Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рузилә Мөхәммәтова: “Мин – альтернатива, син – попса”

Төнге клубта альтернативщиклар чыгышы – минем формат түгел. Чөнки мин шактый консерватив кеше. Әмма Yummy Music лейблының биш еллык туган көн концертына, барыбер, бардым. Беренчедән, миңа музыканың бөтен төре кызык – чөнки мәдәният темасына язам; икенчедән, миңа яшьләргә кагылышлы бөтен әйбер кызык – чөнки мин үсмер кыз әнисе; өченчедән, анонсланган программада мин яраткан Мубай белән Илгиз Шәйхразиев бар иде. Дөрес, Мубай килмәде, ә Шәйхразиев мин көткәнчә җырламады.

news_top_970_100
Рузилә Мөхәммәтова: “Мин – альтернатива, син – попса”

Беренче шуннан башлыйк – кемнәр ул альтернативщиклар? Бу очракта ул чын татар сүзе буларак кулланыла. Чөнки моннан ун-унбиш еллар элек журналист Рафис Җәмдиханов ул сүзне татар музыкантларына карата уйлап тапкан. “Татарга шәһәр мәдәнияте дип йөргән вакытлар иде. Ул вакытта бу музыка попсага альтернатив иде”, – дип искә ала Рафис ул чакларын. Татар журналисты чып-чын татарча сүз тапмаса да, сүзе шулкадәр килешкән – ул бүгенге музыкантларга ошап бетмәсә дә, әйтелә тек әйтелә.

Бүгенге “альтернативщиклар", ягъни, шушы музыка белән шөгыльләнүчеләр үз юнәлешләрен дөнья стандартлары буенча, инглиз теленнән сүзгә-сүз тәрҗемә итеп, бәйсез, ирекле музыка дип атыйлар. “Дөньякүләм музыкаль индустриядә ул шулай кабул ителгән. Зур мейнстрим музыкага альтернатива буларак, соңгы 10-15 елда бәйсез музыкантлар үсеп чыкты. Аларга электрон музыка тарафдарлары да, фолк-музыкантлар да һәм рок-музыкантлар да керә”, – дип аңлатты музыкант, Yummy Music лейблына нигез салучы Ильяс Гафаров.

Шушы урында бүгенге “татар альтернативщиклары"ның иң алдынгы вәкилләре турында бик кыскача, һәм, мөгаен, тулы булмаган мәгълүмат.
Ильяс Гафаров – Yummy Music лейблы директоры, Ittifaq проект рэперы. Күптән түгел генә шактый шау-шу тудырган “Tatarka "Алтын" клибы өчен җыр тексты язучы да ул, “Үзгәреш җиле”ндә Илгиз Шәйхразиев белән бергә “Бормалы су” (Нәкый Исәнбәт шигыре) композициясен башкаручы, ягъни, “кызыл ботинкалар”ы белән тамашачы хәтерендә калган рэпер да шул Ильяс инде.

Илгиз Шәйхразиев – ул шактый актив иҗат итеп яшәсә дә, “Үзгәреш җиле”ннән соң киң танылды. Хәер, аны, әйтик, Ильяс кебек, алар үзләре әйтмешли, бәйсез музыкант дип кенә булмыйдыр. Илгиз үзе дә: “Мин альтернатившик түгел, мин бер генә якта түгел – балык кебек мин бөтен җирдә, 28 яшеңә җиткәч үзеңнең кайсы кысаларда булганыңны аңлыйсың", – ди.

“Yummy Music” лейблының биш еллык юбилее алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә беренече татар диджее Нур Алиев күпчелек татар җырчыларын “табын җырчылары” дип атаган иде. Илгиз моның начарлыгын күрми: “Бормалы су”га сорау күп. Банкетларга да чакыралар. Түрәләребез дә сорыйлар. Мин, гомумән, җырларга яратам, банкетларда җырлыйм”, – ди.

Сүз уңаеннан сорау – банкетта җырлаучы ул “банкет җырчысы”мы?

Зәринә Вилданова тамашачыга “Үзгәреш җиле” проекты аша да таныш. “Татар альтернативщик"лары “тусовкасында”  The Cheeklaweek (Чикләвек) акустик төркеме белән чыгыш ясый. Зәринә Вилданованың дәрәҗәле концерт-банкетларда да чыгыш ясавы билгеле.

Рәдиф Кашапов – Бөтендөнья татар яшьләре форумы активисты һәм бик актив “альтернативщик" –  шактый кычкырып һәм бераз сәясиләштереп җырларга ярата.

Juna төркеме быел үзләренең беренче альбомын чыгарган. Солистлар – рус телле кызлар. Татарча җырлыйлар. Габдулла Тукай, Һади Такташ, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар шигырьләре җырга салынган. Алар өчен татар телендә җырлау инглиз телендә җырлау кебек үк чит телдә җырлау булса кирәк. “Иртә дөнья җанлана, мәшрикъ ягы аллана” дип җырлаганда алар ни турында җырлауларын аңламаска да мөмкин. Әмма җырлыйлар икән, димәк, алар өчен бу “круто!”, димәк, аларның татарча җырларына ихтыяҗ бар.

Оскар Юнысов (һәм аның “ОSCAR с7с5” төркеме) теләсә нинди татар һәм татарлар куллана торган сүзне җырга сала ала. Монда сәясәт тә, социаль протест та тоймадым, әмма аның башкаруында татар сүзләре шуладәр тәмле яңгырый.

Илдар Мөбәрәкшинның чыгышы “Аксубай фьюжн музыкасының атасы Мубай, соңгы арада бик сирәк чыгыш ясаса да, ул кунакка килергә вәгъдә итте”, дип анонс биргән иде тунак көн концертын оештыручылар. Килмәде! Килмәде Мубай! Кызганыч!.. Сүз уңаеннан, Мубай турында иске анекдот: “Кондиционерыгыз тавышлы эшли икән? Юк, Мубай җырлый ул”. Әмма бүгенге бәйсез музыкантларга Мубайлык җитми.

Икенчедән. Алар кем өчен җырлый?

“Зур концертлар уздырырга матди яктан мөмкинлекләребез булмагач, без үзебез өчен шундый бәйрәмнәр оештырабыз”, – ди Илгиз Шәйхразиев.

“Безнең күпме тамашачыбыз барлыгын санаган кеше юк. Ләкин безнең “Мин татарча сөйләшәм” фестивалендә өч сәгать дәвамында барган концертка өч меңгә якын тамашачы килеп китә. Ә элек Казандагы “Дөнья яратылышы” фестивалендә татар музыкасы яңгыраганда унар мең кеше тыңлады. Чөнки альтернатив музыкантлар дөньяның иң текә рок-музыкантлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясый иде, – ди бәйсез музыкант, “Yummy Music” лейблы директоры Ильяс Гафаров. – Андый вакытларда аудитория кинәт арта, чөнки аларны берләштерүче чара бар. Хәзерге вакытта альтернатив музыкантларны берләштерүче чара – “Мин татарча сөйләшәм” фестивале. Тагын кайбер җәй көне уза торган вак-вак фестивальләр – аларга инде азрак кеше килә. Чөнки алар даими рәвештә үткәрелми”.

Ильяс Гафаров киләчәктә Татарстанда альтернатив музыка бизнес-проект була ала, дигән фикердә. “Россиядә альтернатив музыканың аудиториясе бик зур, төрле радиостанцияләр, төрле лейбллар рок-музыканы бизнес модель итеп күзаллыйлар, ягъни, алар аны иҗат ысулы итеп кенә түгел, бизнеска кебек карый. Чөнки аңа аудиториянең ихтыяҗы бар, – ди ул. – Минемчә киләчәктә татар музыкасын да шул көтә: тамашачының зәвыгы үскәч, интернет ярдәмендә кешеләр яңалыкны тизрәк кабул итә башлагач – хәзер инде ул процесс бара – Татарстанда да альтернатив музыка бизнес-проект була ала”.

Бераз читкә китеп. Димәк, тамашачының зәвыгы үскәнне генә көтәсе калды. Ә әлеге Татарстанның кесәсендә мәдәни чараларга дигән акчасы булган гражданнары – 10 000 кеше (1000 урынлы “УНИКС” залында ун көн концерт) “Мунча ташы” тамашаларын карата, 5-6 мең кеше Фирдүс Тямаев концертларына килде. Әлбәттә, ул Тямаев тамашачысы беркайчан да Juna төркеме кызларын тыңламаячак, алар Ильясны да белмиләр. Әмма алар Илсөя Бәдретдинованы тыңларлар иде. Ә Илсөя почти “альтернативщица”. “Аны эфирга беренче мин чыгардым”, – дип искә ала кайчандыр “татар альтернативщиклары”ның башында торган, шәһәр татар мәдәнияте идеяләре белән “хыялланып” йөргән журналист Рафис Җәмдиханов.

Бәлки, “татар альтернативщиклары”на популярлашу өчен халыкка якынаю җитмидер. Әйтик, “Халыкның 80 процентының рухи үсеш турында уйламавын, радиодан нәрсә бирәләр – шуны тыңлавын, кем җыры күбрәк яңгырый – аңа шул якынрак икәнлеген, аларга җиңел музыка, җиңел сүзләр кирәклеген һәм аларның IQ дәрәҗәсе түбәнрәк” булуын (“Алканат” төркеме лидеры Илназ Гәрәев фикере. – Автор) онытып, шул сиксән процентның бик азын гына булса да “алырга” тырышыргадыр. Мисал – шул ул Илсөя Бәдретдинова, күтәрелеп килгән Илгиз Шәйхразиев – алар “сезгә дә, безгә дә” җырлыйлар һәм әйбәт кенә яшиләр кебек тоела.

Монда инде менеджмент проблемасы алга килеп баса. “Тамашачы белән башкаручы арасындагы концертларны көйли белгән кеше кирәк. Без аларны даими рәвештә эзләп торабыз. Алар – безне, без алар өйрәтәбез, – ди Ильяс Гафаров. –  Менеджерлар проблемасы альтернатив музыкага гына карамый. Шоу-бизнес өлкәсендә дә менеджмент бик нык аксый”.

Шушы урында “татар альтернативщиклары” сүзен әйләнешкә керткән һәм бәйсез музыкантларны бер мәйданга туплый алган Рафис Җәмдихановка дан җырларга гына кала. Бәлки бүгенге көндә алга идея-максатлар куеп эшләгән менеджерлар заманы үткәндер, бизнес-проектлар заманы җитте. Әмма Рафис үзенең идея-максатлар куеп эшләве турында сөйли: “Без татар җыр сәнгатенә публицистика кертү, җанлы итү максаты белән эшләдек. Урыс телле яшьләргә татарча да төрле жанрларда эшләп булганын белдердек. Татар теленең үсәргә мөмкинлеген һәм үсә алачагын күрсәтә алдык. Татар теленең әдәбият теле генә түгел, ял итү, төрле жанрларда җыр тыңлау теле дә була алуын исбатладык. Шул “тусовкаларга” “акыллы башларны” җыйдык – татар элитасы була алырлык яшьләрне бер мәйданда тупладык. Әмма ул проект 2005-2010 елларныкы иде”, – ди ул.

Рафис Җәмдиханов: “Моннан ун-унбиш ел элек барлыкка килгән “альтернативщик”ларда социаль протест бар иде, хәзер үз-үзләренә генә протест калды”, – ди. Рафис үзе “дөньяга чыгарган” “Иттифак”, “Алканат” һәм Мубайны искә ала. Хәзер Финляндиядә яшәп иҗат итүче Җәмилә Низаметдин үзенең иҗатында, чыннан да,  Рафисның роле зур булуын таный. Үзенең Салават концертлары белән параллель концерт куеп ике көн тулы залда чыгыш ясый алуы өчен Рафис Җәмдихановка рәхмәтле. Бу хакта ул “Татар-информ”да татар альтернатив музыкасына кагылышлы язмалар буенча социаль челтәрләрдә барган фикер алышуларда язды.

Бүген Рафис Җәмдиханов кебек идея-максатлар, яки Илфак Шиһапов кебек диимме икән (Ул Илсөя Бәдретдинованың үз проекты булуы турында еш кабатлый. – Автор) бизнес-идеяләр белән белән коралланган менеджер барлыкка килсә, “татар альтернативщиклары”н ниндидер “якты киләчәк” көтәме?

“Татар альтернатив музыкасы татар аудиториясе өчен генә эшләнә икән, ул беркайчан да табыш китермәячәк”, – диде “Алканат” рок төркеме лидеры Илназ Гәрәев. Чөнки татарлар аз халык, 6 миллион татарның бәйсез музыка тыңлаучысы күп була алмый, дип дәлилли ул фикерен. Аның фикеренчә, татар музыкасын бераз яхшыртып, башка халыкларга тәкъдим итсәң, табыш алырга мөмкин. “Продукт сыйфатлы булса, баш миен һәм акча кушып популяр итеп була”, ди ул.

Ильяс Гафаров хәтта дәүләт ярдәме белән дә әллә нәрсә эшләп булмавын билгеләп үтә. “Монда аудитория белән турыдан-туры эшләргә кирәк. Ләкин татар музыкасының имиджын, шуның белән җанлы музыканың имиджын күтәрергә, чыннан да, дәүләт ярдәм итә ала. Көннәрдән бер көнне, бәлки, безгә дә игътибар итәрләр. Хәзерге вакытта безнең егетләр-кызлар дәүләт үткәргән чараларда да катнаша. Безнең музыкантлар арасында рок-җырчылар да, поп-җырчылар да бар. Поп-җырчылар буларак башкалардан сыйфаты ягыннан нык аерылып тора. Чөнки даими рәвештә тере яңгырашта җырлаган артистның осталыгы да үсә бара”, – ди Ильяс.

Дәүләт ярдәме мәсьәләсенә килгәндә, тагын бер фикер. Әйтик, “Алканат” төркеме лидеры Илназ Гәрәев саннары буенча фикер йөртсәк, сиксән процент халык җиңел музыка, ягъни, эстрада тыңлый. Димәк, алар үз көннәрен үзләре күрүче Салават, Элвин Грей, Хәния Фәрхи концертына йөри. Димәк, безнең тамашачының сиксән процентының мәдәни тормышы өчен бюджет чыгымнары тотылмый. Калган 20 процентка классик музыка тыңлаучылар да, джаз да, рок та, тагын әллә күпме музыка юнәлешләре керә. Республика нигездә классик музыка тыңлаучылар һәм джаз турында гына кайгырта. Чөнки Татарстанда бу юнәлештә шактый фестивлальләр бар һәм алар шактый югары дәрәҗәдә һәм шактый акча тотыла. Ә инде артык күп булмаган “альтернатив” музыка тамашачысы, гомумән, төнге клубка барып кына мәдәни ихтыяҗын канәгатьләндерә ала.

Ә минем татарча тере тавыш белән җырлаган җырчының көн яктысына чыгарасы килә.

Әллә заманы ул түгел, әллә музыкасы... әллә яңа “Җәмдиханов” кына җитмиме?



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100