Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Шәхси хуҗалыктагы бәрәңге бакчасының яртысында - чирәм..." Министрлык авылны уятырлык лидерлар эзли

Совет заманындагы райпо системасы җимерелгәч, авыл халкы өчен продукция сату пробелмасы барлыкка килде. Шул сәбәпле, күпләр инде бакчасына бәрәңге утыртудан да туктады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу проблеманы хәл итү максатыннан заманча кооперативлар төзергә тели.

news_top_970_100
"Шәхси хуҗалыктагы бәрәңге бакчасының яртысында - чирәм..." Министрлык авылны уятырлык лидерлар эзли

Татарстанның Дәүләт Советында "Авыл территорияләре үсеше системасында кооператив хәрәкәт" исемле фәнни-гамәли конференция узды. 

Фәрит Хәйретдиновның чәчләрен агарткан, авылдашларын миллионер иткән "үз колхозы" 

 Лаеш районында эшләүче фермер Фәрит Хәйретдинов үрдәк үрчетү белән шөгыльләнә. Ул ни рәвешле “үз колхозын” булдыру турында сөйләде. “Кошларны үстерә башлагач, урын җитми башлады. Үрдәк бәбкәләрен авылдашларга тарата башладык. Менә шулай, уйламаганда кооперация туды. Авыл кешеләре, сыер торакларын үзгәртеп корып, 42 көн үрдәкне үстерә. Аннары без аларны кире сатып алабыз. Авыл кешеләренең кайберләре 42 көн эчендә 1 миллион сумга кадәр акча эшли ала. Бүген кем шундый зур акчалар эшли ала? Бу - намуслы хезмәт”, - ди Фәрит әфәнде. Ул “үз колхозына” теләсә кемне кабул итмәвен әйтте. “Безнең партнерлар булу өчен чират зур”.

Фәрит Хәйретдинов әйтүенчә, авыл кешесе үзе бу эш белән шөгыльләнергә теләсә, аңа кимендә 30 миллион сум акча кирәк булачак. Ә Хәйретдинов кооперативына керү өчен зур акча кирәкми – бары тик сыер абзарын “үзгәртеп кору” җитә. Фермерның исә эшкәртү цехы да бар, хәзер тендер отып, 30 миллион сумга ит комбинаты төзергә тели. Әмма бар да ал да гөл дип әйтеп булмый, әлбәттә. Фәрит әфәнде продукцияне сатуда проблемалар барлыгын әйтте. Дәүләт Советында, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, кибетләргә илткәндә киткән чыгымнарны кыскарту юлларын бергәләп эзләшүне сорады.

Үз көче белән авылда “үз колхозын” булдырган һәм авылдашларын эшле иткән фермерны барысы да сокланып тыңлады. Фермер өчен бу хезмәтнең “бәясе” нинди булганын Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов искәртте. Фәрит Хәйретдинов фермер булганчы Казандагы зур сәүдә челтәренең директоры булып эшләгән иде. Министр шуны телгә алды: “Ул вакытта Фәрит Хәйретдиновның бер чал чәче дә юк иде, кооперативка кергәч, чәчләре агара башлаган”, - дип шаяртты ул. 

"Бүген "кайнап" эшли торган кооперативлар күп түгел"

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җирле хакимиятләргә кооперативларны үстерүдә сүлпәнлекләре өчен шелтә белдерде.

– Урыннарда кооперацияләрне никадәр күбрәк үстерсәк, авыл тормышын шулай саклап кала алачакбыз. Моны ялгызың гына, өстән күрсәтмәләр көтеп ятып кына хәл итеп булмый. Монда бурыч уртак булырга тиеш. Район һәм авыл җирлекләре дәрәҗәләрендә практик эш кирәк. Без бу хакта Фәрит Хәйруллович белән дә зональ киңәшмәләрдә гел сөйләшәбез - урыннарда хакимиятләр барыбер чагыштырмача сүлпән. Аеруча авыл җирлекләрендә. Безнең бит авыл халкының потенциалы күпкә югарырак. Бу - эшмәкәрлек сәләте булган абруйлы кешеләр булырга тиеш.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, бүген кайнап эшли торган кооперативлар күп түгел.

– Безнең республикада бөтен яктан тәңгәл килеп эшләүче 40лап кооператив бар . Аның гамәлгә куелган дип саналганнары 100 дән артык. Күбесен эш белән тутырырга кирәк. Иң зур проблема – кооперативларда үзе белән бергә эшләрдәй, бер-берсенә ышанычы булган кешеләрне туплый ала торган җитәкче-лидерлар табу. Аларның әле эшмәкәрлек тәҗрибәсе дә, халык алдында ышанычы да булырга тиеш. Ә дәүләт ярдәме мәсьәләсендә килгәндә, мин хәтта акча мәсьәләсен беренче итеп куймас идем. Беренче урында – әйдәп баручы җитәкчеләр.

Министр җирле хакимиятнең халык ихтыяҗын белешеп эшләргә тиешлеген билгеләп узды.

– Кайбер авылларда традиция буенча ни беләндер шөгыльләнүчеләр бар бит. Урыннарда шушындый кешеләрне күбрәк тәкъдим итсәләр, акча мәсьәләсен без тизрәк хәл итә алабыз. Кооперативлар үсешенә 250 млн сум кирәк дип хәл иттек. Кирәк икән, ул сумманы арттырырга да риза әле мин, әмма акчаны кемгә ышанып бирергә дигән сорау бар. Аларның бизнес-планнары ничек, дөрес юл белән бара алалармы, аннары яңадан нәрсә эшләргә тиеш булалар? Бик күп нәрсә өйрәтү, укытудан да тора, әлбәттә. Беренчедән, булдыклы кешеләрне ачыклау, икенче чиратта, аларга матди җирлек тудыру. Бер бюджетка гына ышанып торырга ярамый. Аның өстенә, Авыл хуҗалыгы банкы да, вак эшмәкәрлеккә булыша торган махсус банк та бар. «Лизинг-грант», Гарантия фонды дигән компанияләр бар. Аларның һәркайсының, бик күп министрлыкларның бергә эшләүләре кирәк. Җирле хакимиятнең тирәннән кызыксынуы, үз үзенчәлегенә тәңгәл китереп, халыкны туплавы кирәк, - ди Марат Әхмәтов.

Министр бу мәсьәләдә республиканың башка федерация субъектларыннан аерылып торуын белдерде.

– Бездә кулланучылар кооперациясе чагыштырмача яхшырак сакланган. Татарстанда кооперативлар хезмәте күләме 23 млрд сумнан артык. Әзерләү эшчәнлеге генә дә 8 млрд сумнан артык. Һәр товар җитештерүче хуҗалыктан 24шәр мең сумлык продукция әзерләнә дигән сүз. Ит, сөт, бәрәңге, яшелчәдән тыш, әле бит йон, күн чималы да бар. Кооперацияләрнең резервы бүгенге күрсәткечләрдән югарырак. Якындагы ике елда 1,5 тапкырга булса да үсәргә тиешләр, - дип белдерде ул.

Мини-кооперативларга грант

Марат Әхмәтов авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру белән факультатив кебек кенә шөгыльләнергә ярамавын басым ясап әйтте.

 – Урыннарда муниципаль хакимият моның белән шул дәрәҗәдә генә шөгыльләнә. Авыл җирлекләре башлыклары күңел биреп кайгыртмый. 

Министр мини-кооперативлар булдыруга грант бүлеп бирү планлаштырылуын да билгеләп үтте. Аларны аерым төр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче торак пунктларда булдыруны ниятлиләр.

– Без ел саен грант ярдәме 3 млн сумга кадәр булган 100 мини-кооператив булдыру буенча Башкортстан тәҗрибәсен өйрәндек. Хәзер без республикада шундый кооперативлар булдыруга грантлар бүлеп бирүгә финанс ягыннан нигезләмә эшлибез. Бездә аерым төр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче торак пунктлар бар. Мәсәлән, яшелчәләр, җиләк-җимеш культуралары. Буа, Кама Тамагы районнарында шундый торак пунктлар бар. Менә шундый авылларда беренче мини-кооперативлар булдыра башлаячакбыз. Бәлки, ярдәм әле 3 млн сумнан да артыр, - дип фаразлый ул.

Марат Әхмәтов илдә авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү программасын эшләү буенча Татарстанның Россиянең биш сынау төбәгенә керүен әйтте.

– Бу зур җаваплылык, әмма анда акча аз. Күрәсең, безгә кооператив хәрәкәтне үстерү өчен үзебездән грант ярдәмен көчәйтергә туры килер. Бәлки, гаилә фермалары һәм башлап йөрүче фермерларны үстерү программаларын кыскарту хисабына булыр бу. Аерым-аерым без продукция җитештерергә өйрәндек, ләкин сату мәсьәләсендә берләштерү өчен матди ярдәм зур ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә мин алдагы чорга кооперативларга грант ярдәмен арттыру яклы.

Министр кулланучылар кооперативлары үсеше программасында 2015-2018 елларда республиканың 28 кооперативы 432 млн сум грант алганын билгеләп үтте. Алар арасында мөгезле эре терлек һәм кош сую һәм эшкәртү, сөт эшкәртү, яшелчәләрне саклау, кузаклы культураларны эшкәртү һәм башкалар бар. Аның сүзләренчә, быел 8 кооперативта өстәмә 142 даими эш урыны булдыру каралган. 

Марат Әхмәтов игътибарны юнәлткән проблемаларның берсе - проблемалы җирләр. Ул шәхси хуҗалыкларда файдалануда 133 мең гектар җир булуын билгеләп үтте. 

- Авылларда шәхси участокларда тулысынча бәрәңге утыртылган еллар бар иде. Хәзер яртысы – чирәм, яртысы – бәрәңге, бөтенләй ташландык җирләр дә бар. Безнең шәхси хуҗалыкларда 50 мең гектар проблемалы җирләр бар. Бу бурычны хәл итү юлларын табарга кирәк, - диде министр.

"Кооперация авылда тормыш шартларын яхшыртыр иде"

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ни кызганыч, элегрәк бу юнәлешкә җитәрлек игътибар бирелмәвен билгеләп узды.

– Бүген Дәүләт Советы депатутлары инициативасы буенча, республикада җитди аналитик эш үткәрелә. Шул исәптән, закон чыгару өлкәсендә камилләштерү буенча да. Бер атна элек без шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыруны караган идек. Бүген экспертлар кооперацияләр үсешен куәтле рычаг дип бәяләделәр», – диде ул. Белгечләрнең тәҗрибә өйрәнү өчен Липецк өлкәсенә дә барган. 

- Кооперация авылда тормыш шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирер иде, - диде Юрий Камалтынов.

"Кооператив институты бар, ә белгечләре юк"

Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев фикеренчә, кооперативлар авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдән сатуга кадәр логистика чылбырын төзергә ярдәм итә.

– Без бу мәсьәлә белән системалы рәвештә шөгыльләнеп торабыз. Елына ике тапкыр авыл активы белән очрашулар үткәрелә, әлбәттә, бу булыша. Һичшиксез, бүгенге очрашу әлеге юнәлештә яңа этәргеч бирер, дип ышанабыз, - дип белдерде ул кереш сүзендә.

 Аның әйтүенчә, бүген товар җитештерүче продукциясенең даими нигездә һәм билгеле бер вакыт эчендә лаеклы бәядән сатылуына ышанган булырга тиеш. Шуннан чыгып, кооперация масштаблары төзелергә тиеш. Ул зур яки кечкенә була ала, диде.

Таһир Һадиев Кукмара районын үрнәк итеп китерде.

– 2017 елда районда авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча оешма булдырылган. Ике кооператив грант отты. Болар - яшелчәләрне саклау һәм эшкәртү өчен җиһазлар сатып алу проекты белән “Кукмор-логистик” һәм җиләк-җимеш, яшелчәләрне консервлау, эшкәртү буенча Кукмара район кулланучылар җәмгыяте. Бүген кешеләр аларга ышанып карый.

“Кукмор-логистик” кооперативы әгъзалары җитештергән продукциянең сәүдә челтәрләренә озатылачак. Аның әйтүенчә, бу продукцияне “Пятерочка”, “Бәхетле”, “Эссен”, “Августина” кибетләре киштәләрендә күреп булачак.

Таһир Һадиев халык белән эшләү буенча ресурс координацион үзәкләр булдыру кирәк дип саный. Аларның эшен авыл җирлекләре башлыклары координацияләргә тиеш, ди ул. Нәкъ менә алар булдыклы инициативалы кешеләрне табарга тиеш.

Депутат кооперативларны теркәү проблемасына игътибарны юнәлтте. Ул кооперативларны бары тик Казанның 18 нче салым инспекциясендә генә теркәп булуын һәм бу процесста барлык пайчылар да катнашырга тиешлеген әйтте.

– Берничә тапкыр документларны хаталары аркасында кире кайтаралар. Ә кемдә юк соң ул хаталар? Һәм килгән саен кооператив пошлина түләргә тиеш, ә икенче тапкырдан соң инде кооператив булдыруга кызыксыну да кача, - дип Таһир Һадиев авыл хуҗалыгы кооперативларын булдыру буенча консультация бирү, теркәү, хезмәт күрсәтү буенча “бердәм тәрәзә” режимында күп функцияле үзәк булдыру кирәклеген әйтте.

Комитет рәисе фикеренчә, авылга аерым икътисади зона дип карарга кирәк.

 – Бүген закон чыгару дәрәҗәсендә үк авылда ташламалы шартлар булырга тиеш. Кооперативларга кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләүне карау мөһим. Бер елдан гына кооперативлар конкурсларда катнаша ала. Ә бу алга таба эшләргә мөмкинлек бирер иде, - ди ул.

Таһир Һадиев әйтүенчә, проблемаларның берсе продукция җитештерүне нәтиҗәле оештыра алучы кадрлар юклыгы яки квалификациясе җитәрлек булмавы белән бәйле. “Әлегә кадәр Россия дәрәҗәсендә федераль белем бирү стандарты юк. Кооператор әзерләү юнәлеше юк. Институты бар, ә белгечлеге юк. Без "кооператор" һәм “кооператив эше” федераль белем бирү стандартын эшләүне тәкъдим итәбез”, - диде ул.

"Безнең максат – авыл кешеләренең кимү тизлеген туктату"

Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина әйтүенчә, соңгы ун елда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мәшгуль кешеләр саны 44 процентка кимегән. Бу авыл кешеләренең китүенә йогынты ясаганын, әмма дә ләкин республика ярдәме һәм үзара салым программалары ярдәмендә, авыл йөзе үзгәрә баруын билгеләп узды.

- Безнең максат – авыл кешеләренең кимү тизлеген туктату яки акрынайту. Без бу мәсьәләнең хәл ителешен шәхси ярдәмче хуҗалыкларны саклап калуда күрәбез. Элек шәхси хуҗалыкларда эш алып бару өстәмә керем кебек каралса, хәзер ул күпләр өчен бердәнбер яки төп керем чыганагы булып тора, диде.

Аның сүзләренчә, кулланышында 4 мең гектар авыл хуҗалыгы җире булган шәхси хуҗалыклар тарафыннан районда җитештерелгән барлык продукциянең 29 процент күләмендә сөт, 53 процент күләмендә ит җитештерелә. 2017 елда шәхси хуҗалыклар 3 млрд сумнан артык продукция әзерләнгән. Чулпан Хәнәфина әйтүенчә, авыл хуҗалыгы продукциясенең артыгын сату проблема булып калу. 

- Бу мәсьәләдә кооперация төп нокта булырга тиеш дип саныйбыз. Бу нисбәттән, 3 авыл хуҗалыгы кооперативы грант отты. Хәзер халыкны кооперативларга җәлеп итү буенча аңлату эшләре бара. "Кукмор-Логистик" предприятиесе яшелчәләр үрчетү һәм сатуга әзерләү белән шөгыльләнә. 4 мең тонна яшелчәгә исәпләнгән яшелчәләр саклагычны реконструкцияләү төгәлләнә. Булган җиһазлар елына 10 мең тоннага кадәр яшелчәне эшкәртергә мөмкинлек бирә. Узган елдан яшелчә кластеры үсеше башланды. “Кукмор-логистик” кооперативына  яшелчә культуралары үстерү өчен 197 гектар җир бирелде. Киләчәктә бу мәйданнарны киңәйтергә ниятлибез. Быел 100 гектар яшелчә культурасы утыртылды,,- диде ул һәм җирле халыкның бу проектка кызыксынуы булуын әйтте. 

"Россиянең киләчәге - базар кооператив икътисады"

Россия кооперация университетының менеджмент һәм сәүдә эше кафедрасы мөдире, Мәскәү өлкәсе сөт җитештерүчеләре ассоциациясн рәисе Дмитрий Валигурский, кооперация базасында чит ил импортерларын кысрыклап чыгарып булуына игътибар юнәлтте.  

- Үз чималың, үзең эшкәртәсең, үз продукцияң. Иң зур проблема - кооперативта эшләргә өйрәнү, кешеләр арасында мөнәсәбәтләр, - дип ул табышны дөрес бүлгәләү мөһимлеген әйтте. Аның фикеренчә, кооперацияләр өчен нормаль кредит системасы кирәк. 

Валигурский Россиянең киләчәге базар кооператив икътисады дигән фикердә. 

- Без кибеткә киләбез, 44 төрле сөт, ә фермерныкы 45нче, - дип борчылуын белдерә белгеч. - Россиягә 5 елга җитәрлек коры сөт керттеләр. Без алар белән көндәшлек итә алачакбызмы? Кооперация максаты - сатуны җайга салу. Без, җитештерүчеләр, мәсьәләнең бәһасен аңлыйбыз, ләкин без базар кешеләре түгел. Безне моңа беркем өйрәтмәде".

Кооперативларны үстерү юнәлешендә "ТР авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү буенча компетенцияләр үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенә өмет баглыйлар. Марат Әхмәтов кооперативларны куәтләндерү юнәлешендә министрлыкта үз командасы белән махсус урынбасар булуын, моның белән Ришат Хәбипов шөгыльләнүен әйтте. Һәр районда үзәкнең вәкиле булырга тиешлеген белдерде. 

– Кадрлар әзерләү, аларның һөнәри осталыгын арттыру буенча шөгыльләнергә тиешле структура була инде ул. Һәр районда булмаса да, берничә районны берләштереп, аларның вәкилләре булырга тиеш була. Алар махсус программа буенча эшләргә тиеш. Кооператив институт кадрлар ачыклау буенча эшкә актив тотынды. Андый дәрәҗәдә эш башланды, ләкин аның нәтиҗәсе «килдек тә, җиңдек» дип әйтә торган түгел. Вакыт, халык белән эшләү, игътибарлы булып дәвам итәргә кирәк бу эшне, - дип белдерде Марат Әхмәтов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100