Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңача яшибез: маллар да үз продукциясе турындагы белешмәне электрон рәвештә бирергә тиеш

Бөтен дөнья, бөтен яшәеш электрон хезмәткә күчеп барганда, маллар да читтә калмый. Киләсе ел башыннан маллардан алынган продукция - ит, сөт һәм башкаларына ветеринарлардан бирелгән белешмә электрон формада гына биреләчәк.

news_top_970_100
Яңача яшибез: маллар да үз продукциясе турындагы белешмәне электрон рәвештә бирергә тиеш

"Меркурий" системасы - пилот программа, әмма республикада аңа зур теләктәшлек күрсәтелә. Бүген без электрон сертификатлар куллануда Россиянең 85 төбәге арасында икенче урында.

Нигә тагын бер айдан ит-сөт сату буенча кәгазь документлар тарихта калачак? Электрон хезмәтләр кайсы ягы белән отышлы булачак? Бу хакта “Татар-информ”га ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сөйләде.

Габделхак Госманович, без – яңалыкка сагаеп караучан халык. Мал табиблары да кәгазь белешмәдән электрон төргә күчүне биш куллап кабул итмәгәндер?

Электрон форматка күчү – заман таләбе. Татарстан ветеринарлары 2015 елдан бирле “Меркурий” программасы белән эшли. Күп төбәкләр әлеге программа гамәлгә ашмас, кире кагарлар дип, аңа кушылмады. Күрше Ульян өлкәсен аерып әйтер идем. Бүген дә алар Татарстаннан күп продукцияне кәгазь формада кабул итә. Республика электрон сертификат белән 100 % эшләр иде. Кайбер төбәкләр әле моны кабул итә алмый. Без продукцияне электрон белешмә белән җибәрмәкче булабыз, алар әле моңа әзер түгел. Шуңа күрә кәгазь белән раслатып җибәрергә кала. Аннары “Магнит”, “Перекресток” кебек эре сәүдә челтәрләре дә электрон ветеринария сертификаты белән эшләми торды. Шулай да товар озата торган барлык документның 98 %ын электрон форматта бирәбез. Быел 3 млн 126 мең белешмә шушы программа нигезендә тутырылган.

Баштарак әлеге “Меркурий” системасына күчеп бетү срогын киләсе елның 1 гыйнварына кадәр дисәләр, хәзер 1 июльгә кадәр озайтмакчы булалар бугай.

– Әгәр озайтылса да, безнең өчен берни дә үзгәрми. Без ничек эшләгәнбез, шулай эшләячәкбез. Озайту ул бөтенләй артта калган регионнарга кагыла.

Кәгазь белән эшләргә өйрәнгән мал табиблары электрон форматка тиз күчтеме?

– Татарстан буенча шушы программада эшләү өчен мал табиблары өчен махсус укулар узды. 657 мал табибы “Меркурий” програмасында эшләргә укыды.

– Гомер буе компьютерның ни икәнен дә белми яшәгән һәм эшләгән мал табибларына бу өстәмә йөк түгелме?

– Республика буенча ихтыяҗ күпме, шулкадәр кешене укыттык. Башка төбәкләрдә бу кадәр табибны махсус укыту дигән нәрсә юк. Бездә моның өчен акча да бүленеп бирелде. Укулар ветеринария академиясендә уза. Россельхознадзор сайтында да өйрәтә торган видеороликлар бар, шуннан үзлектән өйрәнеп тә эшләп була. Бу системада аның кадәр катлаулы нәрсә бар соң? Әйтик, 35 ел буе колхозда мал табибы булып эшләгән олы яшьтәге абзыйлар да аңа тиз төшенеп алды, су урынына эчәләр. Балык Бистәсе районының “Русский мрамор” ит комбинатында эшләүче Рафаэль абый Әхмәдиев 60 яше тулып килүгә карамастан, программаны тиз үзләштерде. Республика буенча андый мисаллар күп.

– Кәгазь сертификатлар белән, искечә эшләгәндә проблемалар бар идеме?

– Проблема булмаса да, кыенлыклар булгалады. Соңгы елларда ветеринар белешмәләр барыбер компьютерда тутырыла иде, ләкин продукция кая китә, шул төбәккә электрон формада җибәреп кенә булмады. Әйтик, бланклар акча кебек саклагыч чаралар белән бастырылган булса да, аларны ялган юл белән ясау очраклары теркәлде. Кайбер серияләр югалгалап та торды. Аннан соң сертификатның чынмы, ялганмы икәнен ачыклау өчен дә шактый вакыт сарыф ителде. Мисал өчен, бер төбәктән икенче төбәккә озатылган продукциянең сыйфатын, сертификатны тикшерү эшләре берәр айга сузылган вакытлар булды. Мондый озак вакыт товарны җитештерүчегә дә, урнаштыручыга да, сатып алучыга да кулай түгел. Шулай ук кәгазь бланкларны бастыру дәүләт кесәсен дә шактый бөлдерде. Моның өчен Россиядә елына 30 млрд сум чамасы акча тотылды.

– Авылларда сугым чоры гөрли. Әйтик, шәхси хуҗалыкта үстергән бозавын суеп, ит сатарга теләгән хуҗа электрон документны ничек юллап ала?

– Аның артыннан йөрисе дә түгел. Хәзер бит инде сатыласы маллар махсус урыннарда чалына. Анда безнең ветеринар-санитар экспертлар эшли. Алар экспертиза үткәреп, электрон рәвештә документ тутырып, әйтик, "Казан" агропромышленность паркына җибәрә. Әле ит авылдан да чыкмаска мөмкин, ә документы инде Казанда. Аннары элек таныклыкны карап өйрәнү өчен күпмедер вакыт узса, монда инде белгечләр алдан карап куя. Ул юкка чыкмый, өч ел буе архивта саклана. “Меркурий” системасында тутырылган документ үтә күренмәлелеккә (“прозрачность”) 100 % гарантия бирә.

– Бер документ тутыру күпме вакытны ала?

– 15 секундта эшләп була. Формасы бар. Кирәкле белешмәләрне кертеп, язып җибәрергә генә кирәк. Монда ялгышып булмый, барлык графаларны тутырмыйча, документ китми.

– Бу сатып алучыга нинди өстенлекләр бирәчәк?

– Теләсә нинди продукциянең штрих-коды бар. Кибеткә кергәч, смартфон белән штрих-кодны укып була. “Меркурий”да сакланган мәгълүматлар нигезендә, итнең кая суелуы, колбаса булса, кайда тутырылуы - бар тарихы да шунда күренә.

– “Меркурий” программасы аша, ветеринар озату документы бирүдә иң актив эшләүче һәм “кара исемлек”тәге районнар кайсылары?

– 2015 елдан без эшне иң зур шәһәрдәрдән башладык. Казан, Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән шәһәрләре үзара эшли башлады. Аннары Тукай районнары, мал күпләп асрала торган төньяк зоналар кушылды.

“Меркурий” буенча проблемалы урын – шәхси хуҗалыклар. Үзеннән арткан продукцияне сатканда хуҗа аны электрон раслатырга тиеш була. Барлык мәгълүматны атна саен Мәскәүгә җибәреп барабыз. Хуҗалык субъектлары дигән графа бар. Республика буенча алар 94 мең. Ә шәхси хуҗалыклар шуның 70 меңен тәшкил итә. Бу – безнең республикада гына түгел, бөтен Россия өчен проблема.

– Бу ни дигән сүз? Сөт сату өчен дә электрон документны һаман-һаман тутырып торасы буламы?

– Сөт айга бер тапкыр “сөт һәм сөт продукцияләре техник регламенты” документы нигезендә тикшерелә. Район саен ветеринар берләшмә – лабораторияләр бар. Анда сөтне айга бер тапкыр тикшерәләр. Шуның нигезендә, ветеринар озату документы тутырыла. Сөт сатучыларга моның бер зыяны да юк, “Меркурий” документны бушлай бирә.

– Сер түгел, сату базары ул, алдау-йолдау, сан артыннан куып, сыйфатны аксата торган өлкә...

– Әйе, шуңа да товар җитештерүчеләрнең күбесен әлеге программа шикләндерде. Монда “прозрачность” дигән әйбер барлыкка килә. Сер түгел, сату өлкәсендә нәрсәне булса да яшереп киләләр. Ә үтә күренмәле булу – беренче чиратта, салым органнары өчен бигрәк тә кирәк. Шуңа күрә күп оешмалар моның белән эшләргә каршы булды. Күмәртәләп сату базарлары бар. Анда бик зур күләмдә продукция сатыла. Әйтик, аны бер адрес буенча җибәрәләр дә, шунда бүлгәләп, тагын дүрт-биш ноктага җибәрәләр. Аны контрольдә тоту бик авыр. Ә “Меркурий” ситемасында булгач, аның һәр килосына кадәр күренә. Эшкәртүчеләр бар тагын. Пилмән цехы, мәсәлән. Анда күпме ит кергән, күпме тәмләткеч, суган тотылган һәм күпме пилмән ясалып чыккан - моны санау авыр түгел. Колбаса цехында да шулай ук исәпкә алып була. “Меркурий” программасы аша электрон ветеринар озату сертификаты күләмне генә түгел, сыйфатны да яхшыртачак

– Бу яңа программа белән эшләү өчен республиканың ветеринария пунктлары тулысынча әзерме?

– Татарстанда сонгы елларда Президент программасы буенча 126 модульле ветеринария пункты төзелде. 45 млн сумлык компьютер техникасы алып, мал табибы кабинетлары, барысы 354 эш урыны җиһазландырылды. Быел ел азагында тагын 4,5 млн сумга 140 компьютер алынды. Октябрьдә Әлкидә узган семинардан соң иске ветеринария участокларын да компьютер һәм интернет белән тәэмин итү бурычы куелды. Телефон кертеп булмаса, интернетны модем белән эшләтү мөмкинлеге бар. Мал табибларына республика тарафыннан ярдәм зур. Җылы, уңайлы, заманча эш кабинетлары булдырылды, махсус машиналар бирелде. Безнең начар эшләргә хакыбыз юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100