Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәмис Латыйпов: Татар дөньясында үзебезне кияү егетләре кебек тотмыйк

Татар матбугатында ни өчен укырлык әйбер юк? «Татар-информ» агентлыгы журналисты Рәмис Латыйпов әлеге сорауга карата фикерләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Рәмис Латыйпов: Татар дөньясында үзебезне кияү егетләре кебек тотмыйк

“Татар матбугаты. Анда укырга әйбер юк. Татар телевидениесе. Анда карарга әйбер юк”.

Рафаил Хәкимовның бу сүзләре бүгенге татар дөньясына диагноз кебек яңгырый. Хакыйкатькә каршы килеп булмый. Дөрес сүзләр.

Моны үзгәртеп буламы? Була. Бер чара – татарча белгән кешеләр татар дөньясында үзләренең кияү егете генә түгел икәнлекләрен аңларга тиеш.

Без инде татар теленең проблемасы методикада гына түгеллеген аңладык. Төп проблема – телне куллану даирәсе булмауда. Куллану даирәсе тар, шуңа күрә телне өйрәнергә мотивация түбән. Телне белгән кешегә дә аны кулланырга мөмкинлек аз. Хәтта Казанда да татарча кайда сөйләшәсең? Камал театры, эстрада концертлары, тагын? Ә  укыйм дисәң, рус үзәк матбугаты кебек киң колачлылары юк, аналитика аксый, кайбер темаларга язучы журналистлар бөтенләй юк. Телевидениедә дә шул ук проблема - сәясәт, икътисад турында тапшырулар әзерләр өчен журналистлар да, интервью алырга спикерлар да юк.

Татар телен өйрәнү буенча вәзгыять кискенләшкән мәлдә “кайда булсак та, татарча сөйләшик!” дигән өндәмәләрне еш ишетергә туры килә. Бик дөрес өндәмә. Мин бу өндәмәне матбугат юнәлешенә дә борып җибәрер идем. Татарча языйк! Татар теленең даирәсен арттырыйк! Кызганыч, әлегә вакытта бу өндәмәләрнең авторлары еш кына үзләрен татар дөньясында кияү егете дип хис итә. “Әби белән хатын пешереп бирерләр, мин кунакка гына килдем”.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимовның “Кто ты, татарин?” дигән китабыннан өзекне тагын бер китерим әле. “Чем же сегодня писатели вдохновляют татарский народ? Воспоминаниями о прошлом…

Татарская пресса. Там по большому счету нечего читать.

Татарское телевидение. Там нечего смотреть…”

Бу цитатаны инде күп тапкырлар кабатладылар, без Рафаил Сибгатовичның бу акыллы сүзләреннән оялып кызардык. Әйе, журналистлар тиешенчә эшләми, матбугат түбән сыйфатта, безгә бик оят, Рафаил Сибгатович. Әмма мин дә Сезгә бер сорау бирим әле? Менә Сез - татарча әйбәт белгән югары квалификацияле белгеч. Нигә Сез шул бичара татар матбугатын бераз укылышлы итү өчен тырышмыйсыз соң ул? Сезнең татар матбугатында татар телендә бер генә мәкаләгез дә чыкканы юк. Тел, милләт, тарихка кагылышлы әллә никадәр бик кызыклы мәкаләләрегез бары тик рус телендә генә чыга. Соң ул татар матбугатында “читать чего-то” мәкаләләр кайдан пәйда булырга тиеш соң? Зөлфәт Хәким сурәтләгән Притон планетасыннан килгән мифик татарларданмы? Сез дә язмагач, кем язсын соң инде аларны? Иванов, Петров, Сидоровмы?

Сез җитәкләгән институтның да сайты нигә бары тик рус телендә генә соң, Рафаил Сибгатович? Нигә аны татарча да ясамадыгыз икән соң сез? Татар теллесе мул мәгълүматлы, яңалыкларга бай, рус теллесе бик сыек кына мәгълүматлы булса, татар теленә ихтыяҗ да туып куяр иде, бәлки, кем белә.

Институт ел саен күп исемдәге китаплар чыгара, алар арасында бик кызыклы, бик кирәклеләре шактый. Әмма аларның барысы да, билгеле инде, рус телендә.

Институт татар халкының килеп чыгышы турында бик кызыклы видеоролик әзерләде. Әйтеп тә торырга кирәкмидер инде – ролик рус телендә. Менә шул ролик татар телендә булса, татар халкы белән кызыксынган кешеләр татарчасын карарга мәҗбүр булыр иде. Татар телен начар булса да белгәннәр өчен телне өйрәнергә бер стимул бит инде шушы. Рус телендәгесен беркадәр соңрак чыгарырга да мөмкин – татарчасын карасыннар башта, аннары гына русчасы чыксын.

“Татар-информ” агентлыгындагы тәҗрибәдән чыгып әйтә алам – сайтта татар телле эксклюзив мәгълүмат килеп чыкканда, “мин татарча бильмим” дигән кешеләрнең дә татарча белгәннәре ачыклана. Үзләренә кирәкле мәгълүмат бар икән, тәрҗемә иттереп булса да укыйлар. Шул ук “Татарларның килеп чыгышы” ролигы татарча булса, әллә никадәр кеше оныткан татарчасын да искә төшерер иде. Менә шулай итеп арта инде ул телгә ихтыяҗ. Башка телдә ул мәгълүматны таба алмыйсың, ул бары тик татар телендә генә бар. Менә шул очракта телне өйрәнергә мотивация барлыкка килә.

Моның мисалы – шул ук татар эстрадасы. Аларга рәхмәт – татарча җырлыйлар. Татар җырларына, җырчыларына гашыйк кешеләр шул рәвешчә телне дә өйрәнә. Ә күз алдыгызга китерегез, алар: “Без татар милләте турында мәгълүматны киңрәк массага, рус халкына да җиткерергә уйлыйбыз”, - дисәләр? Тоталар да, татар җырларын русчага тәрҗемә  итеп җырлый башлыйлар ди? Бу көлке тоела. Әмма татар матбугатын, татар әдәбиятын түбән сыйфатлы булуда гаепләүчеләр нәкъ шулай әйтә дә. Татар турында русча язуларын татар турында мәгълүматны киңрәк массага җиткерергә теләү белән аңлаталар. Шул рәвешчә, татар даирәсе тарая да. Хәтта мәгълүмат ике телдә – рус һәм татар телләрендә булган очракта да кеше аның татарчасын эзләп маташмый.

Бөтен кеше дә русча белә – бер укыгач, кызыгы бетте. Татар продукциясе ул һәрвакыт икенчел рольдә кала.

Минем әйтәсе килгән фикерем Рафаил Хәкимовка гына кагылмый. Ул турыдан туры татар матбугатына атап әйткәнгә күрә генә аңа атап язуым. Мин инде хөкүмәт сайтларын әйтеп тә тормыйм – аларны әйтеп ардырды инде. Мәсәлән, Татар энциклопедиясенең дә татар телендәге сайты да “Бармы – бар” принцибыннан гына чыгып ясалган. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының да сайты бары тик рус телендә генә бара.

Һәр чыгыш саен татар телен белергә өндәгән Илдар Гыйльметдинов җитәкләгән Татар федераль автономияләре сайты да рус телендә генә. Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин татарлар турында ничә китап язды. Берәрсен генә булса да, ялгыш кына булса да татарча язсын иде ул. Юк, барысы да русча. Ә бит Фатих Сәүбәнович кадәр шәп итеп татар теленең тәмен һәм тозын-борычын белгән кешене Татарстанда да әле эзләргә кирәк.

Шушы юлларны язып утырганда, татарлар аралашкан чаттагы бер яңалык күзгә чагылды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов Милли китапханә ясаган банерга карата шелтә белдерде. Китапханәдә “Җидегән чишмә” студиясе яздырган аудиокитапларны тәкъдим итәләр. Банер, билгеле, рус телендә. Әллә инде Милли китапханәдә дә татарча яза белмиләрме? Милли китапханә дә татар даирәсен киңәйтүгә үзеннән өлеш кертми икән, тагын кемнән миллилекне таләп итеп була соң ул? Милли китапханәгә дә татарча банерларны Притон татарлары күктән төшеп ясап бирмәс, бераз үзләре дә селкенсәләр, татар даирәсен арттыру максатында эшләнгән бик күркәм, гүзәл һәм матур бер эш булыр иде.

Атамасында “Татар” сүзе булган оешмалар татар теленә “Бармы - бар” дип карый икән, ниндидер мифик татарлар ясап бирми бит инде безгә бернәрсәне дә.

Татар телле белгечләр болай да бик аз. Кызганыч, булганнары да татар даирәсен киңәйтү өчен артык тырышмый. “Рус телле татарларга мәгълүмат җиткерәбез” дигән сылтау белән татар даирәсен киметүгә үзләреннән лаеклы өлеш кертүләрен дәвам итәләр.

“Когда-то татары были великим народом и управляли Булгарским государством, Золотой Ордой, Казанским и другими ханствами. Сегодня мы не можем управлять даже собой”, - дип яза Рафаил Хәкимов. Бик дөрес үзтәнкыйть – хәзер татарлар үзләре җитәкләгән оешмаларның сайтлары белән дә идарә итә алмыйлар.

Бөтен үзара үпкәләрне-тәкъдимнәрне онытып, бер тәкъдим әйтер идем. Әйдәгез, татар даирәсен арттыруга үзебездән дә өлеш кертик. Мин русча язмыйк димим, әмма социаль челтәрдә фикер язганда, татарчасын да языйк. Ул яктан журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәли барыбызга да үрнәк. Татар телле матбугатны да күтәрә, рус теллеләргә дә татар турында яза.

“Без язар идек тә, безнең мәкаләләрне бастырырга урын юк” дип уйлый күрмәсен татарча белеп тә, татар даирәсен киңәйтүгә үзеннән өлеш кертергә теләмәүчеләр. Теләсә нинди матбугат чарасы кызыклы мәкаләләрне рәхәтләнеп кабул итәргә әзер дип уйлыйм. Эшлекле тәкъдим дә әйтә алам – “Интертат” сайтында “Татар блогерлары” рубрикасында сезнең фикерләрегезне халыкка җиткерә алабыз. Әйдәгез, татар даирәсен бергәләп киңәйтик! 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100