Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның иң яхшы 200 комбайнчысы кайсы районнарда яши?

Икмәк җиңел генә килми. Басуда соңгы башакларны урган вакытта ук, игенчеләр инде яңа уңыш турында уйлана. Җир юмарт, тик ул гаять зур тырышлык кертүне сорый. Быел Җир соңга калып уянуына, җылы җитмәүгә дә бирешмәде игенче. Тир түгеп башкарган хезмәтенең әҗерен күрә ул бүген. Игенчеләр сараенда иң оста комбайнчылар хөрмәтләнде. Татарстанның Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов югары нәтиҗәләр күрсәткән иң-иң тырыш 200 комбайнчыны бүләкләде. Авыл хезмәтчәннәре диплом һәм 100 мең сум күләмендә премиягә лаек булды.

news_top_970_100
Татарстанның иң яхшы 200 комбайнчысы кайсы районнарда яши?

 “Иң яхшы комбайнчы” бәйгесе 2017 елның 3 нче августтыннан 25 нче сентябрьгә кадәр үткәрелде. Аның максаты уңыш җыюда югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторларны бүләкләү, урып-җыю техникасы паркының нәтиҗәле кулланышы, авыл хуҗалыгы тармагы һөнәрләренең абруен күтәрүдән гыйбарәт. Конкурста ашлык җыю комбайннарында һәм үзйөрешле ургычларда эшләгән 1 меңгә якын механизатор көч сынашкан. Иң-иңнәрне ачыклау өчен, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан Татарстан районнарыннан көндәлек мониторинг алып барылган. Җитештерүчәнлегенә карап, техника группаларга бүленгән. Шулай ук, үзйөрешле ургычларда эшләгән иң оста 50 комбайнчы да төркемнәргә бүлеп билгеләнгән. Конкурс тәмамлангач, номинантларның эш нәтиҗәләренә урыннарга чыгып тагын бер кат анализ ясаган, аннары 200 җиңүче экипаж билгеләнгән. 

 “Бу залга без бүген республикабызның иң фидакарь ир-егетләрен чакырдык. Игенче хезмәте беркайчан гади булмады. Үзебез дә шушы мәктәпне узгач, игенче хезмәтенә катнашыбыз булгач, сезнең күңел халәтегезне дә, борчуларыгызны, көнкүреш ихтыяҗларыгызны да бик дөрес аңлыйбыз. 5 млн тонна икмәк алу өчен, күпме тузан йотылган, күпме тир тамган. Әлбәттә, бу зур хезмәт. Күбегезнең теләктәше, ярдәмчесе буласы килә. Шушы конкурска күңел җылысын өстәп, матди ярдәм белән сезне бүләклисебез, хөрмәтлисебез килгән иде. Президентыбыз бу тәкъдимне хуплап кабул итте. Шул рәвешле, 200 лауреат исеменә конкурс игълан иткән идек. Республика дәррәү кушылды, меңләгән игенчеләребез тырышып хезмәт итте – нәтиҗәсе дә горурланып әйтә торган – 5 млн тонна икмәк!” – дип мөрәҗәгать итте чыгышында Марат Әхмәтов.

   “Дөрес, икмәк язмышының төрле еллары булды тарихта. Икмәк ул дәүләтчелек символы кебек кабул ителергә тиеш. Бик күп еллар икмәкне дәүләт төшенчәсе белән тиңләп сөйләшкәннәр. Шул ук вакытта, икмәк үз язмышының колына, тоткынына әйләнгән еллар да бар. Быелгысы – шуның үрнәге. Икмәк бар, күп, аңа ихтыяҗ юк кебек. Әмма дә ләкин ярлы 2010 елны күз алдына китерсәк, ә ул коры елны без 1 млн тонна икмәк тә җыеп ала алмаган идек, икмәкнең шыплап амбарларга тулуы, алдагы елларга да запас булып күчүе яхшырак. Бу җанны тынычландыра, горурлык хисе өсти. Ихлас күңелемнән шушы ярышка чакыруны кабул иткәнегез, конкурста теләп, һәркайсыгыз җаныгызны биреп катнашканыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм һәм җиңүегез белән котлыйм.Татарстан икмәгенең киләчәге әле бик куәтле һәм матур”, - дип белдерде аграр тармак министры. 

 Иң тырыш, өлгер комбайнчылар кайсы районнардан булуына анализ ясап, актанышлылар һәм балтачлыларга тиңнәр булмавын ачыкладык. Бу ике районнан 20 шәр комбайнчы җиңүгә ирешкән. Тәтеш (12 комбайнчы), Алексеевск (11 комбайнчы), Арча (10 комбайнчы) районнарына да дан җырларлык.  Калган җиңүче комбайнчыларның кайсы районнардан булуын түбәннән карап була:

Актаныш - 20;

Балтач - 20;

Азнакай – 7;

Апас – 5;

Балык Бистәсе - 5

Ютазы – 5

Мөслим – 3

Алабуга – 3

Минзәлә – 2

Тукай – 5

Саба – 5

Сарман – 8

Лениногорск – 2

Аксубай – 6

Биектау – 6

Спас – 2

Теләче – 2

Баулы – 4

Әгерҗе – 1

Менделеевск – 2

Мамадыш – 2

Яңа Чишмә – 2

Чирмешән – 2

Кукмара – 3

Кайбыч – 8

Югары Ослан – 1

Әлки – 9

Яшел Үзән – 2

Зәй – 8

Чүпрәле – 3

Буа – 3

Нурлат – 5

Түбән Кама – 2.

   Комбайнчылар бүгенге чарада да алтын башаклы иген басуларына “кайтып килде”. Төрле марка комбайннарның урып-сугып йөргән мизгелләре фильмда тасвирланды. Бүләләнүчеләр хөрмәтенә җырлар да яңгырады.

   “Интертат” хәбәрчесе кайбер комбайнчыларның уңыш сере нидә булуын ачыкларга тырышты. Апас муниципаль районы “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте комбайнчысы Ленар Шәрипов комбайн эше авырлыгын мәктәп елларында ук татып караган.

– Элек “Дон”нарда тузанга, майга батып йөри идек, хәзерге комбайннар иномаркалар. Көйләнеше ягыннан да алар җайлырак ясалган. Эшләргә бөтен уңайлыклар бар. Әти белән ике сменада эшләдек – беребез көндез, беребез төнлә алып бардык эшне. Барлыгы 38 мең 700 центнер икмәк суктырдык, ди ул.

Биектау районы “Красная Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы комбайнчысы Ринат Әлмиев 15 ел комбайнда эшли.

– Бернинди авырлыгы юк, эшләргә генә кирәк. Күнгән инде без бу эшкә. Кырларга гашыйк мин, ничә ел эшләгәч, чыгасы гына килеп тора басуга. Комбайнны үзең ремонтлаган, җаен беләсең, шуңа күрә белгән эшне эшләве кыен түгел. Уфтанган чаклар да була. Эшли генә башлыйсың, яңгыр явып китә, комбайның ватылып китә...Минем комбайн анысы яңа әле, икенче елын гына эшлим, ватылып интектермәде, - ди Ринат әфәнде.

Сарман районы “Җәлил” агрофирмасы комбайнчысы Владислав Бигимов 1998 елда беренче тапкыр комбайнга утыра.

– 8 елдан артык эшләгәч, Хөкүмәткә киттем, аннары кире кайттым. Хөкүмәттә дә кайтып-кайтып эшли идем. Үзенә тартты бу һөнәр. Һәр елны азарт белән эшлисең анда. Ничектер ипи җыярга күңел тарта. Авыл җанлы булудандыр инде бу, әти дә комбайнчы иде заманында. Улым да Сарман агрокөллиятенә керде, җәен минем ярдәмчем булды. Аңа 18 яшь, үзе теләп килде, башта алмаган идем мин аны, жәлләтә бит инде, ни дисәң дә, иртә торырга кирәк...Быел, үзе вакытында йокыдан торып, барам диде. Укый да бит әле ул, машинасына түләргә акча да булды, әйбәт ич. Төнге 11 ләрдә, төнге 1 дә кайткан вакытлар да булды, 4 сәгать йокы җитә тәүлегенә. 37 мең центнер уңыш җыйдым, бөртекле культуралардан башладык, аннары кукуруза белән бетердек. Бәйге дип кенә эшләмәдек инде, мул икмәк аласы килү теләге зур иде. Вакытында тәмамлау өчен һава торышы да кулай булды. Уфтанган чаклар булмады. Комбайннан туймыйсың бит ул. Ниндидер романтика дияр идем, иртүк 4 тә басуга чыгасың иптәшләрең белән...    

Балтач районы “Арбор” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте комбайнчысы Нурулла Ульданов абыйсы эзеннән атлаган. Кемдер иномаркада эшләсә, ул үзебезнең техникада эшләүчеләрнең берсе.

– Абыйдан калган һөнәр. Абый комбайнны миңа биреп калдырды. Ул вакытта СКА 4 комбайны иде, хәзер “Нива”. 13 мең центнер бөртекле культура җыеп алдым. 1,5 мең гектар мәйданда 5 комбайн эшләдек. Быел дымлырак булды инде, аннары комбайннарның егәре дә зур түгел, игеннәрнең калын булуы бераз авырлык китерде, ди ул.

Һәр һөнәрнең үз авырлыгы дигәндәй, Нурулла абый да кимчелекле якларны инкарь итми. Комбайнчының урак кызуы вакытында өй мәшәкатьләренә вакыты бөтенләй калмый.

– Гаиләгә, хуҗалык эшләренә вакыт юк инде. Өйдә бөтен нәрсә хатын, балалар өстендә. Өйдәгеләрнең роле бик зур. Өйдәгесен дә эшләсәң, комбайнда эшләп булмый. Без кунакка гына килгән кешеләр кебек инде бу чорда. Кайтып юынасың, хәлдән таеп егыласың да, иртән тагын чыгып китәсең, ди ул.

Аның сүзләрен Зәй районы “Заинский сахар” агрофирмасы ҖЧҖ комбайнчысы Шәйхенур Миникаев та җөпли.

– Гаиләгә вакыт калмый, хатын дөнья көтә инде. Аңа рәхмәт! Мин өйдә уборка вакытында квартирант кебек кенә, ди ул.

 Шәйхенур абзый 25 ел гомерен комбайнда уздырган.

– 1978 елда 3 нче сыйныфны тәмамлаганда ук ярдәмче булып эшли башладым. 1985 елдан бирле комбайнчы булып эшлим. 25 мең центнер суктырдым. Быелгы ел өчен бу зур уңыш. Комбайным олы яшьтә булуына карамастан, эшләү мөмкинлеге зур әле аның.

Оста комбайнчы нинди булырга тиеш соң? Шәйхенур Миникаев бу хакта да сөйләп узды.

– Югары нәтиҗә бирү өчен, иртә торып, соң ятарга күнеккән булу кирәк. Йоклап ятсаң, комбайнда эшләп булмый. Тәүлегенә 5 сәгать йокы җитә. Комбайнчы эше карта уены белән бер: я отасың, я оттырасың. Комбайн эше авыр ул, яшь бала кебек. Аны карамасаң, эшләп булмый анда. Әз генә хатаң булды икән, күп югалтуларга дучар буласың. Яшьләр дә килә башлады. Үземнең улым шәһәрдә тимер юлда эшли, миңа комбайнчы ярдәмчесе булып кайтырга атлыгып тора, махсус шул вакытта отпуск ала.

Биектау районы Татарстан агрофирмасы комбайнчысы Вилдан Хәкимов – яшь белгеч. Казан политехник көллиятендә 3 нче курста белем ала. 5 нче класстан бирле әтисенең ярдәмчесе булып эшләсә, 17 яшьтән дилбегәне үзенә тапшырганнар. Тимер кыр атын мөстәкыйль иярләвенә ике ел.

– Кечкенәдән техника белән җенләнеп үстем инде, рәтен белгәч, утырттылар комбайнга. Шулай да, моның өчен ышаныч яуларга кирәк иде. Әтинең ярдәмчесе булганда ук, аны ял иттерү өчен, мөстәкыйль эшли идем. Хуҗалар шуны күргәндер, мөгаен. Югары нәтиҗәгә ирешү өчен, оста комбайнчы эшчән булып, аны һәрдаим карап торырга, эчмәскә дә тиеш.  

Комбайнчылар өчен кызыксындыру чараларының киләчәктә дә дәвамлы булачагына ышанып калыйк.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100