Татарстанда 65 урында үсемлекләрнең авыру очрагы теркәлгән: орлык сайлаганда сак булыгыз!

22 Мая 2018

Укылган: 1393 тапкыр

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Татарстанда 145 гектар мәйданда һәм 65 зонада үсемлекләрнең авыру очрагы теркәлгән. Бу хакта Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов “Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.

Былтыр Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар, ашлык сыйфаты һәм орлык тикшерү бүлегенең дәүләт инспекторлары тарафыннан орлык һәм чәчәк үсемтеләре тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәсендә үсемлекләрдә амброзия, повилика, трипс, табачная белокрылка авырулары ачыкланган. Көнбагыш, чәчәкләр, петрушка орлыкларын яндырырга туры килгән.



- Быел уздырган тикшерүләр вакытында авыру үсенте һәм орлыклар табылмады, - дип хәбәр итте Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов.

Нәрсәне белеп тору кирәк?

Хәзерге вакытта республикада 65 зонада үсемлекләрнең авыру очраклары теркәлгән. Амброзиягә бәйле уңышсыз ике район исәпләнә: Нурлат һәм Аксубай. 

  • Амброзия - карантин дип саналучы чүп үләне.


(фото: Википедия)

Моннан тыш, былтыр республиканың 14 районында бәрәңгедә карантин авыруы (алтынсыман бәрәңге нематодасы) ачыкланган. Ул таралмасын өчен, махсус орган даими күзәтчелек белән шөгыльләнә.

- Чит җирләрдән кайтарылган үсемлекләрнең орлык, үсентеләрен, җиләк-җимешләрне тикшерү, зарарлы авыруларны ачыклау, зыян салучы бөҗәкләрне табу, чүп үләннәре таралуга юл куймау өчен һәрдаим контроль-күзәтчелек чаралары оештырабыз. Алга таба карантинлы үсемлекләрнең таралуын булдырмас өчен туфракта үскән продукцияләрне тикшереп торырга кирәк, - диде Ленар Фәттерахманов. 

“Югары сортлы орлыкларга кызыгырга кирәкми”

Авыруларны кисәтү өчен, белгеч юл чатында, кибет янында сату итүчеләрдән орлык һәм үсентеләр сатып алмаска да киңәш итте.

- Россельхознадзор идарәсе үткәргән контроль-күзәтчелек чараларында орлыкларны сатуга кагылышлы таләпләрне бозу очраклары һәрдаим ачыкланып тора. Күп вакытта хокук бозулар Краснодар, Самара, Үзбәкстан, Кыргызыстаннан килеп сату үтүчеләр арасында күзәтелә. Гадәттә, аларның орлык сыйфатын раслый торган белешмәләре булмый. Шуңа күрә юл чатында, кибет янында сату итүчеләрдән орлык һәм үсентеләр сатып алмаска кирәк, - дип киңәш итте Фәттерахманов.

Ленар Фәттерахманов карантинлы чүп үләннәренә каршы көрәштә катгый чаралар куллану, халык арасында аңлату эшләре алып бару мөһимлеген ассызыклады.

- Югары сортлы орлыкларга кызыгырга кирәкми. Хәзер ялган юл белән сату итүчеләр күбәйде. Бакчачыларга орлык сатып алганда игътибарлы булырга, тышындагы язуларны укып чыгарга тәкъдим итәм. Анда оешма исеме, адресы, партия номеры, файдалануга яраклылык вакыты язылган була. Шулай ук сатучыда тикшерү сыйфатын раслаучы документлар булырга тиеш, - диде ул.

Белгеч орлыкларны һәм үсентеләрне Кама Тамагы, Питрәч, Яшел Үзәндә урнашкан питомник һәм селекция үзәкләрендә сатып алуның уңышлы булачагын билгеләп узды.

“Карантин авыруы башка культураларга да зур зыян сала”

Татарстанда фитосанитар зоналардан кайтарыла торган карантиндагы продукциягә сертификатлары булмау, карантиндагы продукциянең билгеләнгән урынга кайтарып җиткерелүе турында Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә хәбәр итмәү сәбәпле, илледән артык физик зат җаваплылыкка тартылган. Узган ел белән чагыштырганда, хокук бозучылар саны бик күпкә арткан. Бу хакта Татарстан Республикасының Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар күзәтчелек буенча бүлек җитәкчесе Альберт Кадыйров сөйләде.



- Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идәрәсенең фитосанитар күзәтчелеге һәм ашлык сыйфатына күзәтчелек һәм орлык тикшерү бүлеге белгечләре һәрдаим рейдлар уздыра. Аеруча бакча эшләре башлангач, язгы чорда актив эш алып барабыз. Кызганыч, карантин үсемлекләр керү очраклары кимеми. Иң беренче чиратта, килгән үсемлекләрнең зарарлы булу булмавын белү өчен ФДБО “Татар регионара ветеринария лабораториясенә “ җибәрәбез. Аларда зарарлы бөҗәкләр, авырулар табылмаса продукциягә фитосанитар дәүләт беркетмәсе (сертификат) бирелә. Әгәр дә читтән куркыныч, карантин авыру килеп керә икән, башка культураларга да зур зыян килергә мөмкин. Шуңа да саклану чараларын алдан күрергә кирәк, - дип билгеләп узды белгеч.

Альберт Кадыйров хәбәр итүенчә, сатучылар читтән кайткан продукция турында Россельхознадзор белгечләренә хәбәр итмәсәләр 206 нче карантин канунының 32 нче маддәсен бозган дип табыла.

“Көннәр җылыну белән табигатьтә зарарлы корткычлар активлаша”

Үсемлекләр карантины һәм фумигация бүлеге мөдире Айтуган Мөбәрәков көннәр җылыну белән табигатьтә зарарлы корткычларның активлашуы, карлыган белән крыжовникта – утчыл күбәләк һөҗүме, бәрәңгедә – фитофтороз авыруы күзәтелергә мөмкин булуы хакында әйтте.



- Көннәр җылыну белән табигатьтә төрле бөҗәкләр, зарарлы кортлар активлаша. Шундыйларның берсе булып алма көясе (паутинный клещ) уяна. Озынлыгы – 4 мм, канатларын җәйсә 16-20 мм җитә. Бөҗәкнең алгы канатлары кара төрткеле көмешсу аксыл төстә, ә арткы канатлары көлсу-көрән. Әлеге корткычлар тиз үрчи, алмагач яфракларын ашап бетереп, ботакларын гына калдырырга сәләтле. Алмагач көясеннән тиз арада котылу өчен “Метатион”, “Метафос”, “Фосфамид”, “Акарин”, “Фитоверм” кебек препаратлар куллану уңай нәтиҗә бирә, - диде ул.


Айтуган Мөбәрәков бәрәңгедә фитофтороз авыруы күзәтелергә мөмкин булуы хакында да сөйләде.

- Фитофтора – бәрәңге культурасы өчен киң таралган авыруларның берсе. Шуңа күрә бәрәңгенең фитофторозга чыдамрак сортларын сайларга кирәк. Авыру белән иң нәтиҗәле көрәш – химик чаралар куллану. “Триходерма вериде”, “Антракол”, “Алирин-Б” препаратлары кулланырга мөмкин.


Крыжовник белән карлыганга утчыл күбәләк зыян сала. Әлеге бөҗәк курчак чагында ук үсемлекне юк итәргә сәләтле. Курчактан чыккач, алар җимешлекләргә берәр йомырка салып чыга. Шуңа күрә тиз арада бу бөҗәкләрне юк итәргә кирәк. Моның өчен әрәм төнәтмәсе сибү файдага булыр.

Шулай ук май коңгызы да күп кенә яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларына зыян китерә. Кайвакыт алмагач һәм груша тамырларын да ашый. Шуны әйтергә кирәк, бакчаны бөҗәкләр һәм төрле корткычлардан саклау өчен чараларны бер тапкыр куллану гына уңай нәтиҗә бирмәячәк, - диде ул.

Айтуган Мөбәрәков үзенең чыгышында соңгы вакытта колорадо коңгызын карантинлылар исемлегеннән төшеп калуы хакында әйтте.

Фикерләр








Авыл

"Июньнең беренче яртысында әзерләнгән печән - кышын сөт арттыру өчен иң яхшысы"

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык һәм техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов “Татар-информ”га терлек азыгы әзерләү темплары, комплексларның әзерлеге һәм азык әзерләүгә куелган төп таләпләр турында сөйләде.

Авыл

Умарталыкка яз килде: “Хәзер кортларны ашата, дәвалый, ясалма кәрәз куя торган чор”

Чебен-черки һәм бал кортлары эшне күптән башлады инде. Көннәр әзрәк җылытып, кояш чыгуга эшкә керештеләр. Умарта корты кем өчендер дошман булса, кем өчендер ул – акча эшләү юлы. Шуңа күрә көннәрнең матур торуы – умартачының ярты бәхете. Әмма кортларны язмыш кочагына ташлап, мул уңыш алырмын димә. Шуңа күрә умартачыларның “урак өсте” яздан көзгәчә сузыла.

Авыл

"Төнгә кадәр эшләргә дә әзер без, көннәр генә матур торсын". Язгы кыр эшләреннән репортаж

“Алан” – Теләче районындагы алдынгы хуҗалыкларының берсе. Биредә игенчелек, терлекчелек өлкәсендә елдан-ел югары күрсәткечләр теркәлә. Тырышып эшләү нәтиҗәсендә узган ел игенчеләр уртача 46 центнер уңыш алган. Быел тагын да зуррак максатлар билгеләп, тиз арада аларны тормышка ашырырга телиләр. "Татар-информ" хәбәрчесе язгы кыр эшләренең барышы белән танышып кайтты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла