Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Нәсим Акмал: "Халык - җеп, ә зыялылар - шушы җепкә сапланган энә. Зыялылар өстендә бүген зур җаваплылык ята"

“Интертат” электрон газетасында язучы Марат Кәбиров белән интервью басылганнан соң, социаль челтәрләрдә бәхәс купты: язучының фикерләре белән килешүчеләр дә, килешмәүчеләр дә бар. Мәсәлән, Марат Кәбировның “Бер ун-унбиш елдан безнең телдә китап укырлык адәм калмаячак, ә бер йөз илле ел узуга Җирдә яшәүче милләтләр исемлегеннән бөтенләй югалачакбыз” дигән фикеренә карата журналист Нәсим Акмал: “Бу сүзне мин халыкка бетүгә таба бару установкасы бирү дип аңлыйм”, - диде. Ул Марат Кәбиров күтәргән мәсьәләгә карата үз фикерен җиткерде.

news_top_970_100
Журналист Нәсим Акмал: "Халык - җеп, ә зыялылар - шушы җепкә сапланган энә. Зыялылар өстендә бүген зур җаваплылык ята"

Нәсим Акмал фикере:

–        Дөресен генә әйткәндә, Марат Кәбировның үзенең шәхси фикере түгелдер ул, дип уйлыйм. Ул бу фикерне, нечкә күңелле, хис кешесе буларак, халыкның игътибарын туган телне саклау мәсьәләсенә юнәлтү өчен, махсус рәвештә язгандыр дип уйлыйм. Монда, әлбәттә, туган телнең бүгенге халәтен күреп, аңа күңеле белән борчылып, ачыргаланып язган булуы да ихтимал.

Зыялылар өстендә бүгенге көндә бик зур җаваплылык ята

Дөньядан юкка чыгабыз, туган телебез бетәчәк дигән фикерне гипнозчылар телендәге “установка”, халыкка бетүгә таба бару установкасы бирү дип аңлыйм мин.  Бу инде, дөресен генә әйткәндә, безнең татар теленең даирәсен кысарга, аны зәгыйфьләндерергә омтылучыларның тегермәненә су кою. Ни өчен дигәндә, халыкта бер әйтем бар: “Халык җеп, ә зыялылар - шушы җепкә сапланган энә,  энә кая барса, җеп артыннан бара. Зыялыларыбыз, язучыларыбыз, әдипләребез халыкны үзләре артыннан ияртеп бара торган энә, шуңа аларның мондый карашка килергә хаклары юк. Мондый караш, йомшак кына әйткәндә, җинаять. Ә бит зыялылар өстендә бүгенге көндә бик зур җаваплылык ята.

Татар милләте юкка чыгачак ул, тагын бер буын калды, буын ярым калды дип сөйләнүләр элек тә дә булган. Мәсәлән, узган гасыр башында совет власте  Россиядә татар халкын, төрки халыкларны бөтенләй юкка чыгарып бетерүнең программасын төзегән булган. Ул бик көчле программа булган, заманында ул программаның шактый өлешен тормышка ашырырыга тырышканнар, аның өчен шактый гына акча түккәннәр. Халык, әлбәттә, сан ягыннан да, көч-куәте ягыннан да зәгыйфьләнә барган.

Физикада бер закон бар бит: нольгә кадәр бара, әмма ул беркайчан да нольгә барып җитә алмый. Шушы закон, мөгаен, халыклар өчен дә яши торгандыр.

Бүгенге көндә бердәм дәүләт имтиханын рус телендә генә үткәрүдән һәм башка дәлилләрдән чыгып, безнең милләткә хәерхаһлы караш бар дип әйтә алмыйбыз. Безнең илдә татар халкы үссен, аның теле, мәдәнияте үссен дип, тырышып йөрүче юк бит инде, ә, киресенчә, үсә күрмәсен берүк дигәнрәк караш яши, шулай бит инде? Безнең милләт авыр хәлдә, әлбәттә, ләкин ул авыр хәлләр читтән килгән, махсус рәвештә китерелгән авырлыкларга бәйле.

Дингә тартылу кан тартылу аркасында барлыкка килгән

Тагын шуны әйтәсем килә,  үземнең күзәтүләремнән чыгып (тормышны күзәтеп йөрим бит инде, журналист буларак та күзәтергә тиешле кеше) - безнең туган телебезне ныграк кыскан, аны бетерергә теләгән саен Ислам дине үсә, көчәя бара. Мин моны гади генә итеп аңлатам. Кеше бит ничек тә күңелендәге “мин татар” дигән әйберне саклап калырга тиеш. Ул “мин татар” дип әйтми дә үзе, югары категорияләр белән эш тә итми. Гап-гади, үзенең әби-бабасы, ата-анасы белән бер булуын күрсәтеп торган атрибут кирәк аңа, ягъни кан бәйләнешләрен күрсәтеп торган бер атрибут кирәк. Ул үзенең телен, татарлыгын югалтса да, “юк, бабам мөселман булган, мин дә мөселман”, дип, дингә тартыла башлый. Дингә тартылу кан тартылу аркасында барлыкка килгән.  

Кешенең ике канаты бар - берсе туган тел, берсе дин. Туган телне кискәч, дин көчәя. Без кечкенә чакта сугыш инвалидлары, сугышта бер кулларын калдырып кайткан чулак кешеләр күп иде. Бер кулы булмагач, аның икенче, исән калган кулы көчле була. Монда да шулай була ул: туган телне тартып алгач, дин көчәя, куәтләнә.

Ислам диненең гаҗәеп бер сыйфаты бар (без аны бүгенге көндә бик сизеп бетермибез, киләчәктә ул үзен нык сиздерәчәк) - Ислам дине ул кешене һәрвакыт белем алырга, уйланырга мәҗбүр итә торган, шуны таләп итә торган дин. “Мөселман” дигән сүз үзе үк бит “укымышлы” дигәнне аңлата, Ислам динендәге кеше һәрвакыт укый, уйлана, фикерли. Фикерләү, гыйлем туплау нәтиҗәсендә ул Аллаһ Тәгаләнең кушканнарын үзенә сеңдерәчәк.

Аллаһ Тәгаләдән туган тел безгә амәнәт итеп бирелгән, без аны сакларга тиеш. Аллаһ Тәгаләдән бирелгән амәнәткә хыянәт итү гөнаһ, җинаять - шушыны аңлау дәрәҗәсенә килеп җитәчәк бервакыт татар кешесе. Үзе руслашкан булса да, киләчәктә үзенең оныгын ничек тә булса татар мохитендә үстерергә, аңа татар телен бирергә тырышачак - шундый көн килеп җитәчәк бер вакытны.

Без гасырлар дәвамында безнең телебезне, халыкны Ислам дине саклап калган, дип әйтәбез. Ул юкка гына әйтелгән сүз түгел. Киләчәктә дә шулай булачак, минем моңа иманым камил.

Туган тел бетә, киләчәктә татар китабын укыр кеше калмаячак, тагын 150 елдан безнең халык бетә дип акыл сатып йөрү - ул бүгенге көндә инде егетлек түгел инде. Без бүген, киресенчә, халыкны берләшергә чакырырга тиешбез, халыкны туган телне саклап калырга күндерергә тиешбез. Бүгенге көндә язучыларыбызның, рәссамнарыбызның, гомумән, бөтен иҗат кешесенең максаты, миссиясе шул. Шулай булмаса, димәк, ул үзенең миссиясен үтәми. Минем фикерем шул.

Шуңа да, сүземнең башында ук әйткәнчә, мин моны Марат Кәбировның үз фикередер дип уйламыйм, бәлки, ул  халыкның игътибарын шушы проблемаларга юнәлтер өчен махсус рәвештә язгандыр. Мин шулай дип ышанам да, чөнки Марат Кәбиров кебек зур язучы бүгенге көндә андый пессимизмга, андый паникага бирелмәс. Ул бит философ кеше, тарихны, безнең халыкның үткәнен белә. Үткәнен белә икән, киләчәген дә аңлый дигән сүз бит инде, күз алдына китерә. Маратның бу ихластан, күңел түреннән чыккан сүз түгел дип уйлыйм мин. Марат - зур язучы, мин аның язганнарына сокланам, горурланып, “Безнең татарда нинди язучы бар!” дип укыйм.

“Татар блогерлары” сәхифәсендәге фикерләр редакция фикерләре белән туры килмәскә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100