Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай премиясенә 60 ел: Лотфулладан – Лотфуллага

Быел Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе гамәлгә куелуга 60 ел һәм бу дата рәсми чараларның нигезендә яткан иде. "Татар-информ" журналисты Рузилә Мөхәммәтова премия тарихына күзәтү ясый.

news_top_970_100
Тукай премиясенә 60 ел: Лотфулладан – Лотфуллага

Быел Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең гамәлгә куелуына 60 ел. Ә 60 ел ул астрология буенча да, эзотерика буенча да, тагын ниндидер борынгы тәгълиматлар буенча тулы бер үзенчәлекле цикл. 60 яшь – философлар яше, 60 ел – тарих циклы, кешелек циклы. 

Тукай премиясенең гамәлгә куелуына 60 ел булуы бу Дәүләт премиясе тулы бер цикл яшәде һәм яңарыш кичерергә тиеш дип фаразларга нигез бар.

60 еллык дигән дата бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 еллыкка һәм Туган тел көненә багышланган рәсми чараларның да нигезенә дә яткан иде. Бәйрәм кичәсен оештыручылар 1958 елның мәдәни һәм сәнгати тормышына үзенчәлекле экскурсия ясадылар. Тамашачы оештыручылар белән бергә моннан 60 ел элек дәүләт игътибарын һәм халык мәхәббәтен яулаган бөек әсәрләрне барлады.

Шунысы игътибарга лаек – 1958 елда 11 кеше Тукай премиясе алган. Шагыйрь һәм дәүләт хезмәткәре Рүзәл Мөхәммәтшин язган сценарий Лотфулла Фәттахов исеменнән башланып китә. Ике рәссам – Лотфулла Фәттахов белән Харис Якупов – “Татар халык әкиятләре”н бизәгән өчен әлеге Дәүләт бүләгенә ия булалар. Рәссамнарның биографиясенә күз салсак, ятим калган Лотфулланы сыйныфташы Харисның әти-әнисе үз гаиләсенә тәрбиягә ала. Алар бергәләп Казан сәнгать училищесын тәмамлыйлар, гомерлек дус булалар.

Лотфулла – киң таралган татар исеме түгел. Шунлыктан быел – Дәүләт премиясенең 60 еллыгында тагын бер Лотфулланың Тукай премиясен алуы, нәкъ моннан алтмыш ел элеккеге кебек ике иҗатташ дусның бергәләп алуы чыннан да 60 еллык цикл тәмамлануына ишарә түгелме?

Быел сентябрь аенда тууына 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк шәхес – Татар халык әкиятләрен бизәгән рәссам Лотфулла Фәттахов урынына яңа заманның яңа Лотфулласы килде.

Лотфулла Шәфигуллин – «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе. Искәртеп үтәбез, Тукай премиясенә җәмгыятьнең иҗат төркеме: Лотфулла Шәфигуллин һәм Рөстәм Зәкуанов - Татарстанда яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешләре өчен тәкъдим ителде.

Бу ике шәхеснең эше иҗатмы-юкмы – әлеге бәхәс язучыларның актив өлешен икегә бүлде. Иҗат дип караучылар өстен чыкты – милли мирасыбызны барлаучы һәм саклаучы ике егетебез Тукай премиясенә лаек булды. Шулай итеп бер Лотфулладан икенче Лотфуллага кадәр булган тулы бер цикл төгәлләнде.

Циклның соңгы кандидатлары һәм лауреатларына күз салыйк һәм алар аша яңа циклны күзаллап карыйк.

Лотфулла Шәфигуллин - үз матбугат секретарен үзе белән янәшә куйган һәм үзе белән бергә Дәүләт премиясенә тәкъдим иткән беренче җитәкче. Рөстәм Зәкуанов – Тукай премиясе лауреаты булган беренче һәм бердәнбер матбугат үзәге җитәкчесе. 

Ни кызганыч, ул үзенең лаеклы бүләген шәхсән үзе тамашачы алкышлары астында Президент кулыннан кабул итеп ала алмады. Лотфулла Шәфигуллин журналистларга аның авырып китүен әйтте. Дәүләт премиясе хәтта иң югары дәрәҗәле пресс-секретарь - Песковның үзендә дә, безнең Эдуард Хәйруллинда да юк, ә Рөстәм Зәкуановта бар.

Шунысына да игътибар итегез, Тукай премиясен үз куллары белән кабул итеп ала алмаучылар күп түгел. Болар - вафатыннан соң иҗаты югары бәяләнүчеләр - композитор Фәрит Яруллин (1958 ел, "Шүрәле" балеты өчен), фольклорчы Хәмид Ярми (1989 ел, 12 томлык "Татар халык иҗаты" җыентыгын төзүчеләрнең берсе буларак), Сара Садыйкова (1990 ел, җырлар циклы), Роберт Рәкыйпов (2008 ел, "Мин яратам сине, Татарстан" җырының авторы буларак) Тукай премиясен үзләре күрә алмаган зур шәхесләребез. Бу шәхесләрнең иҗаты хәзер дә халыкка хезмәт итә.  Бәлки, 60 ел эчендә андыйлар тагын бардыр. Мин Тукай премиясен үзе кабул итеп алмаган башка шәхесләрне белмим. Рөстәм Зәкуанов мондый тантанага килә алмаучыларның беренчесе дип беләм. Халкыбыз мирасын саклауга бөтен көчен куйган шәхескә саулыклар телик. 

Традиция: Язучылар

60 ел дигән мистик санга Тукай премиясенә дәгъва итүчеләрнең иҗаты һәм шәхесе турында фикер алышу кампаниясе чорында язучылар үзләре дә игътибар иткән иде. Игътибар итеп кенә калмады, ә олы юбилей уңаеннан өч кандидатның өчесенә дә бирелмәсме дип өмет итте. Өметләр акланмады, әлбәттә, Тукай премиясе ниндидер “уңайлардан” бирелә торган бүләк түгел...

Өч прозаикның берсе – Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдим иткән Камил Кәримов зур бүләккә лаек булды. Камил Кәримов сәхнәдә аудитория белән эшли белә торган язучы. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Президенты кулыннан кадерле Дәүләт билгесен алганда, “темадан” читкә китмичә, Тукайның “Эш китергән җимеш” турындагы шигыреннән юллар белән чикләнсә, Шигырь бәйрәмендә: “Мине яклаучылар бармы монда?” дип, тулы бер мәйданның алкышларын кабул итте.

Бүгенге язучы шундый булырга – аудитория белән эшли белергә тиеш, килешәсезме? Аның халык ярата торган “сөйкемле сөяге” булырга тиеш.

“Татар-информ” өч прозаикның берсенең генә Татарстан Язучылар берлеге идарәсеннән тәкъдим ителүенә игътибарны юнәлтеп, әлеге кандидатның сайлануы Берлекнең дәрәҗәсен күтәрә дип фаразлаган иде.

Традиция: Рәссамнар

Кандидатлар арасында өч рәссам – Идел буе халыклары темасына багышланган 33 эшен тәкъдим итән Кузнецов Михаил Иванович, Тукай шигырьләре буенча 10 эшен, Болгар темасына 19 эшен һәм балачак хатирәләре белән бәйле 21 эшен күрсәткән Петров Александр Александрович, “Татар хатыннары” сериясендәге 25 эше белән катнашкын Мәдияр Хаҗиев та бар иде. Вәкаләтле комиссия Кузнецов өчен тавыш бирде. 

Традиция: Театрлар

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театрының иҗади коллективы да быел үзенең Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган “Анам кыры” спектаклен Тукай премиясенә тәкъдим иткән иде. Тарихын театр-студия булып оешкан көннән башлап санасак, 30 елга якын яшәп килгән, дәүләт статусы алуына 12 ел булган театрның әлегә Дәүләт бүләге юк. Ә башка коллегаларының бар. Минзәлә татар дәүләт театры режиссеры Сабир Өметбаев бу зур премиягә Юныс Әминев әсәрләре буенча куелган "Язылмаган законнар" һәм "Тамырлар" спектакльләре өчен 1960 елда ук ия булса, 1979 елда Дәүләт премиясен Әлмәт театрының иҗат коллективы алган. Сүз уңаеннан, күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин, режиссер Гали Хөсәенов һәм актриса Дамира Кузаева белән бергә, Тукай премиясен Әлмәт театры аша алды. 1976 елда Тинчурин театры режиссеры Равил Тумашев биредә куелган өч спектакле өчен Тукай премиясенә лаек булган. 

Ә XXI гасырга күз салсак, 2009 елда Камал театрының “Телсез күке” спектаклен куйган иҗат төркеме һәм 2013 елда - Алсу Гайнуллина премия алды. 2016 елда Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов та үз кандидатурасын тәкъдим иткән иде. Дөрес, артистлары белән бергә түгел, үзен генә. Үтмәде. Быел да Түбән Кама театры комиссияне ышандыра алмады. Ә бәлки Тукайның балачагына багышланган “Карурман аша” спектакле белән бәйле җәнҗал уңай тәэсирләргә киртә булгандыр – белмәссең.

Кыскасы, Тукай премиясе тарихына күз салсак, алтмыш ел эчендә театрлар, гомумән, Тукай премиясе комиссиясе тарафыннан артык иркәләнмәгән булып чыга.

Әмма алга таба иҗатның бу юнәлешенә игътибар артыр дигән өмет бар. Чөнки бүген Тукай премиясе лауреатларын котларга сәхнәгә чыккан Татарстан Президенты 60 ел дәверендә безнең Тукай исемендәге Дәүләт премиясе халкыбызның күренекле кызлары-егетләренә бирелүен искәртеп, аларның милләтебезне үстерүгә, телебезне саклауга зур өлеш кертүен әйткәннән соң фикерен дәвам итеп: "Без бүген Тукай һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң Кариев театрының яңа бинасын карадык. Уңайлы шартлар, талантлы труппа... Безнең шундый театрлар булырга тиеш, мәктәпләр булырга тиеш! Алар барысы да телебезне саклау юнәлешендә эшләргә тиеш", - диде. Игътибир итегез – театр диде.

Экзотика: Коллекционер

Кандидатлар темасын дәвам итеп, алар арасында данлыклы диктор һәм коллекционер Абдулла Дубин да барлыгын да искә төшерик. Шунысы игътибарга лаек - ул Тукай премиясе гамәлгә куелган елларда, дөресрәге, 2 ел соңрак, телевидение дикторы карьерасын башлаган һәм тиз арада популярлашкан шәхес. Әмма ул елларда Тукай премиясен Сибгат Хәким кебек шәхесләр алган. Быел кемнәрдер бу кандидатурага аптырабрак караса да, миңа калса, аптырарлык түгел – хәзер Тукай премиясенә үз хезмәтен иҗат дип санаган теләсә кем тәкъдим итә ала. Директор булу иҗат икән, нигә әле коллекционер иҗат булмасын ди! Хәерле булсын, Абдулла аганың олыгайган елларын быел бу премия бизи алмады. Югыйсә, коллекция өчен затлы экспонат буласы иде.

60 елдан соң

Тулы бер циклны тәмамлап, яңа циклны башлаган Дәүләт премиясе һичшиксез яшәрергә тиеш. Бер ел эчендә Татарстан Язучылар берлеге Тукай премиясенә яшь кандидат әзерләргә тиеш. Бу, һичшиксез, Йолдыз Миңнуллина булырга тиеш. Чөнки аның дәрәҗәсендә үз символик шәкертләрен, аның иҗат юнәлешен дәвам итүчеләрне башка бер шагыйрьдә дә очратканым юк. Быел өч прозаикны Тукай премиясенә тәкъдим иткән өч оешма - Татарстан китап нәшрияты да, Татар энциклопедия институты да, Татарстан язучылар берлеге дә – шушы бер юнәлештә – татар әдәбиятын яшәртү, сафландыру юнәлешендә эшләргә тиеш. Кеше Дәүләт премиясен вакытында алсын. Бүген язган әсәрең белән утыз елдан соң бәяләмә сорап йөрү матур булмас.

Тагын бер мизгел – шактый еллар дәвамында Татарстан композиторлар берлеге үз кандидатурасын тәкъдим итми. Моны ничек аңларга? Ни өчен Берлек яшьләрне үстерми һәм үссендерми? Бу юнәлештә активлашырга һәм иң актив, иң талантлы яшь татар композиторы Эльмир Низамовны Тукай премиясенә тәкъдим итергә кирәк.

Яңа циклны яшьләрдән башлыйк. Ясыйсы ялгышларыбызны бу алтмыш еллыкта ясап бетергәнбездер...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100