Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рузилә Мөхәммәтова: Камил Кәримовның Тукай премиясе алуы – Татарстан Язучылар берлегенең барлыгын һәм берлеген тану

Журналист Рузилә Мөхәммәтова Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва итүче өч прозаик арасыннан берсен сайлап алуның республиканың милли һәм мәдәни сәясәте өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турында фикер йөртә.

news_top_970_100
Рузилә Мөхәммәтова: Камил Кәримовның Тукай премиясе алуы – Татарстан Язучылар берлегенең барлыгын һәм берлеген тану

Мин быел Тукай премиясенә тәкъдим ителгән язучыларның әсәрләрен баштанаяк укып чыктым дип мактана алмыйм. Аның каравы, аларны укып чыккан бердәнбер кешенең әдәбиятче галим Әлфәт Закирҗанов булуын ачыкладым. Менә кемгә бирергә кирәк Тукай премиясен, йө булмаса, орден! Тугрылыклы укучы булганы һәм башка иҗат-фән әһелләре кебек язучыларның берсен генә укып, шул якка авышмаганлыгы өчен. Шәхескә түгел, әсәргә бәя биргәне өчен.

Әмма бөтен әсәрләрен укымасам да, Тукай премиясен прозаик Камил Кәримовка бирергә кирәк дигән фикер әйтергә җөрьәт итәм. Ни өчен икәнлеген аңлатам.

Беренчедән, әлеге өч язучының Тукай премиясенә тәкъдим ителгән сигез китабы арасында бары тик Камил Кәримовның ике китабы гына халыкара дәрәҗәдә танылган.

Искәртеп үтәм, 2017 елның маенда язучы Камил Кәримов Казахстанның Төркестан шәһәрендә уздырылган төрки дөнья язучылары конференциясендә катнашып, китапларын халыкара китап күргәзмәсендә тәкъдим итте. Очрашу Төркестанның төрки илләрнең мәдәни башкаласы булуы программасы кысаларында оештырылган иде.

“Әлеге чара төрки илләрнең һәм төрки телле язучыларның иҗади багланышларын ныгыту максатыннан оештырылган иде. Без төрки телле әдәбиятне пропагандалау мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Китапларның аз тиражлар белән басылуы, укучыларның кимү проблемасы турында сүз булды. Дөресен әйткәндә, кардәш халыклар белән чагыштырганда безнең хәлләр начар түгел икән әле. Китапларыбыз чыга – аларны күргәзмәләргә куярга оят түгел, алар укыла. Мин үземнең алга таба ничек иҗат итәсемне күзаллап кайттым, – дигән иде язучы. - Казахстанда татарга хөрмәт бик зур – шуны күреп кайттым. Татар язучысының китабы иң күренекле урынга – Чыңгыз Айтматов китабы белән янәшә – иң түргә куелган иде”.

Татар язучысы алдында татар укучысын югалтмау гына түгел, Россия һәм халыкара аренасына чыгу бурычы тора. Ә Тукай премиясенә тәкъдим ителгән сигез китапның нибары икесе генә шушы юнәлештә күзгә күренгән эшне башкарган.

Икенчедән, Камил Кәримов “Казан утлары” дип аталган саллы әдәби журналыбызның проза бүлеген җитәкли. Моны бүгенге татар прозасы аның кулыннан үтә, күпмедер дәрәҗәдә ул формалаштыра дип аңларга кирәк. “Казан утлары” журналын озак еллар Тукай премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин җитәкләде, аны икенче Тукай премиясе лауреаты Илфак Ибраһимов алыштырды. Хәзер журналны яшь язучы Рөстәм Галиуллин җитәкли. Ул өметле иҗатчы, Тукай премиясе алырлык саллы язучы булып җитешәчәктер. Ә бүгенгә журналда бер Тукай премиясе лауреаты да юк. Минемчә, Тукай премиясе лауреатының эшләве журнал өчен дәрәҗә. Камил Кәримовның Тукай премиясе лауреаты булуы белән дәүләт бу яктан журналга позицияләрен ныгытырга булышыр иде.

Ниһаять, өченчедән, Камил Кәримов – Татарстан язучылар берлеге тәкъдим иткән бердәнбер кандидатура. Бу кандидатның үтмәве – Татарстан Язучылар берлегенең барлыгын һәм берлегенең тагын бер кат дәүләт тарафыннан танылмавы дигән сүз.

Былтыр Татарстан Язучылар берлеге язучы һәм әдәбият тәнкыйтьчесе Тәлгат Галиуллин һәм Факил Сафинны тәкъдим иткән иде. Премияне Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге тәкъдим иткән язучы Мәдинә Маликова алды.

Быелгы кандидатлар арасында тагын ике прозаик бар. Әхәт Гаффарны Татарстан китап нәшрияты, Зиннур Хөсниярне Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия институты тәкъдим итә. Әлбәттә, бу оешмаларның язучы шәхесен күрсәтүдә үз өлеше бар. Әмма аларның активлашуы Татарстан язучылар берлегенең авторитеты булмавында, бу өлкәдә үз эшен эшләп җиткермәүдә түгелме? Миңа калса, әгәр дәүләт Язучылар берлеге дип аталган иҗтимагый оешманы тота икән, ул аның авторитетын ныгыту турында да уйларга тиеш. Әйе, дәүләт тота – чөнки башка иҗтимагый берлекләрдә взнос җыю системасы бар, ә Язучылар берлегендә ул юк.

Димәк, Татарстан Язучылар берлегенең барлыгын һәм берлеген таныйбыз икән – ул күрсәткән кандидатура үтәргә тиеш булып чыга. Әгәр башка оешмаларның кандидатуралары үтә икән – берлек үз сүзен яклый алмый дигән сүз түгелме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100