ӘҢГӘМӘ
Фәнзилә Җәүһәрова: “Халык яшәгәндә - фольклорыбыз да яшәячәк”
Фанзиля Завгарова: «Пока жив народ — будет жить и наш фольклор» (01.03.2010 12:00)
Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, ышанулары һәм мәдәнияте була. Шушы өлкәне барлый һәм тарих битләрендә күмелеп калганнарын халыкка кайтара торган торган оешмаларыбыз да бар. Шушы эшләр белән шөгыльләнүче Татарстан дәүләт фольклор үзәген менә инде сигез ел дәвамында филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова җитәкли. Фәнзилә ханым - “ХIX –XX гасыр башы тарихи-мәдәни контекстында Әстерхан регионы татар әдәбияты” исемле монография һәм әдәби методикасы, кыр фольклористикасы, фольклористиканың теоритик аспектларына багышланган мәкаләләр авторы . Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлеше – Казан арты татарларының йола фольклоры, аларның традицияләре һәм үзгәрешләре. Җитәкче-галимә белән сүзебез дә Татар фольклор дәүләт үзәгенең эшчәнлеге хакында барды.
Башка әңгәмәләр
Интерактив
Сылу: «Идеяларым ташып тора!»
05.03.2010 13:36
Җырчы, шагыйрь, композитор Илсөяр Сираҗетдинова (сәхнә исеме - Сылу) берничә елга сәхнәдән югалып торды да, янә пәйда булды. Баксаң, Сылу үзенең шәхси тормышын җайлаган икән. Бүгенге көндә ул 2 яшьлек улы Эмильне тәрбияли. Моның белән беррәттән сәхнәдә һәрчак оригинальлеге белән аерылып торган Сылу яңа җырлар да иҗат итә, өендә генә укучыларына вокал дәресләре дә бирә.
Башка язмалар
|
Мәкаләләр
|
10 һәм 11 март көннәрендә Континенталь хоккей лигасында плэй-офф уеннары башлана. Казанның "Ак Барс" командасы беренче раундта үзенең адашы - Казахстанның "Барыс" хоккейчылары белән уйный. Түбән Каманың "Нефтехимик" клубы исә "Авангард" белән көч сынашачак. Ә ул арада Чиләбе шәһәрендә 1993 елда туган егетләр арасында хоккей буенча Россия беренчелегенең финал уеннары тәмамланды. Ил чемпионнары исеменә Казанның “Ак Барс-93” командасы лаек булды.
Фикерләр: (0) |
|
Как питаться весной?
Яз килүгә йокысызлыктан интегәбез, хәлсезлек тоябыз. Барысына да сәбәпче — авитаминоз, ягъни витамин җитмәү. Чөнки кышны җәй-көз айларында туплаган табигый витаминнар белән уздырып җибәрсәк, язын исә бавырга туплана торган витаминнарның бик азы гына кала, организм талчыга. Шуңа язын ризыкның витаминлы булуына игътибар бирергә кирәк. Елның бу фасылында аеруча таләп ителә торган 6 витамин бар.
Фикерләр: (1) |
|
В Казани пройдут чтения Мухлисы Буби
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы Казанда «Мөхлисә Буби укулары» үткәрәчәк. Мөхлисә Буби (1869-1937) — җәмәгать эшлеклесе, мөгаллимә. Ул бертуган абыйлары, аларның хатыннары Нәсимә һәм Хөснифатыйма Нигъмәтуллиналар белән бергә Иж-Бубый авылында хатын-кызлар мәктәбенә нигез салган. Әлеге мәктәп татарларның иң беренче хатын-кызлар гимназиясе була.
Фикерләр: (0) |
|
Жители нефтяных городов считают себя счастливее
Галимнәр Россиянең кайсы төбәгендә үз тормышыннан канәгать кешеләр яшәгәнен ачыклаган. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү институты моның өчен, 2009 елның декабереннән агымдагы елның февраленә кадәр илнең 138 шәһәрендә (8 төбәктә) махсус сораштыру үткәргән. Әлеге экспериментта Татарстан халкының да катнашканы мәгълүм.
Фикерләр: (0) |
|
ЕГЭ ждут небольшие изменения
Чыгарылыш сынауларын мәҗбүри рәвештә Бердәм дәүләт имтиханы формасында тапшыру мәсьәләсе узган елны шактый бәхәсләр тудырган иде. Бик күпләр дәүләт аттестациясенең мондый төренә кискен каршы чыкты. Россиянең һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре исә имтиханнарның бу рәвештә тапшырылуының уңай яклары бик күп дип ышандырырга тырышты. Әмма ничек кенә булмасын, БДИ штатлы режимга керде һәм алдагы елларда аны берәү дә гамәлдән чыгарырга җыенмый. Шулай да, бу төр сынауның җитешмәгән яклары барлыгын берәү дә кире какмый. Һәм алдагы елда җибәрелгән хаталарны төзәтү өстенлекле мәсьәләләрнең берсе дип танылды. Бу юнәлештә шактый эш башкарылган да инде.
Фикерләр: (0) |
|
Тема дня: Древние народные напевы
Татар халкының музыка йолалары, гасырлар буе шәрык, ислам мәдәнияты белән тыгыз бәйләнештә үскәнгәдерме, үзенчәлекле төсмергә ия. Татар музыкасының чишмә башы ислам йолаларына тыгыз бәйләнгән. Мәүлид кичәсен генә алыйк, бу бәйрәм кичендә дә күпсанлы мөнәҗәтләр әйтелгән.
Фикерләр: (0) |
|
Погода. Деньги. Зрелища
Календаребез яз җитүен күрсәтүгә карамастан, кыш әле китәргә ашыкмый, ахыры. Термометрларыбызның күрсәткече һаман да минустан плюска күтәрелә алмый. Менә бүген дә, синоптиклар фаразлавынча, урамда 5-7 градус суык көтелә. Шулай ук яңадан кар явып китүе ихтимал.
Фикерләр: (0) |
|
Иң беренче булып сүз алган район башлыгы Арча төбәгенең элек-электән батыр көрәшчеләре белән дан тотуын искә төшереп китте. Әйе, бу яклардан татар халкының горурлыгы булган Әхәт Закиров, Рәдис Сәйфуллин, Габделбәр Хәлилов, Айрат Гәрәев, Рөстәм Габделбәров, Рөстәм Мухамов, Айрат Нуриев, Илшат Идиятов кебек пәһлеваннар чыккан. Арчалыларның республикакүләм ярышларда һәрчак алдынгылар арасында булуы да күп нәрсә турында сөйли.
Фикерләр: (2) |
|
Казанның “Рубин” футбол командасы үз тарихында тагын бер приз яулады. Якташларыбыз Мәскәүдә җирле ЦСКАны 1:0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Инде киләсе ял көннәрендә үк казанлылар Россия чемпионатын башлап җибәрәчәк: үз мәйданнарында ике тапкыр рәттән ил чемпионнары “Локомотив”ны кабул итәчәк. Ә 11 март көнне исә “Рубин”га Европа лигасы турниры кысаларында Германиянең “Вольсбург” командасы белән уйнарга туры киләчәк.
Фикерләр: (0) |
|
Представлен грузовой Ford Focus
2010 елда Ford Motor компаниясе инде икенче тапкыр автомобиль сөючеләрне кызыктырырлык яңа модель тәкъдим итә. Иң элек ул Детройтта дүрт һәм биш ишекле яңа «Ford Focus» машинасын чыгарган иде. Март башында Женевада автокүргәзмәсендә исә бу модельнең йөк ташый торган вариантын күреп булды.
Фикерләр: (0) |
|
В Национальном музее - женский праздник!
8 март көнне Татарстанның Милли музеенда 12дән алып 15 сәгатькә кадәр «Үзем өчен!» дигән интерактив чара узачак. Чара язның беренче бәйрәме — 8 мартка багышлана, дип хәбәр итә оештыручылар. Нәкъ менә бу көнне музейга килгән гүзәл затларыбызга үзләренең киң кырлы талантларын, сөйгән ярларына дөньяда бердәнбер булуларын исбатлар өчен менә дигән форсат тудырылачак. Ләкин моның өчен аларга төрле сынаулар аша узарга кирәк булачак.
Фикерләр: (0) |
|
Татарский язык через интернет
2009 елның февраленнән Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә татар телен өйрәнү курслары ачылды. Ләкин бу курслар гадәти генә түгел, биредә татар теле заманча юл белән - интернет аша өйрәтелә. Ягъни укучылар Воткинск мәчетендә булса, аларның укытучылары Эльмира Трингулова Казан гимназиясендә белем бирә. Бер үк вакытта дәрестә Түбән Кама һәм Красноярск укучылары да утыра.
Фикерләр: (0) |
|
Тема дня: В Казани открылась ярмарка декоративно-прикладного искусства
Бүген Казанда Халыкара хәйрия ярминкәсе ачылды. Быел бишенче тапкыр оештырылучы бу ярминкә өч көн дәвамында Казанның “Арт-Эко” галереясы бинасында эшләячәк. Аны “Радуга” исемле хосусый башлангыч белем бирү мәктәбе hәм Казан шәhәре “Анадолу” төрек милли-мәдәни мохтарияте оештыра.
Фикерләр: (2) |
|
«Очпочмак party»: Угощаем по-татарски
28 февральдә Семей шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында кунаклары Көнчыгыш Казахстан өлкәсенең Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре кабул итте. Үзәк рәисе Габделхак Ахунҗанов Казахстанда беренчеләрдән булып Бөтендөнья татар конгрессының милли татар ашлары бәйгесен үткәрү идеясын хуплап алып, тормышка ашырган иде.
Фикерләр: (0) |
|
Җырчы, шагыйрь, композитор Илсөяр Сираҗетдинова (сәхнә исеме - Сылу) берничә елга сәхнәдән югалып торды да, янә пәйда булды. Баксаң, Сылу үзенең шәхси тормышын җайлаган икән. Бүгенге көндә ул 2 яшьлек улы Эмильне тәрбияли. Моның белән беррәттән сәхнәдә һәрчак оригинальлеге белән аерылып торган Сылу яңа җырлар да иҗат итә, өендә генә укучыларына вокал дәресләре дә бирә.
Фикерләр: (5) |
|
Нельзя допускать религиозной дедовщины
Соңгы вакытларда теге яки бу хәрби урынннарда гыйбадәт кылу урыннары барлыкка килүе хакында еш ишетергә туры килә. «Славян хокук үзәге» рәистәше Анатолий Пчелинцев исә, хәрби частьларда дини объектлар булдыру закон тарафыннан тыелган, дип белдерә. Хокук белгече сүзләренә караганда, хәрбиләр арасындагы гыйбадәт оешмалар яңа төр «дедовщина»ны барлыкка китерергә мөмкин.
Фикерләр: (0) |
|
В Татарстане будет введена должность Государственного советника
Татарстанда якын арада Дәүләт киңәшчесе вазифасы булдырылырга мөмкин. Әлеге вазифа республиканың махсус законы нигезендә кертеләчәк. Дөрес, моның өчен республика Конституциясенә үзгәрешләр кертергә кирәк. Үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертү мәсьәләсе Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында каралачак. Тугызынчы сессия 12 мартта узачак. Бу хакта Татарстан парламентының 4 мартта үткән Президиум утырышында хәл ителде.
Фикерләр: (0) |
|
Президент посетил остров-град Свияжск
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев быел Казан Кремлендәге очрашуларның берсендә республикабызның Болгар һәм Зөя музей-тыюлыгын торгызу эшендә катнашачагын белдергән иде. Инде бер айдан артык вакыт эчендә бу юнәлештә беренче адымнар ясалды инде.
Фикерләр: (0) |
|
|