Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Римзил Вәлиев: Милли гамьсезлек шүрләтә!

Татарстанда соңгы айларда бер-бер артлы кабатланган җинаятьләрнең, хулиганлык очракларының артында ни ята? Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев Intertat.ru электрон газетасына язган мәкаләсендә шушының сәбәпләре ачыклый.

news_top_970_100
Римзил Вәлиев: Милли гамьсезлек шүрләтә!

Заманасы шундый

Бу ни бу? Әллә тилеләрнең язгы холыксызлануымы... Әллә явызлык өянәге микән? Ахырзаманга тагы бер адым якынаю булып тоела бу миңа.. Бер үк көннәрдә, хәтта сәгатьләрдә Англия парламенты каршында полиция адәмен чәнчү, атышлар.... Шул ук шәһәрдә кеше таптату. Бельгиянең Антверпен шәһәрендә машинаны күрәләтә кешеләргә юнәлтү. Бераз элегрәк Франциядә шартлатулар, атулар. Сүриядә барган сугыш та мөселманнарының төрле мәзһәбләре арасында килеп чыккан, диләр. Соңгы елларда “ислам” дигән сүз әйткәч тә, “терроризм” төшенчәсе ияреп килеп чыга.

Ә бит гомер-гомергә бу сүзләр капма-каршы төшенчәле дип уйларга күнеккәнбез. Мөселманлык дигәндә татулык, шәфкатьлелек, сабырлык, чисталык тәрбиясен бирүче дин, иманга чакыручы руханилар күз алдына килә иде. Татар-башкортлар яшәгән якларда дини терроризм турында ишетелмәде. Кайберәүләрнең еракларга китеп, сугыш-талашларга керүе дә шуны ук раслый: үзебездә була торган хәл түгел бу.

Шунлыктан, берничә ел элек Валиулла хәзрәт Якуп һәлак булгач та мин бу я очраклы хәл, я усал провокация, мәкер белән махсус эшләнгән эш дип уйладым. Хәтта моның өчен кемнедер хөкем итсәләр дә, йөрәк акылны тыңламый: мондый явызлыкның исламны пычратыр, мөселманнарны газаплар өчен кылынганлыгы сизелә. Чөнки террор галәмәтләре иң беренче чиратта исламга зыян китерә, аның абруен төшереп, кешеләрне куркыта торган күсәк итеп файдануга ярдәм итә.

Шуңа күрә мин Европа илләрендәге ислам исеме белән кылынган этлекләргә дә шикләнеп карыйм. Мөселманлыкны дин түгел, ә куркыныч явыз идеология дип коткы таратуны террорчылык дип саныйм. Бу - мөселманлыкны күрә алмаучылар өчен дәлил, аларга аргументлар бүләк итү. Кемгә файдалы, шул оештыра яки яллап эшләтә золымны. Безнең халыкка бу мәсьәләдә аңгыра булмаска иде...

Бу атнада 107 елга хөкем ителгән “Чистай җәмәгате” төркеме дә сабак алырлык. Гаепсезлекне исбатлау кыенлашкан заманда яшибез, акыллы һәм сак булырга кирәк. Дин белән сәясәтне катнаштыру, төрле фиркаләр, төркемнәр белән аралашу ятим балаларны гына арттыра. Хакыйкатьнең юллары ай-һай урау.

Төрле явызлыклар, дин тирәсендә түгел, сәясәттә, бизнес-кәсептә дә очрап тора. Комсызларның иманы сүнгән була, бәлки гомумән әхлак тәрбиясе күрмәгәннәр бар. Менә шундыйларны кулланып, дөнья сәясәтен бутау, гаеплене, җинаятькә заказ бирүчене алдан ук билгеләп куя торган заман. Мәскәүдән качкан элекке Дәүләт Думасы депутаты, зур акчалар белән шаярып, хәтта КПРФ фиркәсенә ачкыч тапкан Денис Вороненковны Киев уртасында ату кемгә кирәк булган? Әлбәттә, зур акчалар белән шаяра торган депутат һәм хокукчы-аферист белән уртак хилаф эшләре булган жуликларга. Аны куллангач та кемгә тизрәк котылырга кирәк, менә шуларга. Һәм дә Украина белән Россия арасын тагын да ныграк бозарга, РФ Президенты Владимир Путинны батырырга теләүчеләргә.

Хәзер Көнбатышта нинди бәла чыкса да, Россия һәм аның җитәкчесе гаепле дип игълан ителә. Украинаның шоколад сатып баеган җитәкчесе Киев урамында егылган жуликның тәне суенганчы ук тизрәк күрше дәүләтне гаепли башлады. Чөнки киллерга заказ шуның өчен бирелгән бит!

Капкага дегет буяучылар каян килә?

Бу эшләр үтә дә ерак булып күренә. Казан кайда да, Лондон кайда диярсез. Лондонда, Парижда, Киевта яки үзебезнең илнең төбәгендә булган ямьсез хәлләрнең җиле Казанга да бик тиз килеп җитә. Акчаларны югалта торган “тишек” банклар да, Казанда соңгы вакытта булган кайбер хулиганлыклар да Татарстанның абруен төшерү өчен кулланыла.

Бигрәк тә милли эшләрдә кул уйнатучылар бар. Катнаш гаиләдә туган, әтисез үскән милләтсез ике егетнең Африкадан килгән студентны үтерүе очраклы дип уйламыйм мин. Скинхедлар башка шәһәрләрдә үрчеп ятканда да, алар бездә булмады.

Чиркәү яндыру турында гомергә ишетелмәде. Хәтта Алтын Урда, Казан ханлыгы чорында да татарлар чиркәүне кыерсытмаганнар. Ислам динен киң катламнарга керткән Үзбәк хан заманында чиркәүләр күпләп төзелгән, дәүләт яклавын тапкан, салымнан азат ителгән. Нинди чиркәү яндыру ди ул? Бу бары тик мөселманнарга, Татарстанга гаеп ташлаучыларга гына файдалы. Шуны да аңламаган тинтәкләргә моны ничек төшендерик?

Бәлки кызу башлы, ялган каһарманнар да очрыйдыр. Аларның маңгаена салкын компресс кую, тынычландыра торган таблетка каптыру дөресрәк. Дошманга үз тинтәклеге белән ярдәм иткән “милләтпәрвәр” дә куркыныч зат бит, туганнар!

Казансу елгасындагы часовня диварына 1552 елгы фаҗига турында сүзләр язучыларны, диварларга төрле янау сүзләрен сырлаучыларны иң беренче чиратта Казан дошманнары дип саныйм. Чөнки алар татарны сөймәүчеләргә файдалы эш башкара. XXI гасырга кергәч Казанның күтәрелүе, татарларның абруе артуы, Татарстанның һәрьяклап алга чыгуы кайберәүләрне ашына таракан булып төшә. Шул вакытта татарлар ызгыша, гасырлар үткәч реванш ала, анда хәлләр киеренке дип коткы тарату хәстәрен күрә алар. Кәсепләр шулай булгач, нишләсеннәр инде?

Мин бер федераль интернет сайтта үземне һәм Рафаил Хәкимовны татар “нацизмы” идеологы дип сырлаган 20 битлек өч мәкалә чыкканын хәтерлим. Балаларны туган телебездә укыту, милли матбугатны үстерү турында кайгыртуны “фашизм” дип санаучы автор үзебездә яши, хәтта Казандагы югары мәкттәптә укыта бугай. Заказ булгач, күңелендә пычрак җыелгач, бу адәм эшләгәндер инде. Беләм, аның тарихчы академик белән якыннан танышып, бәхәс корасы килгәндер. Шундый теләге барлыгы ишетелде. Ләкин андый “микробка” игътибар итү, реклама бирү дөрес булмас иде. Җавап биреп маташмадык аңа.

 Хурлаулар тиктомалга түгел

Мондый чакларда Сәгыйть Сүнчәләйнең атаклы шигыре зиһенне яктырта (Тукай үз кулы белән Сәхипҗамал Волжская альбомына язып куйгач, элегрәк бу шигырь Тукайныкы дип тә саналды):

Сөй гомерне, сөй халыкны,
сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле,
тик үкенечкә калмасын.

Киң күңелле бул эчеңнән,
мыскыл ишетсәң, «вак» диген,
Таптасыннар, хурласыннар,
тик җаның хурланмасын.

Үзебезнең ниятебез чиста, юлыбыз ак булгач, ни өчен безнең җаныбыз хурланырга тиеш әле? Хурланмыйбыз!

Ләкин гамьсезлек һәм мокытлык өянәгеннән иммунитет җитмәвен искә төшерергә туры килә. Хәзер нужа күп, кайберәүләр туеп сикереп, масаюдан тилерә. Бае да бар, ярлысы да. Бик акыллысы да бар, гыйлемсезе дә. Милләтпәрвәрләр бар.

Иң яман дошманнан – үзебезнең гамьсезлектән бераз шүрлим. Манкортлыкның тәмен белеп, карьера ясарга тырышучы шома-егет кызларыбыз да очрый. Милли-мәдәни, укыту тәрбия эшләрендә күз буяу, имтитация һәм эгоистик реклама белән мавыгучылар да юк түгел. Ләкин, безнең киләчәкне алар билгеләми. Үзебезнең зиһен дилбегәсе ычкынмаса.

Бик күп мәгълүмат һөҗүмнәренең төбендә быелгы җәй айлары. Июнь-июль айларында Татарстан белән федераль хакимият арасында Шартнамәнең (ул Дәүләт җыелышында расланып, федераль канун көчен алган документ) срогы чыкканда, яңасын имзалатмау өчен тырышып ятучылар бар. Шулай булгач, Татарстан капкасына дегет буярга тырышучыларга аптырыйсы юк.

Ләкин барыбер өметсезлеккә бирелмим. Мәскәү Кирмәненең манаралары күп, анда гел Жириновскийлар гына түгел. Халыкны аңлаучылар да, хакыйкатьне күрүчеләр дә бар дип уйлым. Казан Кирмәнендә һәм Ирек мәйданында утыручылар да күпне күргән.

Барыбызны да берләштерүче көймә – Татарстан Республикасы бар. Милли хисе сәләмәт булганнар татар халкы турында онытмыйлар. Ни булса да, шушы тирән тамырлы, куе ботаклы имән агачлары бирешмәс дип өметләнәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100