Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Гөлнар Гарифуллина: Күп функцияле үзәкнең функциясез эшләүчеләре яки Дәүләткә ялгыш күчкән акчаны кире кайтарып буламы?

Дәүләт учреждениеләрендәге бюрократия, чиратларны бетерү максатыннан хезмәтләр электрон вариантка күчерелде, күп функцияле үзәкләр төзелде. Әмма нинди генә заманча технологияләр кулланылса да, битараф хезмәткәрләр бөтен тырышлыкны юкка чыгара ала. Мәсәлән, акча ялгыш күчерелгән очракта аны кире кайтарып буламы? Журналист Гөлнар Гарифуллина үз күргәннәре турында яза.

news_top_970_100
Журналист Гөлнар Гарифуллина: Күп функцияле үзәкнең функциясез эшләүчеләре яки Дәүләткә ялгыш күчкән акчаны кире кайтарып буламы?

Милеккә хокукларны теркәргә дип барсаң, тиз генә кайтып китәм димә. Оешма ачылганчы ук ишекнең теге ягында иртүк талонга чиратка басасың. Талонны алгач та, кайчак су буе чиратта утыруың бар. 

Фатир документларына үзгәрешләр кертергә кирәк иде. Теркәү палатасы эшчәнлеге Чаллыдагы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәктә башкарыла. Бәхеткә, талон номеры буенча тиз чакырдылар – хезмәт күрсәтү тәрәзәләре күп булуы коткара. Нинди гозер белән килгәнеңне аңлата башлагач, пошлина түләр вакыт җитә.

Төшеп киттек энем белән түләргә. Төшсәк, ни күрик, су буе чират. Никадәр зур бинага нибары бер төзек терминал. 5 гаилә әгъзасының һәркайсы исеменнән 400 сум түләр өчен күпме комбинация башкарырга кирәклеген укыгач, терминал каршында шактый басып торасы булыр ахырысы, дип уйладык. Һәм шулай булды да. Исем-фамилия, теркәлгән адресыңны һәм башкаларны керткәнче, биниһая вакыт уза. Син ашыкканда, ул кабалана диләрме әле, арттагы апаларың да шактый ук тынгысыз булып чыкты. Бетәме әле сезнең дип, колак артында теңкәгә тиеп торалар. Әллә шуларга игътибарын юнәлтеп, әллә башка сәбәп аркасындамы, энем фамилиямдә хата җибәргән. Гарифуллина Гульнар урынына Гаттаров Гульнар булганмын да куйганмын. Гаттарова – ул минем кыз фамилиям, ә энем автоматик рәвештә үзе исеменнән язган. Чектагы исем-фамилиянең дөрес язылышы ул кадәр мөһим түгелдер дип уйласагыз, безнең кебек үк ялгышасыз. Дөресләп язып, акчаны яңадан кертергә куштылар. Хаталы квитанция белән хезмәткәр “Ак Барс” банкына (дәүләт пошлиналары шул банк картасы аша түләнгән иде) барырга киңәш итте. Гәрчә, үзебез акчаны шушында ук гариза язып кире кайтарып буладыр дип уйлаган идек.

 “Ак Барс”ка барсак, монда да колач җәеп көтеп тормыйлар: “Ул акчаны шул күп функцияле үзәк алды, гадәттә, мондый очракларда акчаны алган якка мөрәҗәгать итәләр”, - диделәр. Әти шул 400 сум өчен кире күп функцияле үзәккә бармаска дип үгетләсә дә, монда принцип эше: ничек инде ялгыш кертелгән акчаны кире алып булмый ди?! Квитанциядә күрсәтелгән адрес буенча андый кеше яшәми, димәк, акча дөньяда булмаган кеше өчен күчкән! Әйтерсең лә, мондый очракларга бер без генә тарыган! Олырак кешеләр, авыртулар була, күзе начаррак күрүчеләр... Хәйруллин урынына Хәйбуллин дип кертүчеләр һәм башкалар...Бик сәер тоелды бу хәл безгә, ярый безнең очракта 400 сум гына, ә күбрәк түләүчеләр нишләргә тиеш? Кире борылырга да чыгып китәргәме? Юк, болай булмый, үзәк хезмәткәрләре мондый очракларда клиентларга йөз белән борылырга тиеш, дип, вакыт жәл булса да, киттек янә теге оешмага.

Тагын талон алып, консультация алу өчен 20 минутлап чиратта тордык. Чиратыбыз килеп җиткәч, бер гүзәл туташ безне янә банкка борып җибәрмәкче була. Яңа шуннан килдек, сезгә килергә куштылар, дип үҗәтләнгәч, телефон аша кем беләндер киңәшләшергә уйлады. Җавап ишеттек: безнең аша андый гаризалар үтми, без бу очракта берничек тә ярдәм итә алмыйбыз...

Бу хәлнең очына чыгарга кирәк дигән уй тынгылык бирми. Тәәәк, алай икән, дидем дә, башкача эшләргә уйладым. Шушы үзәкнең Интернетта күрсәтелгән номеры буенча шалтыратып, аңлатып бирдем хәлне. Мин журналист, безнең редакциягә шундый-шундый мөрәҗәгать килде, дигәч, “гариза язып була, әлбәттә, акчаның кире кайтуына гына ышандыра алмыйбыз” дигән җавап алдым. Әйтелгән документларның оригиналларын да, копияләрен дә алып, тагын бер кат талон алып килеп бастык өченче хезмәткәр алдына. Шул арада апаң гариза язарга бланк китереп бирде. Баксаң, нәкъ безнең очракка туры килүче бланк – "заявление о возврате излишне (ошибочно) уплаченных денежных средств". Димәк, бер без генә түгел болай ялгышучылар?! Бастырылган бланк бар. Шаккатмалы, ә башта сөйләшүләренә караганда, гүя беренче мәртәбә ишетүләре...

Гаризаны кабул иттеләр, ай дәвамында акчаның кире кайтуын көтәргә куштылар. 

Клиентларга карата битарафлык өчен шелтәләп тә алдык үзләрен. Безнең үҗәтлекнең файдасы булсын, киләчәктә шундый ук хәлгә юлыгырга мөмкин булган кешеләргә игътибарлырак булырга өйрәтсен, сабак булсын иде аларга! Очын-очка ялгап яшәүчеләр, пенсия акчасын тиененә кадәр санап тотучылар да бихисап бит!            

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100