Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фатих Сибагатуллин: Хәтер көнен Берләшү көне дип атарга кирәк!

Фатих Сибагатуллин фикеренчә, Хәтер көненең атамасын үзгәртергә кирәк. "Татар-информ" агентлыгы өчен әзерләнгән блогта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты ни өчен бу көнне Берләшү көне дип атарга тәкъдим итүен аңлатты.

news_top_970_100
Фатих Сибагатуллин: Хәтер көнен Берләшү көне дип атарга кирәк!
Хәтер көне Берләшү көне дип аталырга тиеш. Бу көннең идеясе – татар кешеләре үзара берләшергә һәм таркау булмаска тиеш. Казан ханлыгы алынуның төп сәбәбе – таркаулык. Мин тарихта үз халкына каршы эшләгән өч дәүләт җитәкчесен атап әйтер идем. Беренчесе – Олы Мөхәммәт хан. Ул Алтын Урдада хакимият өчен көрәш алып барган, аннары дәүләтне таркатып, Казан ханлыгын оештырган. Ул дәүләтне таркаткан, ә без "ул Казан ханлыгын оештырган" дип, аны хуплыйбыз.Икенчесе – Николай II. Үз гомере кызганыч булганга тәхетеннән ваз кичә. Россияне Бөтендөнья сугышына алып керә. Гражданнар сугышында, Бөтендөнья сугышында үлгән миллионлаган кеше дә аның эш нәтиҗәсе. Хәзер аны Изге дип игълан итмәкче булалар. Кайсы җире изге аның? Өченчесе – Горбачев. Ул бер дигән илне – СССРны таратты да бетерде. Ә нинди казанышлары бар иде ул илнең?Хәзер инде Казан ханлыгына килик. Иң башта Казан ханлыгындагы Кол Шәриф – без аның хөрмәтенә мәчет тә салып куйдык – Сөембикәне Мәскәүгә куып җибәрүдә Кол Шәрифнең дә өлеше зур. Нигә куып җибәрә ул аны? Үзенә хакимият кирәк булганга. Казан ханлыгы алынганга кадәр ел ярым ел элек – Тау ягы: Ульяновск, Чүпрәле, Буа килешү нигезендә Мәскәүгә киткән булган. Бу якта берничә төбәк кенә калган булган. Балтач, Кукмара ягы да Казан ханлыгы җире булмаган. Мамадыш-Алабуга да Мәскәү җире булган. Каманың теге ягы – Нугай җирләре. Казан тирәсе генә ханлыкныкы була. Ханлык дип зурлап сөйләрлеге дә калмаган була. Казанны якларга, берләшик дип нугайлар килә – казанлылар кертмиләр. Иван Грозныйны орышып йөрисе юк, гаепне үзебездән эзләргә һәм берләшергә кирәк.Ул вакыттагы таркаулык, бер-береңә ярдәм итмәү шушындый нәтиҗәләргә китергән. Без хәзер шушы хаталарны кабатламас өчен, Хәтер көнен Берләшү көне дип игълан итәргә кирәк.Хәтер көне дип кемнедер сүгәргә, кемгәдер үпкәләргә кирәкми. Коры кычкырып йөрүдән файда юк. Искә алырга, дога кылырга, берләшергә генә кирәк.Татар кешесе бай булырга, бердәм булырга тиеш! Бай кеше дип бер-берсеннән көнләшмәскә, татар байлары булганга сөенергә генә тиеш. Бары тик байлар гына нәрсәдер эшли ала. Шулай булганда гына татар алга бара ала. Үзенә дә юк, кешегә дә юк кешеләрдән берни дә көтеп булмас.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100