Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Рузилә Мөхәммәтова: Татарча рэп Казанга районнардан килә

Көйләп уку татарның канында инде ул. Бәетләрне, мөнәҗәтләрне көйләп укыганнар, халыкның акыннары, чичәннәре булган... Гомумән, көйләү белән сөйләү арасындагы жанр татарларда еш кулланылган. Ә аннары онытыла төшкән. Йә конкрет җырлый гына, йә сөйли генә башлаганбыз...

news_top_970_100
Журналист Рузилә Мөхәммәтова: Татарча рэп Казанга районнардан килә

Шул татарның канында булган “көйләп сөйләүле” яки “сөйләп көйләүле” жанр татарча рэп буларак, яңадан татарга әйләнеп кайтты. Гафу итегез, бераз тупасландырылып, тел ягыннан фәкыйрьләнеп, кыскасы, бүгенге заманча яраклаштырылып, ягъни, заманчалашып.

Беренче тапкыр татарча рэпны мин “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивалендә ишеттем. Илгиз Шәйхразиев “Бормалы су”ны җырлаганда Yummy Music инди-лейблы җитәкчесе, рэпер музыкант Ильяс Гафаров кызыл ботинкалардан сәхнәгә чыгып, композицияне бизәгән иде. Ни җырлаганын, дөресрәге, сөйләгәнен, тагын да дөресрәге, “көйләп сөйләгәнен” яки “сөйләп көйләгәнен”  әйтә алмыйм, шулай да Шәйхразиев&Гафаров композициясе ХХI гасыр башының татар музыкасы тарихына керерлек номер булуын таныйм. Миңа - “40+”ка ошады.

Ошамаган очракта да, мин аның булуын яклар идем, чөнки татарда музыканың дөньяда булган барлык жанры да, барлык төре дә булырга тиеш - бер генә җирлек да буш тормасын, бөтенесе татар кешесенә татарлашкан вариантта килеп җитсен!

Ә рэпка килгәндә, әлбәттә, татарның киң музыкаль дөньясында рэп бер Гафаров белән генә чикләнми. Классик татар рэперының үкчәсенә басып, яшьләр үсеп килә икән ләбаса. Jadidfest татар мәдәнияте фестивале мәйданчыгында шуларны күреп тагын бер кат сөендем.

Фестиваль шуларның дүртесен - Альберт Нурминскийны, К-RU, ягъни, Мәдәни Рөстәмне, “Алтан” төркеменең бер өлешен һәм “Тукран” дуэтын бер мәйданда тәкъдим итте.

Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре форумы җитәкчелеге дөресен әйткәнгә үпкәләмәс дип уйлыйм – халык бик нык аз иде. Әйтик, мин Нурминский чыгышларын интернеттан махсус карадым – аны алтмыш-җитмеш кеше генә тыңламый.

Ярар, монысы оештыру проблемалары. Сүзем татарның көйләп сөйләү жанрын заманча форматта халыкка кайтаручылар турында. Татарча язган-сызган, сөйләгән-көйләгән, җырлаган-мырлаган һәр татар кешесенең аркасыннан сөеп тора торган заманда мин бу егетләргә сокланып кына яза алам.

Егетләр турында кыскача мәгълүмат:

Тукран” дуэты – абыйлы-энеле Ранис Шәфигуллин белән Рафил Галәветдинов. Рафиле – Граф, Ранисе – Сания шикәрле. Егетләр Спас районының Ямбакты авылыннан.

“Алтан”. Дүрт егет - Рамил Һадиуллин, Батыр Харисов, Ринат Сөләйманов, Фәнис Шәяхмәтов. Сарман егетләре. Музыкаль лидерлары – Рамил Һадиуллин Казаннан, әмма тамырлары барыбер шул ук Сарманнан.

“К-Ru” Культурный Рөстәм, Мәдәни Рөстәм, ягъни мәсәлән. Арча тамырлы Казан егете. Yummy Music лейблы белән берлектә "Җылы" һәм "Салкын" исемле миниальбом чыгарган.

Ниһаять, Татар рэбы патшасы Нурминский. Альберт Шәрәфетдинов, Балтач районы Норма авылында туып үскән.

Егетләр белән сөйләшеп мин шуны аңладым.

Беренчедән, татар рэбы Казанга районнардан килә. Эстрада, әйтик, алай түгел, ул, нигездә, Казанда формалаша. Безнең мисалда Спас, Сарман, Арча һәм Балтач вариантларын күрәбез.

Икенчедән, рэперлар шактый кызыклы, фикерле малайлар. Мин моны шактый еллар эстрада белән аралашып караган журналист буларак әйтәм.

Өченчедән, татар рэбы – егетләр өчен хобби. “Татар эстрадасын ашаткан кебек безне музыка ашатмый”, - ди Рөстәм К-Ru. “Бу хобби. Коммерция файдасы юк, ун чыгыштан бер-икесе түләүле булырга мөмкин. Калганнары үзебезнең җырлар белән таныштыру өчен. Иҗатыбызны интернет аша, сәхнәгә чыгып тамашачыга җиткерергә тырышабыз”, - ди Сарман егетләре. Ягъни, татар рэперларының һәрберсенең үз эше, төп шөгыле бар, яраткан рэплары аларга энергия бирә, ә акча китерсә, әлбәттә, берсе дә каршы булмас иде. Хәер, Нурминский, әнә, акча да эшләргә мөмкин, ди. Чөнки... монысы инде дүртенче пункт.

Димәк, дүртенчедән, татарда банкет рэбы барлыкка килеп бара. Моны Мәдәни Рөстәм кире кагарга тырышса да, Нурминский раслады. Ә нигә оялырга?! Татар рэперларын туйга, юбилейларга чакыралар икән, бу начармыни? Димәк, рэп массаларга күчә. Рөстәм, Мәдәни Рөстәм, моңа сөенергә кирәк.

Бишенчедән, Татар рэбының аудиториясе нигездә яшьләр - мәктәп балалары һәм Казанга укырга килгән студентлар (I һәм II курслар) булса да, өлкәнрәкләр дә, 35-40 яшьлекләр дә бар ди. Алар өчен рэперлар мәгънәлерәк, тирән эчтәлекле текстлар яза.

Алтынчыдан, татар теле рэпка бик ятып тора, ди. Монысы миңа бигрәк тә ошады - рәхмәт “Алтан” егетләренә - алар әйтте. “Татар теле - моңлы тел, ул рэпка җайлы ята. Рус телендә рэп тупасрак яңгырый. Татар рэбы ул моңлы”, - ди Батыр Харисов. “Алтан” егетләре рэп текстларын язганда рус сүзләрен кулланмаска килешкәннәр, сүзлекләр актара-актара чын татарча текстлар язалар.

Җиденчедән, татар рэперы да шул дөнья рэперлары җырлаганны җырлый. Темалар төрле булырга мөмкин. Нурминский, мәсәлән, урам темасын алган. Мәдәни Рөстәм: “Үзем дә позитив, кушаматым да культуралы, музыкам да позитив. Мине татар балалары тыңлавын телим. Мәгънәле җырлар җырлыйм”, - ди. "Алтан" егетләре дә репертуарларында тирән эчтәлекле, мәгънәле җырлар булуын әйтәләр: “Рэпер үз күңеленнән ярылып чыкканны җиткерә”, - ди алар.

Сигезенчедән. Рэпер һәм журналист Батыр Харисов белән бергәләп рэпның татарлардан чыккан булуына басым ясыйбыз. “Рэп татардан башланган дип әйтте бер абзый. Ник дигәндә, татар авыз иҗатында такмаклар булган. Без аларны тиз итеп тә укый алабыз, моңлы итеп әйтү мөмкинлегебез дә бар. Бәлки, татарлардан килеп чыккандыр - кем белгән инде”, - диде Батыр. Мин килешәм.

Соң, Россиядә танылган рэпер, гламур музыкант Тимати да Тимур Юнысов исемле татар малае ләбаса - танылган язучы, публицист Вахит Юнысовның оныгы, Миргазиян Юнысовның туганы булып чыга инде. Дөрес, Тимур Юнысов катнаш гаиләдән.

Йә, рэпның татар музыкаль жанры булуын дәлилли алдыммы? “Мич башында биш мәче, биш мәченең биш башы, биш мәченең биш башына ишелмәсен мич ташы”, - дип көйләбрәк әйтсәгез, татар рэбы шул була инде минем кебек “кырык+”ка.

Яшәсен моңлы татар рэбы! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100