Борис Пантелев: «БДИны туган телдә тапшыру турындагы таләпләр законлы»
Борис Пантелеев: «Требования сдачи ЕГЭ на родном языке правомерны» (02.02.2010 14:50)
Бердәм дәүләт имтиханын фәкать рус телендә генә тапшырырга мөмкин булуы татар җәмәгатьчелегендә зур ризасызлык уятты. Алар фикеренчә, 11 ел дәвамында татарча белем алган бала чыгарылыш аттестациясен дә туган телдә үтәргә хокуклы. Казанда урнашкан 2 нче санлы гимназия укучысының ата-анасы барлык ата-аналар исеменнән татар балалары мәнфәгатьләрен яклау ниятеннән Россиянең Югары судына да мөрәҗәгать иткән иде. Суд РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 262нче боерыгының БДИны бары тик рус телендә генә тапшырырга рөхсәт итүче 5 пунктын үзгәртүдән баш тартса да, бу мәсьәлә буенча бәхәсләр әле бүген дә дәвам итә. Проблеманың чишелеше табылмагач, ул халыкара инстанцияләргә җиткерелде. Шушы араларда гына Страсбургтагы Европа суды бу бәхәсне карарга әзерлеген белдерде. Әлеге эш ни рәвешле каралачагы һәм аның үзенчәлекле яклары турында без Страсбург судында Казан гимназиясе укучысы мәнфәгатьләрен якларга алынган кеше – юридик фәннәр кандидаты, юстиция киңәшчесе, "Кеше һәм канун" ("Человек и закон") хокукый мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе, татар ПЕН клубының хокукчысы Борис Николаевич Пантелеев белән сөйләштек.