Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар Бизнәсендә Әрәпә җыюга эстрада йолдызлары да кушылды (фоторепортаж)

Чүпрәле районы Татар Бизнәсендә 11-12 августта VIII авыл көне узды. Бәйрәмнең продюсеры – Рөстәм Сәрвәров. Бәйрәмдә - Фирдүс Тямаев, Илназ Баһ, Илсөя Бәдретдинова, Илназ Гарипов, Фирүзә Сибгатуллина һәм башка эстрада йолдызлары катнашты.

news_top_970_100
Татар Бизнәсендә Әрәпә җыюга эстрада йолдызлары да кушылды (фоторепортаж)

VIII авыл көне Әрәпә җыю (бу авылда сөлге җыюны шулай атыйлар) белән башланып китте. 121 хуҗалыгы булган бу авылда барлык кеше дә бәйрәмгә үз өлешләрен кертә. Әрәпә җыюда күпчелеге балалар катнаша. Аларның “Әрәпә, әрәпә” дип кычкырулары авылның бер башыннан икенче башына кадәр ишетелеп тора, шуңа алар килгәнче һәр йорт хуҗасы да бүләген әзерләп куйган була. Йоланы кибетчеләр дә көтеп ала икән. Алар да бабаларыбыздан килгән йолаларга теләп кушылалар.


“Без 8 ел рәттән Татар Бизнәсендә авыл көне оештырабыз. Халык елдан ел активлаша бара. Әрәпә җыю бәйрәменә алар исләре китеп карап тора. Без кешеләрнебиетәбез, җырлатабыз. Әбиләр җылый-җылый безне каршы ала. Мәйданга килә алмаганнарга барып, үзләренә бүләк бирәбез. Монда өстән кушылганча түгел, ә халык үзе теләгәнчә бәйрәмне оештыра. Әрәпә җыйган вакытта өйдә була алмаган кеше дә бүләкне коймасында, капкасында бәйләп калдыра. Халыкның "минем дә өлешем бар бит” дип әйтәсе килә. Әзергә генә килгәч, кызыгы да юк аның, шуңа үзе дә катнаша”, - диде Рөстәм Сәрвәров.

Татар Бизнәсе авылы кешесе Фирүзә Хәйбуллова да бәйрәмгә, сөлге биреп, үз өлешен кертте. Бу авылда Әрәпә җыю йоласы туктатылып торган булган, былтыр аны яңадан торгызганнар. Йоланы кире кайтаруларына Фирүзә ханым шатлыгыннан күз яшьләрен яшереп кала алмады.


“Бәйрәмебез ел саен бик матур, бик күңелле үтә. Оештыручыларга бик тә рәхмәт. Кунакларларыбыз кайта. Әрәпә җыю бик ямьле бәйрәм. Бик тә килешәм мин моның белән. Ул һәр ел булсын иде. Безнең авылда Әрәпә җыю бетеп торган иде. Былтыр аны тагын оештыра башладылар. Быел да бик ямьле уза. Бу бәйрәм яшьләргә дә, картларга да кирәк, бик күңеллле була”, - диде ул.


Бәйрәмнең төп оештыручысы, “Безнең тамырлар – Бизнәдә” китабы авторы, медицина фәннәре кандидаты Рөстәм Бакиров кыен вакытларында бәйрәм халыкны авылга кайтарды дип саный.

“Без гаиләдә 7 бертуган үстек. Сугыш елларыннан соң ипи дә җитеп бетмәгәндер, әмма  әти-әниләрнең “Бу балаларны ничек кенә ашатып, киендереп бетерербез икән” дигән сүзен беркайчан да ишетмәдем. 90 еллардан соң авыр дәвер булып алды. Авылның туфрагы да, агачлары да, суы да елап утырган төсмер алды. Эчкечелек башланды, яшүсмерләрнең үлеп киткән очраклары булды. Бер кайтканда авылның тау башына басып, авылыма ничек булыша алыйм икән дигән уйлар туды. Беренчедән, табип буларак та, авылдашларыма начар гадәтләрдән арынырга кирәклеген аңлаттым. Икенчедән, юллар начар иде, юллар эшләнде, газ, су керде. 

Аннан соң, авылда эш булырга тиеш. Эше булган ир-атның, арып-тирләп кайтып, начар гадәтләргә вакыты калмый. Моны Россия дә, Татарстан да аңлый башлады. Бу бәйрәм белән авылга халыкны кайтардык. Алдан кыенрак иде, әмма берничә ел узу белән халык бәйрәмне көтеп ала башлады”, - диде Рөстәм Бакиров.

Татар Бизнәсе авылында туып үскән, бәйрәмне оештыручыларның берсе Исламетдин Низамов та авыл көнен туганнар, классташлар, күршеләр бәйрәме дип саный. 
“2010 елда бу бәйрәмне оештырып җибәргән идек. Ул инде 8 ел бара. Бәйрәм авылыбыз өчен һәр ел зур вакыйга булып тора. Авылыбызның тарихы, үткәннәре турында күп кенә материал тупланды. Ул һаман өстәлә бара. Авыл халкы да моны хуплап ала. Читкә киткән авылдашлар өчен бу үзенә күрә бер очрашу көне. Классташлар, күршеләр һ.б. очрашалар. Тарихын белмәгән буынның киләчәге юк дип тә дөрес әйтәләр. Аларга ата-бабаларның тарихын белү яшьләрне үзләренең киләчәгенә дөрес юл салырга булыша”, - дип сөйләде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Татар бизнәсе авыл җирлеге башлыгы Рамил Мостафин бәйрәмнең матур, күркәм узуында оештыручыларның туган авылларына, туган нигезгә булган игътибарның роле зур булуын билгеләп үтте.

“20, 30, 40 еллар авылына кайтмаган кешеләр үзләренең буш йортларына кайтып, дога кылалар, корбан чалалар, туганнары белән күрешәләр. Бәйрәм үткәннәрен, кич утырганнарын, әти-әниләрен сугышка озатканнарын искә ала торган чара”, - диде Рамил Мостафин

Бәйрәм һәр ел саен төрле темага багышланган була. Быел ул “Туган нигез җылысы” дип атала. Быелгы бәйрәмнең максаты - туган нигезгә бер генә көнгә булса да эллекеге рух кертү, балачак хәтирәләрен искә төшерү. Былтыр бәйрәм көнне авылда 1 мең агач утыртылган.Әрәпә җыеп, көтүләр кайтканнан соң, Татар Бизнәсе авылы халкы “Кичке уен”га җыелды.

“Кичке уенда” күпчелеге яшьләр булыр дип көтелсә дә, урта һәм өлкән буын кешеләре күпләп килделәр. Алар җырлап, биеп, уеннарда катнашып, яшьләргә үрнәк күрсәтеп кенә калмыйча, үзләре дә шул дәвергә кире әйләнеп кайткан сыман булдылар. 

Әрәпә җыю, “Кичке уен”, авыл көне туганнарны берләштерә торган чаралар итеп оештырыла. Мәсәлән, бертуган Миңнеруй һәм Фәһимә апалар бу бәйрәмгә бергә килгәннәр.

“Татар Бизнәсендә 42 ел яшим, ике балам бар. Үзем 40 ел буе сыер савучы булып эшләдем. Оештыручылар авылны якын күрә, рәхмәт аларга. Авыл халкы “Кичке уен”га яратып килә”, - диде Миңнеруй апа.

“Бу бәйрәм туганнар белән очрашу көненә әйләнеп бара. Мин Чүпрәле район үзәгеннән апам янына кунакка кайттым”, - диде Фәһимә апа.

Рөстәм Сәрвәров бәйрәмдә спиртлы эчемлекләр бөтенләй булмаганын азсызыклады.

“Халык моны үзе сорады. Казаннан ерак булса да, авыл яңара, киләчәге бар. Бу авылда күп балалар көрәш белән шөгыльләнә. Былтыр кыш көне көрәш буенча район ярышы да булды. Бәйрәмдә дә көрәшчеләр күп булыр дип уйлыйм. Авылга багышлап 30лап җыр язылган”, - диде ул.

“Кичке уен”да элеккедән калган йолаларны торгызырга җыенабыз. Татар эстрадасы җырчыларын чакырып, уеннар уйнатып, спиртлы эчемсезлекләрдән башка гына тамаша кылып була дигән фикерне алга сөрәбез”, - ди Рөстәм Сәрвәров”.

Татар Бизнәсе – Татарстан Республикасының Чүпрәле районында урнашкан авыл. Авылда бүгенге көндә 121 йорт, 400 гә якын кеше яши. Авылның 1000 елдан артык тарихы билгеле. Авыл көне бәйрәме 8 нче ел рәттән уздырыла. 











Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100