Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рузилә Мөхәммәтова: Салаваттан милләт дошманы ясау кемгә кирәк булды?

Журналистлар, белепме-белмичәме, Салаваттан милләт дошманы ясап куйдылар. Мин социаль челтәрләрдәге фикерләрне укыдым да яңа сезонда Нәкый Исәнбәт әсәре буенча Камал театры сәхнәләштергән “Миркәй белән Айсылу” спектаклен күз алдына китердем. Параллельләр өстә ята.

news_top_970_100
Рузилә Мөхәммәтова: Салаваттан милләт дошманы ясау кемгә кирәк булды?

Тормыш – сәхнә, сәхнәдә – Миркәй белән Зәмир Дәүлие


Җәмгыятьнең борчылуы чиктән аштан мизгелдә кешеләр моның ни өчен шулай килеп чыгуына гаеплене эзли башлый. Һәм кемнеңдер кемгәдер бармак төртеп күрсәтүе җитә – өер шуңа ташлана. Ул аны талап юк итә.



Әлеге спектакльне карап өлгермәгәннәр өчен кыскача эчтәлеген язам. Авылда коры җәй. Халык ачлык киләсеннән курка. Уралга тимер юл салырга эшкә киткән авыл егете Миркәй сөйгәне Айсылуны алырга кайта. Авыл бае Зәмир Дәүлиенең Миркәйдә үче бар. Ул Миркәй белән Айсылуны ярамаган эштә тотканлыгы турында сөйли, иярченнәре аны җөпли. Шулай итеп, яшь кыз белән егетне бозыклыкта гаепләүче шаһитлар да “табыла”. Корылыктан куркып паника дәрәҗәсенә җиткән халыкка Зәмир Дәүлиенең Миркәй белән Айсылуга төртеп күрсәтүе җитә кала – илдәге корылык һәм авыр тормыш яшь парның “бозыклыгына” бәйле дип табылып, яшьләр кыйналып, мәсхәрәләнеп юк ителә.




Милләткә кыен чакта без нишлибез?

Кемдер тупиктан чыгу юлы эзли, ә кемдер гаеплеләрне эзли. Икенчесе белән шөгыльләнү, әлбәттә, җиңелрәк.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, “Татар моңы-2017” IX Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының жюри рәисе буларак, конкурска багышланган матбугат конференциясенә килгән иде. Ул моң турында, конкурс турында, сәхнәгә чыккан кызларыбызны киендерүебез турында сөйләде. Сораулар тел вазгыятенә дә кагылды, әлбәттә. Салават чын күңеленнән сөйләде, чын күңеленнән шушы вазгыятьнең килеп тууына шаккатуын белдерде, улының балалар бакчасыннан “урыс малае” булып кайткан чагын искә төшерде. Барысын да чын күңеленнән үзенә хас манерада, үз эмоцияләре белән сөйләде. Аның тексты референтлар язган, матбугат секретарьләре төзәткән текст түгел иде.

Журналистлар шул тексттан кайбер җөмләләрне тартып алдылар да, үз текстларын төзеделәр. Шулай итеп “Зәмир Дәүлие һәм Миркәй белән Айсылу схемасы” төзелде - милләттә шушы вазгыять килеп туганга “гаепле” табылды. “Үзебезнекен кыйныйк – башкалар да куркып торсын! Без нинди шәп!”



Инде һәр кеше Салават Фәтхетдинов сүзләрен үз күзләре белән укып үз нәтиҗәсен чыгарсын өчен, без аны тулысынча бирәбез. Ышанып бетмәүчеләр видеоязманы карый ала.

Салават болай диде...


“Бер куркыныч уй йөри. Алга таба да милләткә мондый мөнәсәбәт булса, татар җырын татарча җырлау дигән конкурс әзерли башларбыз әле. Чөнки хәзер татар җырын... кызганыч, аның бозылуына халыкны гаепләп булмый инде. Конкурслар күп, фестивальләр җитәрлек... кем ничек тели - шулай киенде, кем ничек тели - шулай чишенде, кем нәрсә тели - шулай җырлады.

Элек конкурска әзерләнү өчен шагыйрьләргә композиторларга мөрәҗәгать итә торганнар иде. Хәзер сүзләрен - үзләре, әтисе көен яза, чыга да җырлый. Татар җырының "Т" хәрефе дә калмады.

Беренчедән, татар моңын саклауны бер “Татар моңы” конкурсы гына эшли алмый. “Татар җыры” конкурсы да шуны эшләргә тиеш, Рәшит Ваһапов конкурсы да шуны эшләргә тиеш. Балалар арасында да конкурслар җитәрлек. Татар пентатоникасына туры килми торган җырлар җырлыйбыз бит. Шуңа канәгатьләнеп, кул чабып, бәя куеп утырабыз. Миңа калса, жюри әгъзалары да халыкны сөя торган булырга тиеш. Бала-чага сүгенгән саен көләбез бит. Егылып көләбез. Бала үскәч тә шушы әйберне дәвам итәргә мөмкин.

Миңа калса, "Татар моңы" дигән сүз "Татар җыры" дигән сүзгә караганда кыйммәтрәк. Җырны ничек җырласаң да була, ә моңны югалтмау – монысы иң зур мәсьәлә. Бу конкурста безгә бу исемне аклау өчен безгә бигрәк тә зирәк булырга кирәк. Инде, Аллага шөкер, кызларыбызны киендердек. Менә хәзер татарча җырларга да өйрәтсәк...

Миләүшә Ләбибовнаның миннән бу конкурсның ни өчен эшләнгәнен әйттерәсе килә. Мин усал дип әйтмим үземне, мин - дөрес кеше. Шул ук вакытта үземне көчле дип тә исәплим. Бер “Татар җыры”ннан чыккач әйтте миңа Минтимер Шәрипович. Безнең кызларыбызны күрде дә: “Сиңа шушы әйберләр ошыймы? - ди. - Ошыйдыр инде – син яшь кеше бит, - ди. - Эшләгез берәр нәрсә”, ди. Шуңа инде Зилә Рәхимьяновна министр иде, Миләүшә Ләбибовна белән өчәүләп шушы әйберне башлап җибәрдек.

Хәзер башымда шундый уйлар йөри. Дөресме икән инде ул – былтыр да әйтеп караган идем. Бәлки, ел да үткәрү дөрес тә түгелдер, бәлки, ике елга бер кирәктер. Чөнки талант ел саен тумый, көн саен үсми. Икенчедән, тагын бер ягы бар, әгәр бер туктасаң, ул эшне дәвам итеп алып китү тагын бер зур мәсьәлә. Шуңа күрә мин генә үз фикеремне әйтеп, дөньяны бутап җибәрергә мөмкин. Шуңа күрә бергәләшеп киңәшләшербез. Киләсе елга калдырып та булмый – ун еллыгы. Үзенә күрә бер гомер. Ун ел эчендә милләт бетә, ун ел эчендә яңа милләт килеп чыга. Ул күп вакыт. Киләсе елга үткәрербез дә, ике елга бер кирәктер дип уйлыйм. Миңа калса, күбрәк яшьләр арасында эшләргә кирәктер. 35 яшьлекләрне без инде үзгәртә алмыйбыз. Алар инде буласын булган, күрәсен күргән. Бала-чаганы шушы вакытта эләктереп алып, дөрес юнәлеш биреп, уку йортларына кертеп җибәрсәк, файдасы күбрәктер. Күбрәк яшьләргә игътибар итик.

Бервакыт бер зур кеше – кем икәнен әйтмим – “Хәлләрең ничек?” ди. “Әйбәт, - димен, - Менә дигән!” - димен. “Миңа сорауларың бармы?” - ди. “Бер соравым да юк, - дим. - Главное – комачауламасыннар”, - дим. “Ай-һай, анысы - самое главное. Син җиңел генә”, - ди. Шуның сыман, безгә мишәйт итмәсеннәр. Очрашу оештырасыгыз килгән икән – үзегезгә тырышырга кирәк булгандыр (сүз “Татар моңы” конкурсы тәмамланганнан соң журналистлар белән фикер алышу оештыру турында бара. Авт.). Сез бит кирәк вакытта бик табасыз. Кеше көлдереп, берәрсен фаш итергә кирәк булса... Очрашу булмый калган. Әйттек – оныттык – чын татарлык инде бу!”



“Татар моңы”нда “Туган тел”не җырлау булачакмы? Мәктәпләрдә татар телен калдыру турында үз фикерегезне әйттегезме?” дип кызыксынды каләмдәшләр.

Ишетмәгәнсеңдер, мин инде бу турында 29 ел кычкырам. Татар теле булса, моңы югалмый. Безнең хәзер моң турында сөйләшергә вакыт калмый. Чурт с ним моңына, теле калсын иде хотя бы. Монда проблема хәзер икенче. Егетләр, кызлар, аның логикасы бик гади. Башта мәктәпләрдә бетерәчәкләр... Шуннан татарча сөйләшү бетәчәк. Татарча җырлау бетәчәк. Туксанынчы елда мин Чаллыга килгән вакытта шаккаттым: автобуска кереп татарча сөйләшкәч: “Говорите на человеческом языке”, диделәр. Яшен суккан сыман булды, шешенеп беттем. Хәзер безнең тел кеше теле түгел икән. Ул мәсьәләне чаллылар бик каты итеп бастырып урынына куйганнар иде – почти 20 елга җитте. Менә монысы белән шаярырга ярамый! Инде туксанынчы ел гына булмаячак. Без бит кайсыдыр милләткә кушылып яши торган милләт түгел.

Мин болай дип уйлыйм - урыс әйтмешли, безне “на вшивость проверяют”. “Нишләрләр икән?” дип. Күрсәттек, әллә ни эшли алмадык бит. Замолчали. Шуңа күрә монда, ай-һай, “Татар моңы” гына саклап кала алса?! Безнең генә сүзләр белән нәрсәдер эшләп булса?! Без бу “Татар моңы”н ай саен үткәрә алабыз. Аның бер авырлыгы да юк. Шуңа күрә “Татар моңы”нда татар теле турында мәсьәлә күтәрү чебеннең тәрәзәгә бәрелүе генә. Аңа игътибар бирергә ярамый. “Әйтелдеме-әйтелмәдеме?” - монысы инде милләт исеменнән сүз сөйләп йөриләр, үзләре бернәрсә эшләми торган кешеләр - менә андый кешеләрнең эше бу. “Татар теле турында әйттегезме, әйтмәдегезме? Яздыгызмы-язмадыгызмы?..”

Аңлата алдыммы икән инде?

Минем “Татар теле бетә”, дигән сорауның Татарстанда тууы башыма ди килмәгән иде. Минем бу әйбер әле дә башыма килми. Флаг күтәреп акырып йөрү паровозга каршы сәнәк күтәреп барган сыман инде. Моны бер генә кеше эшли алмый. Бу зуррак форматта эшләнергә тиешле әйбер. Ничек инде ул шушы илдә яшәп, шушы илдә телең булырга тиешме-юкмы? Неужели шушындый сорау туарга тиеш дип шаккатып утырам мин. Инде ничәнче айлар инде.

Без дә театр белән “Туган тел”не җырлап яздырып җибәрдек. Мин моны зур процент китерә торган әйбер дип исәпләмим. Ул да кирәктер инде. Чүп өстенә чүмәлә, артык булмас. Монда икенче яктан карарга кирәк. Сез чыгып җырладыгыз, мин чыгып җырладым, ул чыгып җырлады – алай гына түгел. Монда тирәнрәк карарга кирәк. Зур мәсьәлә бу. Мин шаккатам, шушы сорау килеп туар дип мин күз алдына да китермәгән идем. Туды бит.

Мин болай дип уйлыйм - һәрвакыт концертларда әйтә килдем. Үз өеңдә булмаган тәртипне өстән сорарга ярамый. Үз өендә тәртип салалмаган татар ничек башкалардан сорарга тиеш?! Миндә дә шул проблема, көне-төне сугыш балалар белән. Бәләкәй чагында Рөстәмне садикка җибәрдек. Бер атна йөреп кайтты, русча сөйләшә. Мин әйтәм: “Син кайчан урыс булдың соң әле, улым? - димен, - Нишләп телеңне оныттың?” - дип әйтәм инде. “Ну, конечно, когда я был татарином, я знал татарский язык”, ди. Мин шаккаттым. Киттек садикка Ләйсән белән. Таптык тәрбиячене. Татар хатыны. Баксаң, алар: “Мы россияне, мы русские, - дип әйтәләр икән, "Мы живем в России”, - диләр. Дүрт яшьлек балага бу нәрсәгә кирәк? Кайткан бала “бывший татарин” булып. Садиктан алдык. Кемдер эшли бит! Без эшләмибез. Бүгенге көндә татарча җырлаган баланы да куркытасы килми - русча җырлый башлар дип... Әнә “Созвездие” эшләде бит. Бөтен татар баласы, русча җырлап, “Созвездие”дә күренү өчен хыяллана. “Созвездие” шәп эшләде, безнең йокыны ачты. Анда игътибар икенче, дәрәҗә икенче, бүләкләр икенче, башка шартлар... Эшләгән кешене сүгеп утыру дөрес түгел. Без йоклагач... Берсе йоклый, берсе эшли. Менә, белмим, кайчан уянырбыз? Уяналсак. Бу әле өстән генә үтеп китү. Төпкә төшергә кирәк, төпкә төшмичә булмый...”



Игътибар белән укысаң, алдыңда “Зәмир Дәүлие максаты” булмаса, Салават Фәтхетдиновның текстында бик күп җитди фикерләр “шифрларга” мөмкин. Ә без “паровоз белән сәнәк” имеш. “...Сез бит кирәк вакытта бик табасыз. Кеше көлдереп, берәрсен фаш итергә кирәк булса...” диде Салават Фәтхетдинов.

Кичер, Салават, паровоз килгәндә кулдагы сәнәк белән үзебезнекеләргә дә кундырып алабыз шул әле без...


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100