Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булачак журналист Талия Төхфәтуллина: Уфа каласы ни өчен матур?

"Интертат" электрон газетасында яшь хәбәрчебез язмасын укыгыз. Арча мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Талия Төхфәтуллина Уфага сәяхәттән соң кичерешләре белән уртаклаша. Киләчәктә ул татар журналисты булырга хыяллана.

news_top_970_100
Булачак журналист Талия Төхфәтуллина: Уфа каласы ни өчен матур?

Җырларда макталган, үзенең татлы балы, моңлы курае белән бөтен дөньяда дан тоткан, мәңге үлемсез батыры – Салават Юлаев белән горурланып яшәүче гүзәл Уфа... Нихаять, әлеге шәһәрдә безгә, “Нур” балалар телестудиясенә дә булырга туры килде!

Иртәнге сәгать биш, шәһәр әле уянмаган, ә безне – Татарстан делегациясен – инде көтәләр! Вокзал ишек төбеннән каршы алып, юл буе шәһәр турында кызыклы легендалар сөйли-сөйли, кунакханәгә юл алдык. Кемгә генә кадерле кунак булып йөрү ошамас. Безнең дә беренче тәэсирләр искиткеч иде! Димәк, шәп булачак!

Дөрестән дә, Уфада узган көннәр берсеннән-берсе кызыклы һәм файдалы булды. Беренчедән, без быел 13 нче тапкыр узучы “Включайся” балалар телевидениесе фестиваленең лаеклы катнашучылары; икенчедән, рәсми рәвештә эшләүче студияләрнең үз хәбәрчесе ролендә башкорт брендлары (“Бал”, “Курай”, “Салават Юлаев” һ.б.) турында сюжетлар төшерүдә катнашу бәхетенә ирештек. Шулай ук танылган тележурналистлардан осталык дәресләре алу, рәхәтләнеп күңел ачу, тугандаш башкорт халкының мәдәни дөньясы белән якыннан танышу... Ә минем өчен иң истәлеклесе - БСТ телеканалының “Тау-тау хәбәр” тапшыруында туры эфирга чыгу булгандыр, мөгаен. Мондагы якын һәм җылы мохит мизгел эчендә бөтен каушауларымны юкка чыгарды. Әйтерсең, мин иң якын дусларым арасында, алар өчен үз кеше. Анда мин фестиваль, Уфа турындагы сорауларга җавап бирдем, һәм, әлбәттә, үзебезнең Арча, “Нур” студиясенең эшчәнлеге белән дә таныштырдым.

“Включайся” фестиваленең Уфада уздырылуы гаҗәп түгел, чөнки монда балалар журналистикасына зур игътибар бирелә, үзләренең рәсми рәвештә эшләп килүче “Тамыр” балалар телеканалы да бар. Аның башкорт телевидениесе үсешендә мөһим роль уйнавын без үз күзләребез белән күрдек. Фестивальдә күпчелек Мәскәү, Петербург, Ярославль кебек эре шәһәрләрән килгән рәсми телеканаллар катнашты. Алар арасында без, кечкенә генә Арча шәһәренең кайда да балкырга тырышучы “Нур” студиясе, республикабыз, районыбыз йөзенә кызыллык китерми, үзебезне лаеклы күрсәтеп кайттык. 

Өч көн, өч төн... Шәһәрне, аның кешеләрен яратып калу өчен шул да җитә икән. Мөмкинлек чыкса, мин монда тагын киләм әле. Чөнки Уфа киләчәктә тагын да матурланачак. Ул халыкара конференцияләр һәм конгресслар үткәрергә җыена, шуңа күрә монда шактый төзелекләндерү эшләре башланган. Ә шәһәрнең безнең кебек бик күпләрне җәлеп иткән төп матурлыгы – аның гаҗәеп гади, ачык йөзле һәм кунакчыл кешеләре.

Башкортстанга кунакка килсәгез, бер буш сумка онытмагыз! Чөнки моннан сезне күчтәнәчсез кайтармаслар. Менә безгә дә ярты чемодан бал тутырып җибәрделәр. Баллы күчтәнәчләр һәм татлы хәтирәләр белән мәңге истә калырсың, Уфа!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100