Рәфыйк Мөхәммәтшин Согуд Гарәбстаны Короленең Россиягә килүе турында: Мөнәсәбәтләрнең яхшыруы, беренче чиратта, Россия өчен мөһим

5 Октября 2017

Укылган: 396 тапкыр

Фото: Салават КАМАЛЕТДИНОВ
Согуд Гарәбстаны Короленең Мәскәүгә килүе Россия мөселманнары, Татарстан өчен кайсы ягы белән әһәмиятле? Әлеге очрашудан нинди нәтиҗәләр көтәргә мөмкин? Хаҗ кылуда, Ислам банкингы үсешендә үзгәрешләр булырмы? Болгар ислам академиясе ректоры, сәяси фәннәр докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин "Интертат" электрон газетасына үз фикерләрен әйтте.

Искәртеп үтик, Россия – Согуд Гарәбстаны багланышлары тарихында беренче тапкыр, Согуд Гарәбстаны Короле Россиягә килә. Россиянең һәм Согуд Гарәбстанының беренче рәсми затлары очрашуында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков сүзләренчә, Согуд Гарәбстаны лидерының Россиягә килүе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның февраль аенда Согуд Гарәбстаны Короле Салман бин Абдел-Азизо аль-Сауд белән очрашу нәтиҗәсе дип белдерде. 

Инвестицияләр, сәүдә, икътисади мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен Согуд Гарәбстанының әһәмияте зур. Әлбәттә, Согуд Гарәбстаны мөселман дөньясында иң бай һәм шактый сәяси йогынтылы илләрнең берсе. Шуңа күрә Россия белән аның мөнәсәбәтләрен яхшырту, һичшиксез, бик мөһим. Беренче чиратта, әлбәттә, Россия өчен. Чөнки беркем өчен дә сер түгел: Согуд Гарәбстанына Американың йогынтысы бик зур. Аның тышкы, эчке сәясәте Америка йогынтысы астында. Бүген Согуд Гарәбстанында шактый зур үзгәрешләр бара, бу тышкы сәясәткә дә карый, алар бераз мөстәкыйльлеккә омтыла. Шуңа күрә дә Россиягә килүләре, Россияне партнер буларак күрүләре мөһим дип уйлыйм. Бәлки, чыннан да аның нәтиҗәләре дә күренер.

Россия мөселман дөньясы өчен дә Согуд Гарәбстаны әһәмиятле. Бәлки,укыту процесслары өчен Согуд Гарәбстаны иң кулай илләрнең берсе түгелдер, чөнки безнең традицияләр шактый аерыла. Әмма инвестицияләр, сәүдә, икътисади мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен, ул бай ил буларак, бик мөһим. Бу юнәлештә дә Корольнең килеп китүенең нәтиҗәләре булыр дип өметләнәбез.

Хаҗ мәсьәләләрен карасак, ниндидер үзгәреш булыр дип уйламыйм. Бу яктан проблема да юк, чөнки ул бөтен Россия буенча хәл ителә - бер системага салынган, эшләп килә. Хаҗ буенча бөтен дөньяда бер система, мөселманнарның процентына карап, квота бирелә. Россиягә ел саен 25 мең тирәсе урын бирелә. Мәсәлән, Татарстан өчен бу яктан бернинди проблема да юк, биргән квоталар нигезендә без ихтыяҗны канәгатьләндерәбез. Тулаем Россия өчен карасак, бәлки квота артыр.


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Короле Сәлмән бин Габдел Газиз әл-Сауди белән

   Ислам банкы системасына килгәндә, ул - халыкара оешма. Әлбәттә, ул Согуд Гарәбстаны белән бәйле. Бу өлкәдә дә бәлки алга китешләр булыр, ләкин шуны да истә тотарга кирәк: Ислам банкингы үсеше, беренче чиратта, Россиядәге законнарны үзгәртү белән бәйле. Бүген безнең илдәге банк системасы ислам банк системасына бөтенләй туры килми бит. Үзебезнең Россиядә бу юнәлештә зуррак адымнар ясарга, активлык күрсәтергә  кирәк. Үзгәрешләр кертелсә, ислам банк системасы безнең белән бу юнәлештә эшләргә әзер.

Революциягә кадәр Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә, татар хаҗиларының, шунда яшәүче татарларның вакф милке - биналары, җирләре булган. Ул объектларның кайберләрен ачыклаганнар, күбесе инде юкка чыккан. Минемчә, бүген вакф милкен кайтару мәсьәләсе бик тирән, җитди шөгыльләнә торган мәсьәлә түгел. Бәлки ул теоретик яктан караганда мөмкиндер, ләкин гамәли яктан шактый авыр. 

Мәдинәдә хәзер дә татар гаиләләре бар, аларның вәкилләре татар конгрессының соңгы съездына да килгән иде. Мәдинәдә хәтта Казан дигән мәдрәсә дә булган, ул биналар буенча сөйләшүләр алып баралар, бәлки аларны кайтару мөмкин булыр, бәлки булмас та. Аларны табу, урыннарын, яңа хуҗаларын билгеләү, судлашу - зур бер хокукый проблемага әйләнеп китергә мөмкин. Аның белән шөгыльләнерлек анда шулкадәр кеше дә калмаган инде, татар гаиләләре бик аз. 

Фикерләр








Татар блогерлары

Фатих Сибагатуллин: Хәтер көнен Берләшү көне дип атарга кирәк!

Фатих Сибагатуллин фикеренчә, Хәтер көненең атамасын үзгәртергә кирәк. "Татар-информ" агентлыгы өчен әзерләнгән блогта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты ни өчен бу көнне Берләшү көне дип атарга тәкъдим итүен аңлатты.

Татар блогерлары

Журналист Нәсим Акмал: "Халык - җеп, ә зыялылар - шушы җепкә сапланган энә. Зыялылар өстендә бүген зур җаваплылык ята"

“Интертат” электрон газетасында язучы Марат Кәбиров белән интервью басылганнан соң, социаль челтәрләрдә бәхәс купты: язучының фикерләре белән килешүчеләр дә, килешмәүчеләр дә бар. Мәсәлән, Марат Кәбировның “Бер ун-унбиш елдан безнең телдә китап укырлык адәм калмаячак, ә бер йөз илле ел узуга Җирдә яшәүче милләтләр исемлегеннән бөтенләй югалачакбыз” дигән фикеренә карата журналист Нәсим Акмал: “Бу сүзне мин халыкка бетүгә таба бару установкасы бирү дип аңлыйм”, - диде. Ул Марат Кәбиров күтәргән мәсьәләгә карата үз фикерен җиткерде.

Татар блогерлары

Марат Кәбиров: "Бер 10-15 елдан безнең телдә китап укырлык адәм калмаячак, ә бер 150 ел узуга Җирдә яшәүче милләтләр исемлегеннән бөтенләй югалачакбыз"

Татар әдәбиятында антиутопия жанрындагы әсәрләр бик аз. Аларның иң мәшһүре – Гаяз Исхакыйның “200 елдан соң инкыйраз” әсәре. Анда татарларның XXII гасырда юкка чыгулары сурәтләнә. Марат Кәбировның “Китап” романы антиутопия жанрындагы татар романы. “Интертат” укучыларын шушы китап белән таныштыра.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла