Вакыйгалар. Фикерләр. Хәбәрләр

ӘҢГӘМӘ 

Борис Пантелев: «БДИны туган телдә тапшыру турындагы таләпләр законлы»

Борис Пантелев: «БДИны туган телдә тапшыру турындагы таләпләр законлы»

Борис Пантелеев: «Требования сдачи ЕГЭ на родном языке правомерны» (02.02.2010 14:50)

Бердәм дәүләт имтиханын фәкать рус телендә генә тапшырырга мөмкин булуы татар җәмәгатьчелегендә зур ризасызлык уятты. Алар фикеренчә, 11 ел дәвамында татарча белем алган бала чыгарылыш аттестациясен дә туган телдә үтәргә хокуклы. Казанда урнашкан 2 нче санлы гимназия укучысының ата-анасы барлык ата-аналар исеменнән татар балалары мәнфәгатьләрен яклау ниятеннән Россиянең Югары судына да мөрәҗәгать иткән иде. Суд РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 262нче боерыгының БДИны бары тик рус телендә генә тапшырырга рөхсәт итүче 5 пунктын үзгәртүдән баш тартса да, бу мәсьәлә буенча бәхәсләр әле бүген дә дәвам итә. Проблеманың чишелеше табылмагач, ул халыкара инстанцияләргә җиткерелде. Шушы араларда гына Страсбургтагы Европа суды бу бәхәсне карарга әзерлеген белдерде. Әлеге эш ни рәвешле каралачагы һәм аның үзенчәлекле яклары турында без Страсбург судында Казан гимназиясе укучысы мәнфәгатьләрен якларга алынган кеше – юридик фәннәр кандидаты, юстиция киңәшчесе, "Кеше һәм канун" ("Человек и закон") хокукый мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе, татар ПЕН клубының хокукчысы Борис Николаевич Пантелеев белән сөйләштек.

Башка әңгәмәләр

Архив 

 

 

Интерактив 
{Интервью}
Интерактив 
Казанда Diskoteka FORUM узачак

Казанда Diskoteka FORUM узачак

В Казани пройдет Diskoteka FORUM (28.01.2010 19:51)

10 февральдә Казанның “Крылья” төнге клубында яңа татар дискотекасы - Diskoteka FORUM узачак. Дискотеканың темасы – “Гашыйклар төне”. Бу Гашыйклар төнендә ИлГәрәй, Миләүшә Сафина, Илназ Гарипов, “Хат” төркеме, Сәйяр&Инсаф дуэты, “Libertas” төркеме чыгыш ясар дип көтелә.

Башка язмалар

Төмәндә «Себер йолдызы»н сайладылар

29.04.2008 16:08

25 апрель көнне Төмәндә «Себер йолдызы» өлкә бәйгесенең финал өлеше узды. Шәһәрнең «Железнодорожник» мәдәният йортында 19 татар кызы Төмән өлкәсенең иң гүзәл татар кызы исеме өчен көрәште.

Хәер, аларга финалга чыгу өчен генә дә шактый көч сарыф итәргә туры килде. Чөнки бәйгенең февральдә үткән беренче сайлап алу өлешенә өлкәнең төрле төбәкләреннән 60тан артык кыз җыелган иде. Алар татарча белүләрен, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Кызлар татарча җырлады, биеде, шигырьләр сөйләде. Март аенда исә «Себер йолдызы» бәйгесенең финал өлешенә сайлап алулар узды. Монда инде шартлар да кырысрак, бәйгеләр дә катлаулырак булды. Мәсәлән, конкурсантларга заманча татар кызы образын тудырырга кирәк иде. Нәтиҗәдә, Төмән, Тобольски шәһәрләре, Ялутор, Түбән Тавда, Төмән районнарыннан 21 татар кызы финалга чыкты. Алар ике ай дәвамында бәйгегә әзерләнде, бию, сәхнә осталыгы, матур, дөрес итү киенү буенча мастер-классларга йөрде.

 


Башка гүзәллек бәйгеләрендә кебек үк, «Себер йолдызы»нда да кызлар үз-үзләрен сәхнәдә матур итеп тота белергә, милли киемдә һәм затлы күлмәктә чыгыш ясарга, иҗади бәйгедә катнашырга, бии белергә тиеш. Ләкин калганнардан аермалы буларак, монда, татар кызларының тыйнаклыгын истә тотып, сәхнәдә купальникларда йөрү юк. Хәер, әлеге бәйгесез дә кызларга шактый осталык күрсәтергә туры килә. Беренче булып конкурсантлар бергәләшеп татарча бию башкара. Аннары алар үзләрен тәкъдим итә. Моның өчен кызларга оештыручылар видеоролик төшереп килергә дә куша. 25 секундлык кына шушы фильмда, барлык катнашучылар да үзләре белән бик кызыклы һәм эчтәлекле итеп таныштыра алды, дип сөйләде «Себер йолдызы» проекты җитәкчесе Алсу Тушакова. Бәйгенең өченче өлешендә кызлар үзләренең иҗади осталыклары белән таныштырган. Монда татарча җырлау, бию, шигырьләр сөйләү белән беррәттән, киемнәр коллекциясен күрсәтү, хәтта чәчәкләрдән ясалган Татарстан гербын тәкъдим итү дә булган.

Шуңа да, Төмән өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитеты  җитәкчесе Ринат Насыров җитәкчелегендәге жюри әгъзаларына шактый кыенга туры килгәндер. Озак кына киңәшләшкәннән соң алар «Себер йолдызы» исеменә Наилә Богапова лаек дигән карар чыгарды. Икенче урынны исә Иләнә Садыкова яулады. «Татар кызы» исемен бәйгедә Флера Шәйхетдинова алды. Тамашачылар бүләгенә Эльмира Садыкова лаек булды. Иҗади конкурс җиңүчесе дип Лилия Демьянова билгеләнде. «Мисс фото» исемен Альмира Хананова яулады. Ә интернет кулланучылары исә үзләренә хуш килгән кызны компютер ярдәмендә сайлый алды. Алар үз тавышларының күпчелеген Гөлфия Халитовага бирде.

 


Җиңүчеләргә шактый саллы бүләкләр дә тапшырылган. Мәсәлән, «Себер йолдызы» Наилә Богаповага машина бирделәр. Бүләкләр алу, бәйгене үткәрү, оештыруга җирле эшмәкәрләр булышлык күрсәткән. Бәйгене исә Төмән өлкәсе татарлары конгрессы оештырган. «Себер йолдызы» конкурсы яшьләр арасында милләтебезгә, ана телебезгә мәхәббәт, милли горурлык хисләрен уяту максатында үткәрелә.

Гөлназ Гыйлфанова

Фикерләр
15.01.2009 09:01 Руфилька
САМЫЕ КРАСИВЫЕ ДЕВУШКИ ЖИВУТ В НАШЕЙ ТЮМЕНСКОЙ ОБЛАСТИ
05.05.2008 11:05 Наил
Татарлар шундый бит инде алар, араларында ниндилэре генэ юк ))
05.05.2008 10:05 Мохим тугел
Кызлары япония, кытай, корея якларына тарта... татар кызларына бер дэ ошамаганнар(
04.05.2008 04:05 Былтыр
Лилия, милли купальник нигә әле тыйнаксызлык күренеше булырга тиеш? )) бәлкем ул мөселманнарның купальниклары кебек. бөтен тәнне каплый торган.. ))
04.05.2008 04:05 Лилия
Курэсен, Себер якларындагы татар кызлары милли купальникларны да тыйнак дип санамый :-)
30.04.2008 12:04 Былтыр
телевизордан бу конкурс турында бераз күрсәткәннәр иде. кызлар милли купальникларда чыкмаганнар микән? )) ансын белеп булмады. Биредә дә язмаганар ичмасам. Кызык бит.. ))
30.04.2008 12:04 Лилия
"Ләкин калганнардан аермалы буларак, монда, татар кызларының тыйнаклыгын истә тотып, сәхнәдә купальникларда йөрү юк". Игътибарлырак укырга кирэк, Былтыр ;-)
30.04.2008 11:04 Марат
Матур кызлар икэн Себердэ )))
Фикерегезне язып калдырыгыз
Исем*:
E-mail:
Текст*:
Код:
Рәсемдәге текстны языгыз.

Хронограф

09.02.2010

[] Халыкара теш табибы көне

[] Сәфәр аеның 25 нче көне

Архив

ХӘБӘРЛӘР

08.02.2010 17:10

Бу көннәрдә «Татарстан Республикасы: бүгенге тарих. Вакыйгалар. Комментарийлар. Бәяләмәләр» дигән китап дөнья күрде. Аның авторлары - ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән журналист Любовь Агеева

08.02.2010 16:41

Узган ялларда Казан урамнарыннан 6,5 мең тонна кар чыгарылган. Бозлавыклы урыннарга 800 тонна ком һәм тоз катнашмасы сибелгән

08.02.2010 15:17

Казандагы барлык тукталышлар да кардан чистартылды. Хәзерге вакытта тукталыш мәйданында һәм җәяүлеләр юлында боз вату эше башкарыла

08.02.2010 14:30

15 февральдә Татарстанның Милли музеенда Җәлил укулары кысаларында эзтабар язучы Рафаэль Мостафинның «Репрессияләнгән татар әдипләре» дигән китабын тәкъдир итү булачак

08.02.2010 13:27

Казан мэры Илсур Метшин социаль ипотека йортларын төзү урыннарында web-камералар урнаштырырга әмер бирде. «Алар ярдәмендә без социаль ипотека йортларының ничек төзелүен, иртәнге сәгать 7дә эш урынында ничә эшче булуын күзәтеп торачакбыз», - дип белдерде Илсур Метшин Казан мэриясендә узган эшлекле киңәшмәдә

08.02.2010 13:19

2010 елда Татарстанның Лениногорск районында "Татсталь" электр-металлургия заводы төзелә башлаячак. Аны 2013 елга кадәр кулланышка тапшыру карала

08.02.2010 12:37

9-10 февраль көнне Казанда «Иранда ислам революциясе: цивилизация феномены Һәм аның перспективалары» дип исемләнгән Халыкара фәнни конференция узачак

08.02.2010 12:33

Бүген илдә Россия фәне көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнаханов Татарстан галимнәрен бәйрәме белән тәбрикләде

Башка хәбәрләр