Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Земфира Гыйльметдинова: Берсен сүкмичә, икенчесен мактый белмәү безнең канга сеңгәнме соң?

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәләт филармониясе матбугат үзәге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова татар фольклор музыкасы, татарча этно музыка, Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленә әйтелгән дәгъваларга карата фикер белдерә.

news_top_970_100
Журналист Земфира Гыйльметдинова: Берсен сүкмичә, икенчесен мактый белмәү безнең канга сеңгәнме соң?

"Интертат" электрон газетасында журналист Рузилә Мөхәммәтованың татар этно музыкасы турында язган мәкаләләр циклы татар җәмәгатьчелегендә төрле фикерләр тудырды. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәләт филармониясе матбугат үзәге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова татар фольклор музыкасы, татарча этно музыка, Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленә карата дәгъваларга карата фикер белдерә. 

«Ялт итеп торган ансамбль дә кирәк!»

Татарда этно төркемнәр юк дип әйтмәс идем, «Риваять», «Сорнай» бар. Фольклор, этно турында сүз чыкса, Фольклор музыкасы дәүләт ансамблен телгә алып, аның аутентик түгеллегенә басым ясау, «ялтыравык» исеме кушып сөйләшү гадәткә керде инде. Минемчә бу – бик үк гадел түгел. Туктамый эшләп торган, дөньяның барлык почмакларында күрсәтерлек ансамбльне бу күпмедер дәрәҗәдә кимсетәдер, дип уйлыйм.  Ачылган чагында ук ансамбль алдына этно төркем булсын дигән максат куелмаган.  Татар халкы төрле бит ул  – Себер татары бар, Урал татары бар, Кырым татары... Шуларның фольклорына нигезләнеп эшли торган, дөнья буйлап йөртерлек, татар матурлыгын, аның музыка үзенчәлекләрен югары профессиональ дәрәҗәдә күрсәтерлек ансамбль булсын, дигән максат куелган.  Европага да чыгарлык, Америкага да барырлык, үзебездә дә күрсәтерлек, фольклор музыкасын югары профессиональ югарылыкта башкарырлык ансамбль бар. Татар матурлыгын күрсәтерлек ансамбль – бии, җырлый, уен коралларында уйный торган зифа буйлы, чибәр кызлар һәм егетләр.

«Думбра чиртеп, мине күрмиләр, дип үпкәләп утыру да егетлек түгел инде»

Фольклор нигезендә эшләүче  ансамбль бар дип,  башкасын – этно төркемне ачмаска дигән сүз түгел бит. Фольклорчылар, шуның белән ныклап шөгыльләнүче кешеләр,  аны дөрес үстерәләр, ул төркем яшәп китә икән –бик шәп. Дөрес уйланган эш барыбер нәтиҗә бирми калмый ул.  Ә думбра чиртеп, мине күрмиләр, миннән киңәш сорамыйлар дип үпкәләп утыру. Энтузиазмың булса – ансамбль белән элемтәгә чыгу  булдырып булмаслык хәлме?

 Бездә бу юк, теге юк, имеш.  Ә кем булдырырга тиеш? Нигә шул ук «Бездә юк» дип зарланучылар түгел?

Фольклор музыкасы ансамбленең аның эше җайга салынган, җитәкчесе бар, еллар буена гастроль графигы төзелгән. Арчадан алып – Әмирлекләргә кадәр ул график. Ансамбль дөньяга танылган, көтеп алынган коллектив. Социаль челтәрләрдән табып карагыз – күпме караулар, тыңлаулар, чакырулар. Ансамбль яңа гына Гарәп Әмирлекләреннән йөреп кайтты. Аларның андагы чыгышларын 22 көн дәвамында йөзәрләгән, меңәрләгән халык карый. «Браво» кычкыралар, кушылып бииләр. Илгә кайткач, мә сиңа – алар кайчандыр кемнеңдер өметен акламаган, имеш... Хм.  

«Башкортлар – тау кешеләре, ә без – болын»

Бу тема безгә Башкортстаннан этно-рок төркеме килеп чыгыш ясагач кузгалды. «Ой, нигә бездә мондый юк. О, харап булдык!» диештеләр. Бездә башкасы бар – кадерен белсәк. Без – тугандаш халык, ләкин «сиам игезәкләре» түгел. «Аларда булгач – бездә дә булсын» принцибы сәнгать өлкәсе өчен һәрчак кулланып була торган принцибмы. Белмим...

Пессимистик фикерләр музыка дөньясын белеп бетермәүдән дә киләдер инде. Филармониядә нинди генә концертлар булмый – халык музыкасына нигезләнгәннәре дә, этно төркемнәр дә, джаз да, рок та, башкасы да. Халык уен кораллары оркестрының дәрәҗәсе ничек югары. Шутиковның оркестры репертуарында да күпме татар әсәрләре бар, тулы бер программалар эшләнгән. Оркестрның абонемент циклына кергән  концертларына билетлар ярты ел алдан сатылып бетә. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбль 2017 елны  республиканың 10 мәктәбе укучылары өчен шыгрым тулы залларда чыгыш ясады. Мәгариф министрлыгы белән уртак проект иде ул. Балаларга уен кораллары турында сөйлиләр, уйнап күрсәтәләр, аннан балалар уйнап карый. Шундый дәрес форматындагы чыгышлар булды алар. Ләкин төрле форумнарда, социаль челтәрләрдә актив язышкан күпләрне минем филармония залында, шул исәптән Фольклор музыкасы ансамбле концертларында да, гомумән, күргәнем юк. Һәрхәлдә соңгы дүрт елда. Ә бит алай фикер әйтергә ярамый. 

 «Булдырырга кирәк»

Булдырырга кирәк. Ләкин башканы бетерү, үзгәртү, сүгү бәрабәренә түгел. Һәр эш бер кешенең инициативасыннан  башлана. Инициативаң бар икән –аны азагына кадәр алып барып чыгарга көч-дәрманың, үҗәтлегең дә җитәргә тиеш.

Дөнья шулай корылган – җиңел генә, «әйдә» дигәнгә берни китереп бирмиләр. Эшеңнең азагы булсын өчен, көч куярга, йөрәгеңне яндырырга, кайчак чиргә дә сабышырга кирәк.  Җиңү кирәк икән – көрәшергә курыкмаска.

Бездә көчле Фольклор үзәге, фольклорчылар бар.  Үзәк каршында  этно төркем тупланса начармыни. Аны бит шулай ук, визит карточкасы итеп, дөнья буйлап йөртеп була. Моның өчен грамоталы, фольклорны белгән, шушы эшне азагына кадәр алып барып чыгарлык бер кеше кирәк. Ул кешенең исеме «без» була алмый, ул «мин» була ала. «Мин – фәлән фәләнов, шушы эшне башлыйм, дистәләгән кабинетка керәм, миллион хатка кул куйдырам, тирәмә профессионалларны туплыйм –  максатыма ирешәм». Шушы «тормыш прозасы»н уза алганда – хыял тормышка аша.

Татарда төрледән- төрле, яхшыдан-яхшы ансамбльләр булсын дим мин. Алар бар да инде, бары җитәкчеләре Айдар Фәйзрахманов кебек тынгысыз һәм үз эше өчен яның йөри торган булырга тиешләр. Фәйзрахманов җитәкләгән ансамбльнең бай тарихы,   ул тарих тупланган бихисап китаплары, дистәләгән  борынгы уен кораллары бар. Ул уен коралларында уйнарга да күбесенчә Айдар Фәйзрахманов үзе өйрәтә. Барган җирләр-илләрдән әллә нинди күз күрмәгән уен кораллары да алып кайталар. Шундый тынгысызлык белән табылганны, эшләнгәнне гел чеметеп торсалар –  күңелле түгел, әлбәттә.

Берәүне сүкмичә, икенче берәүне мактый белмибез инде. Канда ул безнең.

Мине менә «Алканат» рок төркеменең таралуы да бик борчыды. Сыйфатлы, профессиональ төркем иде.  Хәзер юк. Кирәк булмаганга бетмәде бит ул, төркемдәгеләрнең вакыты, эшләргә мөмкинлеге булмаганга таркалды. Фольклор музыкасы ансамблендәге егетләрне һәм кызларны да «җем-җем итеп чакырып торучы», үз иркеңә йөрергә мөмкинлек булган эстрада бар. Анда акча да башка, популярлык та күпләргә тизрәк килә. Ә алар көн дә иртәдән кичкә кадәр дәрестә – вокал, хореография, инструмент. Һәр иҗек, һәм «па» мыскалына кадәр чарланган. Бу язма да, Айдар абый Фәйзрахманов атаганча ул «балалар»ны «чеметүдән» булдыра алганча яклау өчен. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100