Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөт сатып алу бәяләре төште: Сыер һәм кәҗә асраучыларга субсидияне ничек алырга?

Татарстанда шәхси хуҗалыкларга ничек ярдәм итәргә, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ничек булышырга? Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов "Татар-информ" агентлыгына интервьюда шул хакта сөйләде.

news_top_970_100
Сөт сатып алу бәяләре төште: Сыер һәм кәҗә асраучыларга субсидияне ничек алырга?

«Татар-информ» редакциясенә шәхси хуҗалык тотучылардан сөткә бәяләрнең төшүе турында борчылып язган шундый мөрәҗәгатьләр килә. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе Марат Әхмәтов бәяләр төшү сәбәпле республикага ай саен ярты миллиард сум диярлек табыш керми кала, дигән иде. Ул интервьюсында авыл хуҗалыгы продукциясенә сатып алу бәяләре төшүнең сәбәпләре, сөт җитештерүчеләргә нинди ярдәм күрсәтеләчәге һәм Татарстанда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү буенча пилот проектының гамәлгә ашырылуы турында һәм авыл кешеләренә ярдәм итү максатында күрелә торган башка чаралар турында сөйләде.


Сөткә бәя төшү сәбәбе - Беларусьтан кергән коры сөт

- Ришат Рәшитович, Татарстанда сөткә сатып алу бәяләре 20 процент диярлек төште. Моның төп сәбәбе нидә?

- Сөткә бәяләр Россия Федерациясенең иллеләп субъектында төште. Эш шунда ки, бүген базарда читтән кертелгән арзан чимал (сөт порошогы - ТИ) күп. Моның күпчелеге Беларусь Республикасыннан килә. Безнең илгә бик күп күләмдә коры сөт кайтарыла, намуссыз җитештерүчеләр нәкъ менә шул чималдан сөт продукциясе әзерлиләр. Тышкы яктан караганда, аермасы да юк кебек, әмма сыйфаты буенча күпкә калыша. Сәүдә челтәрләре, табыш артыннан куып, аны бик теләп алалар һәм шул продукцияне саталар.

Без бу вәзгыятькә карата федераль хакимият органнарының игътибар итүен көтәбез. Россия Хөкүмәтенә дә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм Дәүләт Думасы депутатларына да мөрәҗәгать итәбез. Читтән кертелә торган продукциягә пошлиналар билгеләнергә, үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен яклау буенча башка чаралар күрелергә тиеш, дип саныйбыз без.

Азык-төлек продукциясенә санкцияләр билгеләнгәч, без хәтта шатланган идек. Бүген авыл хуҗалыгы продукциясенең күпчелек өлеше үзебездә җитештерелә, шул исәптән элек читтән кертелә торган җиләкнең (клубника, җир җиләге), алманың күпчелек төре үзебездә үстерелә башлады. Субтропик культуралардан тыш, без калган барлык төр җиләк-җимешне үзебездә үстерә алабыз! 

Хәзер базарда нинди генә продукция юк. Татарстан үзен бөтен нәрсә белән тәэмин итә ала диярлек. Әмма бүген безнең сөт заводларының складлары әзер продукция белән - сыр һәм май белән тулган. Шикәр заводларында да хәлләр шулайрак дип әйтеп була. 2016 елда шикәрнең күпләп сату бәясе 37 сум иде, ә узган ел иң югары бәя дигәндә дә, 25 сумнан артмады. Моның нәтиҗәсендә шикәр чөгендерен үстерүче агрофирмалар да зыян күрде. 2016 заводлар 1 тонна шикәр чөгендерен 3 мең сумнан алдылар, ә 2013 елда 1,8 мең сумнан алганнар иде.

Шулай итеп, азык-төлек санкцияләре аркасында күбрәк җитештерә башладык, әмма базар шартлары бөтенләй башка шартлар куя...

- Складлар тулы, дидегез сез. Безнең укучыларыбыз сөт заводлары сөт кабул итүне туктатырлар дип борчылалар. Аерым алганда, Алексеевск районында шундый сүзләр йөри дә инде, янәсе җирле сөт заводы шәхси хуҗалыклардан сөт алмаячак.

- Болар буш сүзләр генә. Хәлләр ул дәрәҗәгә төшмәс.

Сыер һәм кәҗә асраучыларга дәүләт акчалата ярдәм итәчәк

- Республика хакимияте сөт җитештерүчеләргә, беренче чиратта, шәхси хуҗалыкларга ничек ярдәм итәргә җыена?

- Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан савым сыерлары һәм кәҗәләре булган хуҗалыкларга бер мәртәбәле субсидия бирү турында карар кабул ителде. Бер сыеры булганнарга субсидия күләме 2 мең сум булачак. Ике сыер тотучыларга – 3 мең сум һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга 4 мең сум күләмендә субсидия биреләчәк. Субсидияләр февральдә түләнәчәк.

- Моның өчен күпме чыгым тотылачак һәм субсидияләр алучылар саны күпмеләп исәпләнә?

- Бу максатлар өчен тотыла торган акчаларның гомуми күләме - 360 млн. сум. 335 млн. сум шәхси хуҗалыкларда сыерлар тотучы гражданнар өчен каралган, ә калган сумма – савым кәҗәләре тотучылар өчен субсидияләр бирүгә, бер кәҗәгә 1 мең сум исәбеннән. Якынча 65 мең шәхси хуҗалык шундый ярдәм алачак.

Сыер һәм кәҗә өчен субсидияне ничек алырга? 

- Субсидияләрне түләү механизмы ниндирәк? Ялганлап язуларны өчен һәм моннан явыз ниятләрдә файдалануны булдырмас өчен ниләр эшләнә?

- Субсидияләр алуга башта исәп-хисапларны авыл җирлекләре башлыклары бирә. Хуҗалыкта хайваннары булган барлык гражданнар аларны теркәргә тиеш. Белешмәләр электрон хуҗалык китабына кертелә. Әгәр сыеры теркәлгән булса, авыл җирлеге администрациясе гражданнан субсидия түләүгә гариза ала. Гражданнар, үз чиратында, сыерларның баш санын шул санда саклап калырга үз өсләренә язмача йөкләмә ала. Субсидия терлекләрнең баш санын саклап калу һәм арттыру өчен бирелә. Ягъни, беренчедән, бу терлекләрне суярга ярамый, икенчедән, аларны сөте сатылырга тиеш. Шундый йөкләмә булганда, авыл җирлеге администрациясе реестр төзи, ул районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тапшырыла. Аннары район буенча җыелма белешмәләр төзелә, ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырыла. Без бу документларны ике көн эчендә карыйбыз. Безнең электрон хуҗалык китабы базасына керү мөмкинлегебез бар, кирәк булса, белешмәләрнең дөреслеген тикшерә алабыз. Тикшерү тәмамланганнан соң, түләү башкарыла. Субсидияне кулга алыргамы яисә счетка күчерергәме – моны мөрәҗәгать итүче үзе хәл итә, бу гаризада күрсәтелергә тиеш.

Авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү проекты

- Татарстан Россия Федерациясенең биш субъекты белән беррәттән, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү буенча пилот проектына кертелде. Проектның асылы һәм бурычлары нидән тора, шуның турында сөйләгез әле.

- Программа Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча эшләнә. Татарстан бу процесска актив кушылды, чөнки ул авыл хуҗалыгында кече һәм урта бизнены үстерү буенча алдынгы субъект булып санала. Бездә шәхси хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм гаилә терлекчелек фермалары күп, болар безгә, һичшиксез, куелган планнарны уңышлы гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.

Сер түгел, безнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләребезнең җитештерелгән продукцияне сату проблемасы бар. Кем сатып ала, нинди бәядән дигән сораулар күпләр өчен актуаль булып кала. Бу мәсьәлә бигрәк тә көз көне, уңыш җыелганда кискен тора. Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен Россия күләмендә авыл хуҗалыгы кулланучылар коопертивлары челтәрен булдыру бурычы куелды. Бу өстән куелган бурыч кына булмыйча, гражданнарның тулы ышанычында һәм алар теләге белән эшләнергә тиеш. Эшкуарлар моны бергәләп хәл итә. Аларның продукциясе халыкка сату өчен сәүдә челтәрләре куя торган таләпләргә туры килергә тиеш.

Татарстанда үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе сыйфаты белән дә, экологик чисталыгы һәм натураль булуы белән дә аерылып тора. Без үзебезнең продукцияне кибет киштәләренә чыгарырлык итеп эшкәртүгә омтылырга тиеш. 

Бүгенге көнгә республикада 204 авыл хуҗалыгы кооперативы бар. Аларның 60тан күбрәге эшкәртү юнәлешендә эшли. Әмма программада эшчәнлеге киң кырлы авыл хуҗалыгы кооперативларын төзү карала. Бу – җитештерү һәм эшкәртүдән тыш, консультация эше дә, финанс-кредит системасы да, хезмәт күрсәтү дә дигәнне аңлата.

Программада тагын нәрсәләр карала? Беренче чиратта, Россия Федерациясенең Кече һәм урта эшкуарлык (МСП) корпорациясе тарафыннан Төбәкара лизинг фонды төзелде. Ул иң беренче булып Татарстанда оештырылды. Республика Президенты тарафыннан моның өчен 500 млн. сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде. МСП Корпорациясе тарафыннан - 1,5 млрд. сум. Лизинг фондының ике миллиард сум күләмендәге бюджеты булу авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, шул исәптән кече һәм урта бизнес предприятиеләренә үз бизнес-проетларын якларга һәм аны гамәлгә ашыра башларга ярдәм итәчәк.

Ярдәм чаралары турында барлык мәгълүмат, авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен үз эшләрен ачканда һәм аны киңәйткәндә бу чаралардан файдалану мөмкинлеге МСП корпорациясе сайтында бирелгән (corpmsp.ru. - ТИ), алар белән шунда танышырга мөмкин.

Республика Хөкүмәте 2017-2020 елларга Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү программасын раслады. Анда яңа төзелгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен салым каникуллары, кооперативларга, крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси хуҗалыкларга ярдәм чаралары өчен грантлар каралган. Яңа эш башлаучы фермерларга грант ярдәменең гомуми күләме 250 млн. сумга җиткерелде. Гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен дә шул күләмдә. Елга барысы 750 млн. сум карала.

Узган ел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү өчен 1,5 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелде. Шуннан савым сыерлары өчен генә дә – 360 млн. сумнан артык. Кече фермалар төзүгә узган ел 75 млн. сум бирелде. Кимендә өч сыер асраучы һәм аларның санын сигез башка һәм аннан күбрәккә җиткерү бурычы алган гражданнарга 200әр мең сум бирелде. Бер-ике сыеры булган һәм аларның санын биш башка җиткерү бурычы алган гражданнарга 120шәр мең сум бирелде. Мондый чаралар быел да сакланып кала. Бер яңалык бар: 5 баш сыеры булган һәм аны тагын 5 башка яисә аннан күбрәккә арттыру бурычы алган гражданнарга субсидия күләме 300 мең сумга кадәр арттырыла. Гомумән әйткәндә, без күп санда терлек тотучыларга ярдәм итәргә әзер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100