләр, үз-үзеңә кул салулар икән. Аучылар булгач, һәр ир-атта диярлек утлы корал, бер бәхәс килеп чыкса, мылтыкка ябышалар икән, шуңа күрә авылда атасыз ятим балалар шактый. Эчкән баштан асылынып үлүчеләр артканнан-арта баруын да әйттеләр. Узган җәйдә ата-анасының туктаусыз эчүенә түзә алмыйча 14 яшьлек малай асылынып үлгән. Ул өч көн чардакта асылынып торган, исерек ата-анасы белмәгән дә, балага җеназа укып күмәргә мулла үзе дә исерек булган, абыстай җеназа укырга мәҗбүр булган...

Бер караганда, зур дөньядан читтә торган, сазлыкта изоляциядә утырган бу татар авылына кайдан килгән мондый замана чирләре? Моңа да җавап бик өстә ята – динсезлек шушы хәлгә китереп җиткергән авыл халкын, иман зәгыйфьлек кешеләрне яңадан хайванга әйләндерергә мөмкин икән. Биредә дин элек тә шактый йомшак булган, халыкның бер өлеше мәҗүсилектә яшәп, курчакларга табынучылар да булган, диләр. Әмма мәчет тә булган бит! Биредә мулла вазифасын үтәгән Хәнәфи Барсуковны 1938 елны Тубыл НКВДсы атып үтерә, ә мәчетне кызыл комиссарлар җимереп ташлыйлар. Авыл ярты гасырдан артык мәчетсез торган... Һәм хәзер дә мәчетсез.

Дөрес, Лайтамак уртасында төзелеп бетмәгән мәчет тора, аны атып үтерелгән Хәнәфи мулланың оныгы Шәрифә ханым Бабаева салдыра башлаган. Ул Тубылдагы өч бүлмәле квартирасын сатып, туган авылына кайткан булган, балаларга дин сабагы укыта башлаган, туганнары һәм авыл халкы ярдәме белән мәчетне түбәсенә хәтле күтәргән... Һәм авылдан китеп барган. Сәбәбе – үзәккә үтә торган сүз, гайбәт, нахак ялу булырга тиеш, ягъни, шайтан бу авылны үз кулыннан ычкындырырга теләмәгән. Күрше татар авылларында да шушы ук хәл икән, кереп кунарга эчмәгән гаилә табып булмавын әйттеләр. 

Менә шундый хәлләр, җәмәгать! Миңа моны саз авылларындагы өметсезлек, даими чолганышта яшәү, чикләнгәнлек нәтиҗәсе дип тә аңлатырга тырыштылар. Бәлки шулайдыр да, әмма сазлыктан чыгу юлы үз-үзеңне үтерүдә түгел бит!

Югыйсә, авыл шулкадәр матур урынга урнашкан, урман дисәң – урманы, елга дисәң – елгасы бар, ул күлләрдә нинди генә балыклар юк,  мүк җиләге, гөмбәне җыеп бетерерлек түгел, диләр! Телләре дә бик саф, татарча, бозылмаган, җырлап тора. Җырлап, дигәннән, татар халкының иң борынгы дастаннары шушы авылда язылып алынган бит! “Сәйфелмөлек”, “Бүри хан”, “Алпамша”, “Йиртөшлек” кебек хан заманнардан калган дастаннарны галимәбез Флора ханым Әхмәтова-Урманче әле 1972 елда ук шушы Лайтамак авылы халкыннан язып алган иде.
         
                             Бүри хан, әй Бүри хан,
                             Тастарында татлы хан.
                             Халаек өчен әүвәрә булды,
                             Шәһит үлде Бүри хан.

                             Мөселманнар мең кеше,
                             Кафырлар сансыз кеше.
                             Мөселманнар шәһит булды,
                             Ул һәм Ходаның эше.

Милли хәтерендә мөселманнарның һәм кяферләрнең сугышларын истә тоткан Лайтамак авылы шул чорларны да күргән, димәк. Шул ук вакытта Алыплар турында иң борынгы дастаннарның шушы авылдан язып алынуын да онытмаска кирәк. Аларда да сүз хан заманнары турында бара, төп каһарманнар да хан балалары, Алыплар, пәвлеваннар. Бу дастаннарда антик шагыйрь Гомерның “Одиссея” поэмасы мотивлары бар. Димәк, себер татарларының үз Титан-Алыплары, үз борынгы мәдәниятлары, дөньяга үз карашлары булган. 

Лайтамак авылына бәйле Алыплар турында яңа риваятьләрне мин моннан берничә ел элек Тубыл шәһәрендә Арыслангәрәй абый Арангуловтан да ишеткән идем. Ул миңа Еләк Алып һәм Мәңкер белән Нәкер Алыплар турында риваятьләр сөйләгән иде. Еләк Алып шушы Лайтамак авылында яшәгән, имеш, ул атасыз булган, әнисе аны җиләк ашагач тапкан. Ул бик озак йоклый торган булган. Лайтамак авылы халкы аны яу килгәндә уята торган булган. Ә Мәңкер белән Нәкер Алыпларлар елга тамагында ятканнар, алар чирү иштәкләре белән сугышканнар, авылны саклаганнар, аларның каберләре әле дә Ләнце авылы янында икән, борынгы шәҗәрәләрдә аларның исемнәре Зәңгир һәм Мәңгир бабайлар, дип күрсәтелгән.  

Шулай ук авылдан ерак түгел Олы бәй белән Кече бәй исемле Алыплар ук атышып уйнаганнар, тау башына йомырка утыртып, бер чакырымнан аңа ата һәм тидерә торган булганнар. Күрше Янкүтүм авылында да шундый пәвлеван батыр яшәгән, имеш, урыс гаскәре килгәнен белеп, аны уятканнар һәм ул яуда җиңеп, елга яры буена урысларның башларын тезеп чыккан. Халык әле дә менә шундый легендалар һәм риваятьләр сөйли, зур гәүдәле Алыплардан тыш, биредә карсак буйлы кәрлә кешеләр яшәгәнлеген дә әйтәләр. Имеш, алары “сыпыр” дип аталган һәм себер татарлары шулардан башланган икән...

Борынгы шәҗәрәләрдән күренгәнчә, моннан 900-600 еллар элек Себергә ислам динен кертергә килгәч үлеп шәһит киткән дөнья мөселманнарының, сәид һәм шәехләрнең кайберләре бу тирәләрдә дә күмелгән. Әйтик, бу язмаларда Лайтамак авылында Иләкалып батыр зираты булганлыгы, күрше Янкүтүмдә – Иләктора, Бабасир, Тәпкенбашта – Моңгы бәй әүлия кабере, күлләр буенда билгесез астаналар булганлыгы әйтелә. Кыскасы, бу тирәләрдә ислам дине өчен зур сугышлар барган, күп мөселманнар шәһит киткән, бу җирләр изгеләр каны белән сугарылган... Шуңа күрә монда динсезлек берничек тә кичерелми, дин өчен ерак Себер илендә шәһит киткән изгеләр биредәге татарлардан дога өмет итеп яталар, бу якларга иминлек һәм бәрәкәт яңадан ислам дине белән генә киләчәк. Ә хәзергә авыл уртасындагы  манарасыз ятим мәчет ак кар эчедә бер ялгызы утыра...

Әйе, хәзер Себер урманнарында Алыплар да, кәрләләр дә юк инде, ислам дине өчен җиһадка чыккан сәид-шәехләр дә юк, шушы риваятьләрне хәтерләрендә саклаучы саз татарлары гына бар. Тарихлары Алып кешеләрдән, ханнардан башланган себер татарлары аракы сазлыгына батып, харап булмаслар, иншаллаһ, чөнки авылда әле милли интеллигенция, укытучылар, эшмәкәрләр, җирле хакимият бар, алар тормышны алып бара. Гөрләп мәктәпләре эшләп тора, анда татар теле дә укытыла, бик кызыклы музейлары бар, анда агач кайрысыннан ясалган зур-зур савытларны, балык тоту җайланмаларын, суккан капчыкларны, борынгы тимер җамаякларны күреп, үзеңне Алыплар заманына килеп эләккән кебек хис итәсең. Лайтамак авылы, әлбәттә, табигать музее булырлык, изоляциядә  милли, этнографик үзенчәлекләрен саклап калган татар авылы, бәлки аны алга таба шушы юнәлештә үстерергә кирәктер. Эчкечелек булмаса, бирегә теләсә нинди туристларны алып килеп күрсәтергә була.

Лайтамак авылыннан бүгенгесе көндә дә талант ияләре чыгып торуын әйтеп үтәргә кирәк. Әйтик, Тубыл шәһәрендә яшәүче, халык арасында “Себер сандугачы” дип йөртелгән атказанган җырчы Зәкинә ханым Арангулова шушы Лайтамак авылында туып-үскән. Шулай ук бу авылдан җирле шагыйрәләр Фәрзәнә Барсукова, Галия Абайдуллина чыккан, шагыйрь Гали Җәлилов биредә эшләгән. Авыл үзенең Россия күләмендә танылган чаңгычылары белән дә данлыклы. Димәк, саз арасында яшәргә мәҗбүр булса да, бу авылда әле рух сүнмәгән, яшәү дәрте бар, милли хисләр ургып тора. Бары тик әхлакны төзәтергә, иманга кайтып, ныклы татар тәртибе белән яши башларга кирәк. Башкача мөмкин түгел, чөнки каһарман Алыплар яшәгән, сәид-шәехләр күмелгән, хан заманнардан сакланып килгән авыл бит ул – Лайтамак! 

Тарихларга кергән Әримҗан

Тубылдан ерак түгел төньяк тарафта, Иртыш елгасының түбән агымында зур гына бер татар авылы бар – Түбән Әримҗан дип атала. Аннан ерак түгел Югары Әримҗан дигәне дә бар, анысында инде урыслар яши, заманында биредә атаклы галим, химик Дмитрий Менделеевның әнисе ягыннан бабалары туган булган. Урысларның татар исемен йөрткән авылда яшәвен елга исеме белән аңлаталар, имеш, Әримҗан елгасының югары өлешендә – Югары Әримҗан, Түбән өлешендә – Түбән Әримҗан урнашкан икән. Әмма урыслар үз авылларына теләсә нинди башка исем бирә алалар иде бит, телләрен сындыра-сындыра нигә аларга татар исемен йөрткән елга сүзен үз авылларына кушарга иде? Монда сәбәп башкада, әлбәттә, һәм монда вакыйгалар чукындыру чорларына барып тоташа.

Тарихта башта бер генә Әримҗан булган – татар Әримҗаны һәм без хәзер шунда барабыз. Мин тарихи китаплардан бу авыл турында шактый укыганым бар иде, шуңа күрә бу очрашуны дулкынланып көттем. Әримҗан турында беренче хәбәрләрем узган гасыр башы галиме Николай Катанов хезмәтләре аша булды. Ул исә борынгы шәҗәрәләргә таянып, биредә ислам миссионерлары күмелгән булуын язган иде. Ягъни, моннан 900-600 еллар элек  ислам динен тарату өчен бөтен дөньядан иң тәкъва һәм иң тәвәккәл мөселманнар Себергә килә, аларның күпчелеге дин өчен изге сугышларда бу якларда үлеп кала. Борынгы шәҗәрәләрдән күренгәнчә, Әримҗанда Искәндәр углы Даут бабай зираты бар. Ул имам Хөсәеннең оныгы диелгән, ул бик данлыклы шәех булган. Җирле халык телендә “астана” дип йөртелгән бу каберлекләр шәҗәрә хуҗалары тарафыннан карап торыла икән.

Омскида яшәүче тарихчы-галим Н.Томилов бу тирәдә “Иримҗан” яки “Илимҗан” дип аталган татар шәһәре булганлыгын яза: “...известны такие городки и селения  тобольских татар XVI в. ...по Иртышу, ниже Искера – Атиков городок (Заостровные юрты), городки Аремзянские (Иримчан, Илимчан), Тургайский, Демьянский, а также Насбалак, Крянчи, Караче и др.” (Тюркоязычное население Западно-Сибирской равнины в конце XVI – первой четверти XIX вв.”) Ягъни, Әримҗан исеме Галимҗаннан алынган булырга мөмкин, чөнки себер татарлары да, мишәрләр кебек,  сүз башындагы “г” авазын төшереп калдыралар, “җ”не “ч” белән алыштыралар. Бу исә Әримҗанда заманында бик зур гыйлем ияләре яшәгәнлеккә ишарә ясый. 

Себер ханлыгы чорында исә Әримҗан татар дәүләтенең бер хәрби кәлгәсе булган, Ермак бандитлары белән сугышканда зур батырлыклар күрсәткән. Бу хакта урыс елъязмалары да, тарихчылар Г. Миллер, Һади Атласи һәм башкалар да яза. Һади Атласи үзенең “Себер тарихы” дип аталган хезмәтендә: “Аримдзянка елгасына чаклы булган татарлар казакларга әүвәлдән үк итагатьтә булганлыклары өчен, алар илә казаклар орышмадылар. Ләкин ул елганың тамагындагы кечкенә бер шәһәрчектәге татарлар казакларга бик нык карышып, алар илә сугыштылар. Шунлыктан Богдан ул шәһәрне көч белән яулап алды. Киләчәк сәфәрдә карышучыларга гыйбрәт булсын өчен ул, шәһәрдә казакларга баш бирмәскә өндәгән башлыкларны җыеп, барысын да аякларыннан астырды. Шуннан соң калган кешеләрне тугры булучылыкка канланган кылыч үбү илә ямин иттереп, һәрбер кешегә ясак салды”. (Һади Атласи. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы. – Казан, 1993, 94-95 битләр.)

Минем үземнең “Күчем хан” дип аталган тарихи романымда да Әримҗан өчен барган сугышка шактый урын бирелгән иде:
“Кышкы Иртыш буйлап төшеп, беренче зур каршылыкны казаклар Әримҗан татар шәһәрендә очраттылар. Борынгы затлы татар нәселләре, зур байлары, укымышлы шәехләре белән аерылып торган Әримҗан шәһәре казакларга нык каршылык күрсәтте, беркем дә җиңелергә дә, бирелергә дә уйламады. Кирмәнгә кереп бикләнгән татар сугышчылары көне буе дошманга каршы тордылар, әмма баштан аяк утлы корал белән коралланган казакларны җиңә алмадылар. Казаклар кирмәнгә көч белән бәреп кергәннән соң, әсир төшкән татарларга карата ерткычлыклар күрсәтә башладылар.

Башта атаман Никита Пан иң каты сугышкан мәргәннәрне сайлап алды һәм аларны аякларыннан асып куярга кушты. Кышкы салкында асылынып торган татарларга казаклар төрле яктан ук ата башладылар, үлмәгәннәренең башларын кылыч белән чабып өзделәр. Бу хәлләрне күреп коты чыккан халык Ермакка буйсынырга ризалашты, әмма тәре үбүдән баш тартты. Казак атаманы әле кан тамчылары да кибеп өлгермәгән кылычын татарларның борын төбенә төртте, коллыкка кылыч үбеп ант итәргә боерды.

- Тәре үбәсегез килми икән, кылыч үбегез, басурманнар, югыйсә, ул кылыч үзе башыгыздан үбәчәк! – дип кычкырды ул, ак кар өстенә тезләнгән халыкка. 

Әле генә туганнарының, аталарының, балаларының башын кискән канлы кылычны күпләр үпмәде һәм аларның да башлары ак кар өстенә тәгәрәде...
Затлы Әримҗан каласы шулай итеп утка тотылды, бар малы талап алынды, исән калганнарны көчләп чукындырулар башланды...” (Фәүзия Бәйрәмова. Күчем хан. – Казан, 2007, 103-104 битләр)

Авылның бер өлеше Ермак чорында көчләп чукындырылган булса, бер өлеше 18 гасырда чукындырылган һәм икенче урынга күчерелгән булырга тиеш. Тарихтан билгеле булганча, 18 гасырда Себердә җирле халыкны көчләп христиан диненә кертү дәүләт дәрәҗәсендә алып барыла һәм бик рәхимсез, мәкерле төс ала. Петр I дән башланган бу явыз сәясәт тәхеткә Екатерина II килгәнче дәвам итә, төньякта яшәүче күпчелек халыклар, вогул-остяклар, кыргыз-кайсаклар, калмык-башкортлар һәм себер татарларының бер өлеше чукындырылып кына калмый, урыс милләтенә дә әйләнә. 

Чукындырылган “инородец”ларны милли мохитләреннән аеру өчен, башта аларны икенче урынга күчерәләр, соңрак исә чукынганнарны түгел, чукынмаганнарны үз авылларыннан башка җиргә куып җибәрә башлыйлар. Патшабикә Анна Ионовнаның 1740 ел 11 сентябрь указында яңа чукынганнарны урыс арасына күчереп утырту, алар өчен Саратов белән Царицын арасында аерым бистәләр салу турында сүз бара. Чукындырылган себер татарларын исә алай ерак җибәреп тормыйлар, елганың бер башыннан икенче башына гына күчерәләр. Менә шушы вакытта, ягъни, 18 гасырның уртасында Әримҗан исемен йөрткән икенче бер авыл – Югары Әримҗан барлыкка килгән булырга тиеш. 

Тубыл шәһәрендә яшәүче тарих фәннәре докторы Вячеслав Софронов үзенең “Село Верхние Аремзяне” дигән мәкаләсендә моның шулай икәнлеген раслый да: “С татарского языка Аремзяны можно перевести от производного Гарифзян, что значит, “грамотный” или “мудрый” хан, - дип яза ул. – Вспомните мусульманское имя Гариф. И уже русские жители переиначили Гарифзян в Аремзян на свой манер. Основона село Верхние Аремзяны, судя по документам, около 1750 года.” (Тобольский хронограф. – Омск, 1993, стр. 109.) Ягъни, 18 гасыр урталарында татар Әримҗаныннан аерылып чыккан чукынган татарлар авылы – Югары Әримҗан барлыкка килә һәм алар еллар үтү белән үз диннәрен генә түгел, телләрен, татарча исемнәрен, нәсел фамилияләрен  дә югалталар... 

Инде әйтеп үткәнебезчә, галим Дмитрий Менделеевның әнисе ягыннан нәселе шушы Югары Әримҗан авылына барып тоташа. Аның әнисе Мария Дмитриевна Корнильева байлар нәселеннән була, алар Югары Әримҗан авылында пыяла һәм кәгазь фабрикалары тоталар, сәүдә итәләр. Дмитрий Менделеев Тубыл шәһәрендә туса да, аның балалык еллары Югары Әримҗан авылында үтә, ул яшьтән тол калган әнисенең беренче ярдәмчесенә әйләнә. Менделеевның татар нәселеннән булуы турында аның туганнан-туган сеңелесе Н.Губкина болай дип язып калдыра:

“По семейным преданиям один из прадедов Дмитрия Ивановича был женат по страстной любви на красавице киргизке или татарке; он так любил ее, что когда она умерла, то и он умер с горя. Так что в чисто великорусскую кровь Корнильевых вошла струя крови монгольского племени. Некоторые потомки их имеют даже что-то восточное в типе, хотя у Дмитрия Ивановича этого не было, разве немного высокие скулы и разрез глаз.” (Памяти Дмитрия Ивановича Менделеева. Семейная хроника в письмах. – Петербург, 1908, стр.3)

Омски өлкәсендә дә татарлар яши...

Әйе, Омски өлкәсендә дә татарлар яши, себер татарларының иң борынгылары шул якларда көн итә. Югыйсә, себер татарлары дигәндә, Төмән-Тубылны гына күздә тоталар, ә алар Омски, Томски, Новосибирски өлкәләренә таралып яши, хәтта Кемерово, Курган, Красноярски өлкәләрендә дә себер татарларын очратырга мөмкин бит! Менә мин дә хәзер Тубылны вакытлыча калдырып, себер татарларының иң борынгы, меңәр еллык авыллары урнашкан якларга – Омски өлкәсенә юл тотам. Мин эзләнүләр алып бара торган Габдрәшит Ибраһимов та шул яклардан бит, Омскидан 300 чакырым төньякка урнашкан Тара шәһәреннән, шул тирәдәге бер авыл мәдрәсәсендә белем алган. Бу юлы да максатым – Омски архивында эзләнүләр алып бару, Омски һәм Тара шәһәрендә милләттәшләр белән очрашу, татар авылларында булу. Поезд ак карга баткан кышкы урманнар буйлап кыйблага таба чаба, Ишим тирәләрендә инде карсыз далалар башлана...

Омски өлкәсе табигатьнең бик чуар урынына урнашкан: көньягында – кыпчак-казах далалары, төньягында – тайга, кару урман, ханты-мансы биләмәләре, көнчыгышта – Томски һәм Новосибирски өлкәләре, көнбатышта – Тубыл-Төмән җирләре. Төньяк-көнбатышта өлкәнең 25 процент җирләрен сазлыклар биләп торса, төньяк-көнчыгышта урманнар шаулый, ә көньякта исә – дала, дала, дала...

Зур сулардан исә Иртыш, Тара, Ишим, Омь елгалары өлкәне кисеп үтә. Һәм шушы зур су буйларына таралып, кара урманнарга сыенып, сазлыкларга сырышып, татарлар яшәп ята. Омски өлкәсендә алар әллә ни күп тә түгел кебек – 50 мең чамасы, алар 66 татар авылында һәм өлкәнең барлык шәһәрләрендә дә яшиләр. Татарлар күбрәк төньякта – Усть-Ишим, Тевриз, Тара, Большеречински районнарында яши, алар Муромцево, Знаменски, Колосовка районнарында да шактый. Шунысын да әйтергә кирәк, бу төбәкләр - бик борынгы яклар, биредә таш гасыр чорларыннан калган торак урыннары табылган, себер татарлырының беренче дәүләтләре дә шушы якларда корылган һәм беренче башкалалары да хәзерге Усть-Ишим шәһәре тирәсендә булган - Кызыл-Тора дип аталган.

Минем Омски өлкәсенә беренче генә килүем түгел инде, шушы календарь ел эчендә өченче сәфәрем. Беренче тапкыр мин бирегә узган елның апрелендә, Габдрәшит Ибраһимовның 150 еллык юбилеен уздырырга килгән идем. Омски һәм Тара шәһәрләрендә халык белән очрашулар уздырдым. Икенче тапкыр исә Тевриз шәһәрендә уздырылган өлкә Сабантуенда катнаштым, 580 еллык Яланкүл авылында Хәтер көнендә, тагы берничә татар авылында булдым. Бу юлы менә тагы архив һәм авылларга барырга ниятләп юлга чыктым, чөнки барган саен яңа нәрсәләр ачыла, яңа кешеләр белән танышасың, яңа планнар корып кайтасың.

Фәүзия Бәйрәмова

Фикерләр
Фикерегезне язып калдырыгыз
Исем*:
E-mail:
Текст*:
Код:
Рәсемдәге текстны языгыз.

Хронограф

09.02.2010

[] Халыкара теш табибы көне

[] Сәфәр аеның 25 нче көне

Архив

ХӘБӘРЛӘР

08.02.2010 17:10

Бу көннәрдә «Татарстан Республикасы: бүгенге тарих. Вакыйгалар. Комментарийлар. Бәяләмәләр» дигән китап дөнья күрде. Аның авторлары - ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән журналист Любовь Агеева

08.02.2010 16:41

Узган ялларда Казан урамнарыннан 6,5 мең тонна кар чыгарылган. Бозлавыклы урыннарга 800 тонна ком һәм тоз катнашмасы сибелгән

08.02.2010 15:17

Казандагы барлык тукталышлар да кардан чистартылды. Хәзерге вакытта тукталыш мәйданында һәм җәяүлеләр юлында боз вату эше башкарыла

08.02.2010 14:30

15 февральдә Татарстанның Милли музеенда Җәлил укулары кысаларында эзтабар язучы Рафаэль Мостафинның «Репрессияләнгән татар әдипләре» дигән китабын тәкъдир итү булачак

08.02.2010 13:27

Казан мэры Илсур Метшин социаль ипотека йортларын төзү урыннарында web-камералар урнаштырырга әмер бирде. «Алар ярдәмендә без социаль ипотека йортларының ничек төзелүен, иртәнге сәгать 7дә эш урынында ничә эшче булуын күзәтеп торачакбыз», - дип белдерде Илсур Метшин Казан мэриясендә узган эшлекле киңәшмәдә

08.02.2010 13:19

2010 елда Татарстанның Лениногорск районында "Татсталь" электр-металлургия заводы төзелә башлаячак. Аны 2013 елга кадәр кулланышка тапшыру карала

08.02.2010 12:37

9-10 февраль көнне Казанда «Иранда ислам революциясе: цивилизация феномены Һәм аның перспективалары» дип исемләнгән Халыкара фәнни конференция узачак

08.02.2010 12:33

Бүген илдә Россия фәне көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнаханов Татарстан галимнәрен бәйрәме белән тәбрикләде

Башка хәбәрләр